Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сергей Безруков Буага килергә риза булыр микән дип шикләндек, ләкин Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итте"

15-24 май көннәрендә Буа шәһәрендә узган “Буа: диалог киңлегендә” II халыкара театр фестиваленә танылган актер Сергей Безруков килде. 24 майда Буа мәдәният йортында актер Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган “Нәни принц” спектаклен күрсәтте.

news_top_970_100
"Сергей Безруков Буага килергә риза булыр микән дип шикләндек, ләкин Аллаһы Тәгалә безгә ярдәм итте"
“Буа: диалог киңлегендә” II халыкара театр фестивален ябу тантанасы шәһәрнең мәдәният йортында узды. Чара район үзешчәннәренең җырлары, Россиякүләм танылган актер, Россия Федерациясенең Дәүләт бүләге иясе Сергей Безруковның чыгышы, тамашаны карарга килгән буалыларның, кунакларның алкышлавы, фикерләре белән истә калды...                                

“Бөтен Россия буенча милли театрларны җыючы фестиваль булачак”

Буа дәүләт театры инициативасы белән оештырылган фестивальдә 22 театр коллективы катнашты. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры – “Килмешәк”, Казан яшь тамашачылар театры – “Ибраһим әфәнде”, Казанның “Әкият” курчак театры – “Тамчылар” балалар спектаклен, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры – “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте”, Әтнә дәүләт драма театры – “Югалган көн”, Әлмәт татар дәүләт драма театры – “Медея”, Буа дәүләт сатира театры – “Доктор Айболит”, “Урам себеркесе”, Чаллы курчак театры “Алтын битлек” номинанты булган “Сак-сок” спектакльләрен тәкъдим итте. Оренбург, Мәскәү шәһәрләре, Азәрбайжан, Казахстан, Швейцария илләре, Башкортстан, Чувашия, Мари Эл республикалары театр коллективлары да үз спектакльләрен күрсәтте.

Фестивальдә “Алтын битлек” россиякүләм милли театр фестивале белгечләре дә катнашты. Спектакль һәм катнашучыларга Александр Вислов, Татьяна Джурова, Нияз Игъламов, Анна Банасюкевич, Динә Дәүләтшина, Виктор Шрайман бәя бирде.



Раил Садриев, Буа театры җитәкчесе, Буада халыкара театр фестивален булдырган шәхес:

  - "Буа: диалог киңлегендә” II халыкара театр фестивалендә 22 театр коллективы, 500дән артык кеше катнашты. Кызганыч, фестивальнең соңгы көне. Барыбыз да бер гаилә булып эшләдек, шуңа күрә тәмамларга да күңелсез. Шунысы куандыра: мондый чаралар ярдәмендә театр коллективлары арасында дуслык җепләре ныгыганнан ныгый бара. Фестиваль кызыклы, күңелле вакыйгаларга бай булды. Чын сәнгать сөючеләрнең бер сәхнәдә чыгыш ясавы үзе зур вакыйга ул.

Шушы чарада катнашкан театр коллективларына, оештыру эшләрендә ярдәм иткән җитәкчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Барысы да уртак тырышлык белән эшләнде. Фестиваль төрле дөнья буенча таралды һәм монда һәрбер катнашучының өлеше бар. Әлеге чара кысаларында төрле театр белгечләре, танылган шәхесләр белән эшләү бәхетенә ирештек. “Алтын битлек” россиякүләм милли театр фестивале белгечләре дә катнашты. Шундый танылган, билгеле кешеләрнең берсе - Сергей Безруков. Ул Буа сәхнәсендә чыгыш ясый, Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган “Нәни принц” спектаклен күрсәтә. Безнең өчен зур дәрәҗә һәм бөеклек бу. Көн саен Буага андый актерлар килми.



                          

“Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам”

Фестивальне Россиянең танылган кино һәм театр йолдызы Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры тәмамлады. Театр коллективы тамашачы хозурына Антуан де Сент-Экзюпери әсәре буенча куелган “Нәни принц” спектаклен тәкъдим итте.



"Олы кешеләр дә кайчандыр бәләкәй булганнар бит, тик күбесе моны оныткан гына" дип, китаптагы канатлы сүзләр белән башлады чыгышын танылган актер. "Мин Казанда еш булам. Гомумән, Татарстанны һәм аның кешеләрен яратам. Бүген Буа халкы белән дә дуслаштым. Гел аралашып торыйк, бу очрашуыбызның соңгысы булмасын. Мәскәү Губерна театры артистлары белән монда була алу мөмкинлеге чыкканга чиксез куанам", - диде ул.

“Нәни принц” – олылар өчен спектакль форматында куелган балалар әкияте. Антуан де Сент-Экзюпери әсәрне Нью-Йорк шәһәрендә торганда яза башлый. Шуңа күрә дә, 1943 елда беренче басманы "Рэйнал-энд-Хичкок" нәшрияты чыгара. Китап инглиз телендә була, тәрҗемәчесе буларак Катерина Вудсны куялар. Франциядә хикәяне сугыштан соң гына, 1946 елда "Эдисьон Гаймар" нәшрияты бастыра. 



Сәхнәдә купшы декорацияләр юк, оештыручылар комлык һәм зур экран урнаштырган. Анда китапта сүрәтләнгән рәсемнәр күрсәтелә. Танылган артист, Антуан де Сент-Экзюпериның “Нәни принц” әсәрен укыганда Сергей Пащенко җитәкчелегендәге оркестр Дебюсси, Сен-Санс һәм Равель көйләрен уйнады.



Сергей Безруков сүзләренчә, бу спектакль балаларга атап язылса да, ул аны өлкәннәр өчен дә сәхнәләштергән. “Һәрбер әсәр аша без иң беренче чиратта тамашачыны тәрбиялибез. Балалар “Нәни принц”ны әкият буларак кабул итә. Алар борчыла, шатлана, елмая, төрле хисләр кичерә. Өлкәннәр белән дә шулай. Спектакль барышында алар да уйлана, балачакларын искә төшерә, хыяллана”, - диде ул.



Спектакльдә, үз планетасында яшәгән нәни принцның дуслар табасы килә. Дөньяны танып белгәндә, төрле планеталарда сәяхәт иткәндә, юлында күп кенә каршылыклар очрый. Өлкәннәр дөньясын да аңлап бетерми ул. Сәер кешеләр: йолдызлар белән хакимлек иткән патша, үз-үзен генә яратучы герой, барысын да онытыр өчен хәмер эчүче, йолдызлар санаучы эшлекле кеше, тугры сүзле фонарщик, сәяхәтчеләр хакында китап язучы географ белән таныша. Сюжетта тирән мәгънә, фәлсәфи уйлар, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт, дуслык, тугрылык сурәтләнә.



- Нәни принц җир шарында, чүлдә беренче тапкыр күренде һәм юкка чыкты. Кайчан да булса Африкага барсагыз, игътибар белән карагыз әле. Әгәр моннан узарга туры килсә, зинһар өчен, сабыр итегез, әлеге якты йолдыз астында бераз туктап торыгыз! Әгәр яныгызга чын күңелдән көлеп, алтынсу чәчле малай килсә, аның кем икәнен аңларсыз. Ул чакта — зинһар өчен, ул кайтты, дип миңа хәбәр итегез, - дип тәмамлады чыгышын артист.

“Сергей Безруков безнең шәһәрне бөтен дөньяга танытты”

Тамашачы ике сәгать барган спектакльне азагына кадәр тын да алмый карады. Соңыннан артистны чәчәкләр һәм бүләкләргә күмделәр. Буа дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе-директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев аңа чапан белән түбәтәй дә бүләк итте.



- Спектакль ошады, ләкин тиз бетте. Сергей Безруков шулкадәр оста уйный, аны сәгатьләр буе карап утырырга була. Чәчәк биргәндә озаклап карап тордым, чөнки мондый бөек артистның Буага килүе ышана алмаслык хәл. Бу телевизор экраннарында гына карау түгел, - диде Фәүзия Кашапова.

- Фестиваль - һәрбер артист өчен тәҗрибә туплау, фикер алышу, идеяләр белән бүлешү, танышу һәм дуслашу мәйданчыгы булды. Фестивальне беренче көннән башлап күзәттем. Күп кенә артистларның уйнау осталыгына сокланып утырдым. Нинди генә коллективлар чыгыш ясамады, барысы да зур мактау сүзләренә лаек. Чит төбәкләрдән килгән театр коллективлары да Буа сәхнәсен гөрләтте.



- Буа мәдәният йортында зур бәйрәм һәм тантана. Халык гөрли, чөнки бу мизгелне зарыгып көттек. Театрда һәрбер эш коллективтагы артистлар, хезмәткәрләр белән бергә уза. Театр җитәкчебез Раил Илдарович фестиваль уздырырга тәкъдим итте, соңрак танылган артист Сергей Безруковны чакырырга теләвен белдерде. Озак уйлап тормыйча барыбыз да бу идеяне дәррәү хупладык. Ләкин риза булыр, безгә килер микән дигән шикләнүләр дә булды. Аллаһы Тәгалә ярдәм итте. Бик көттек, мондый чара безнең өчен зур дәрәҗә. Сергей Безруков – данлыклы, мәшһүр шәхес. Шуңа күрә Россия актеры ничек Буага килергә уйлаган, ул анда нәрсә эшли икән? – дип сораучылар бик күп булды. Бер сүз белән әйткәндә, фестивальнең Буада узуына чиксез шат мин. Сергей Безруков безнең шәһәрне бөтен дөньяга танытты. Билетларны Тәтеш, Апас, Чүпрәле халкы да күпләп алды, - диде Буа дәүләт театры артисты Әминә Шәрәфетдинова.



- Мәскәүгә барып тормадым, үзе Буага килде (көлә). Күрештек, бер хыялым чынга ашты, - диде юморист Рамил Шәрапов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100