Равил Шәрәфиевне 80 яшьлек юбилеенда таяк атка атландырдылар

11 Апреля 2018

Укылган: 1507 тапкыр

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Александр Эшкинин
9 апрель көнне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреатлары иясе Равил Шәрәфиевнең 80 яшьлек юбилей кичәсе узды. “Татар-информ” хәбәрчесе артистның сәхнәгә таяк атка атланып чыгуының сәбәбен белде, Әҗәл белән сөйләшкәнен тыңлады, Равил Шәрәфиевнең балачак хатирәләрен, тормышта булган гаҗәеп кызык вакыйгаларын туплады.

“Менә егет атка атланып килде. Ишәккә дә утырып килгәне бар иде аның. 75 яшендә велосипедка атланып килеп чыкты. Инде бу юлы нәрсәдә утырып килер яки кайдан килеп чыгар?” 

Сәхнә артындагы бер тавыш әлеге сүзләр белән залны уйланырга мәҗбүр итте. Тамашачылардан исә үзенчәлекле җаваплар яңгырады: “сәхнә астыннан”, “Мерседеска утырып”, “матай белән”, “Хуҗа Насретдинның ишәген бирегез әле, яшьлегенә кире кайтсын”, “ул бөтенләй юбилеена килмәс” һ.б. Равил Шәрәфиевнең сәхнәгә ничек килеп чыгачагын беркем дә белә алмады – оештыручыларга ул бары тик дәртле музыка астында чакыруларын сораган.

Равил Шәрәфиев ни өчен таякка атланып чыкты?

Озак та үтми сәхнәдә юбиляр үзе – Равил Шәрәфиев пәйда булды. Ни гаҗәп, ул бу юлысы таяк атка атланган иде. Артист моның сәбәпләрен болай аңлатты: “Таяк атка атланып йөрүдән шушы яшькә җитү – бер кыска мизгел генә. Аннан соң, картайгач, кешегә бераз бала акылы да керә башлый!”.

75 яшьтән соң юбилей үткәрмәм дип ант иткән идем... Антымда тора алмадым, боздырдылар. Мине әллә алдадылар инде? Эшләми ярамый, халык сорый бит!"


Равил Шәрәфинең балачак хатирәләре

"Әнием әйтүем буенча, мин язгы ташу вакытында туган. Хәтерем болай бик яхшы булса да, нишләптер үзем туганны хәтерләмим. Тугач та, башка балалар кебек, елап җибәргәнемдер. Кайчандыр Хәлил Әбҗәлилов: “Ни өчен бала тууы белән елый? Үләсеннән куркып”, дип безгә әйткән иде. Мин мәгънәлерәк елаганмындыр дип уйлыйм, чөнки мин туган елда безнең илдә сәяси репрессияләр көчәйгән чак, Татарстанның бик гүзәл кешеләре юкка чыкты... Шулар арасында минем яраткан драматургым – Кәрим Тинчурин да.

Мин әтинең сугышка киткәнен хәтерләмим. Хәтерем 1943 елны гына тәгаен ачылды: минем олы абыем да сугышка китте. Шул вакытта аның яшьтәшләре җыелып, өйгә кереп, җырлашып-елашып, саубуллашып йөргән иде. Китүгә бер ай тулуга, минем башымда бик күп исемнәр, вакыйгалар онытылды, ләкин үлгән абыйның исеме хәтеремнән чыкмады. Сугыш елларны да апам белән абыем мәктәпкә йөрде, әни фермада эшләде, мин өйдә сарык, кәҗә бәрәннәре, бозау карадым.


Дөресен генә әйтим, мин куркак кеше. Физик яктан түгел, ә менә җен-пәриләрдән, өрәкләрдән котым оча иде. Бер гаҗәеп хәл булды. Нәрсәдер минем ишек алдына тартып чыгарды, Ходайның хикмәте, яланаяк аякларым бозга ябышмады, туңмады да. Карасам, астарак бер рамда пыяла тора. Пыяланың икенче ягында ап-ак сарык бәрәне, арт аякларына баскан да, тоягы белән шушы пыяланы шакый. Мин моны кертергә тиеш булганмындыр инде, ләкин ни өчендер кертмәдем".

Равил Шәрәфиевкә бу вакытта сүзен бүләргә туры килде, чөнки театрда янгын сигнализациясе эшләргә тотынды. “По техническим причинам произошла...” дип әйтелә башлаган иде, ләкин сигнализация туктап калды. Равил Шәрәфиев югалып тормыйча:“Нәрсә произошла? Ничего не произошло. У нас не произойдет”, – дип халыкны көлдерде. Бактың исә, бу вакытлы тикшерү генә булган.

"Соңыннан бу вакыйгаларны искә төшердем дә, эх, шул вакытта бәрәнне керткән булсам, Ходай җибәргән изге кеше булыр идем мин. Ә бераздан акылыма килгәч, әле ярый кертмәгәнем дип уйладым. Изге кеше булу бик авыр бит ул, пәйгамбәрләр дә рәхәттә яшәмәгән".

Равил Шәрәфиев балачагының соңгы хатирәсе

"Балачагымның иң соңгы хатирәсе – әтиемнең үлү хәбәре килүе булды. 1944 елның 15 сентябрендә җан биргән. Хәбәре октябрь аеның азагында килеп иреште. Абыем мәктәптән кайтты да, “әти үлгән, әниләр кырда бәрәңге чүпли, тауны менеп, аңа барып әйт”, ди. Әни янына килдем дә “әти үлгән”, дидем. Әле ул вакытта кайгыра белмим. Әни: “Улым, ишеттем, бар, кайт”, – диде. Әнинең кайгы-хәсрәтен эш белән юа торган гадәте бар иде, ул гел хезмәттә булды".


“Әтине сугыш кырында үзебезнекеләр үтергән дип уйлыйм”

"Әтинең сугыштагы еллары батырлык белән үтә. Бер Кызыл Йолдыз ордены өчен генә дә ул 4 тапкыр батырлык эшләгән! Әти берүзе 50 немецны әсир итеп алып кайта. Аның гәүдәсе зур, тавышы каты була, күзе дә акайса, шактый “выразительный”, килеп чыга да “хенде хох!” тавышына бөтен немецлар коралларын ташлый, чөнки бер генә кеше дә чыгып, бу хәтле немецка “хенде хох” дип кычкыра алмас, моның артында тагын меңләгән кеше тора дип уйлыйлар. Ә ул берүзе була. Ни өчен бу турыда сөйлимме? Мин кем баласы икәнемне белдерәсем килә, әтием миннән зуррак кеше. Сугыш бармаган чакта, Польшада, Краков шәһәре янында йөрәгенә пуля эләгә. Әти үлеп кала.

Сугыш беткәнен мин бик яхшы хәтерлим. Әтинең медальләрен Дәүләт абыебыз алып кайтырга тиеш иде, тик ул аларны безгә күрсәтмәде, “сандык төбендә” дип кенә әйтте. Ул да үлде. Күрәсең, әтине немецлар түгел, ә үзебезнекеләр үтергән. Шундый батырлыклар эшләп тә, тиешле дәрәҗәдә исәпкә алынмагач, әти ачуыннан өч хәрефле рус сүзе белән дә атагандыр".


“65 ел элек өйрәнгән шигырем белән 8 “биш”ле алдык”

"Мәктәп хәлләренә килгәндә, мин мәктәптә җиңел укыдым, 1-2 классларда дәфтәр-китаплар да булмады, укытучыларны гына тыңлап утыра идек. 8 класста булгач, мин апамны куып җиттем. Безгә инглиз теле керә башлады. Анда гади сүзләр өйрәндек: “This is a реn, this is a pensil”. Бу һаман “зис ис э реп, зис ис э репсол”, ди. Ләкин апай һаман да “рэпсол” булып калды. Берзаман, “Советлар Союзы” гимнын инглизчә ятларга чират килеп җитте. Мин моны беренче көнне үк яттан укыдым.

Равил Шәрәфиев бу мизгелдә “Советлар Союзы” гимнын Г.Камал театры тамашачысына инглиз телендә укып күрсәтте:

"Long Live our Soviet Motherland,
Built by the People's mighty hand.
Long Live our People, United and Free.
Strong in our Friendship tried by fire.

Икенче дәрескә артикльләрне сөйләдем. Шулай итеп, җиде бишле алдым! Бер бәләкәй генә шигырь ятлаган идем, анысын да сөйләп күрсәтәм:

Rain, Rain, go away
Come again another day
All the family wants to play
Rain, rain, go away.


Бу шигырьне оныгыма өйрәтеп җибәрдем, ул Мәскәүдә укый. Шуны сөйләгән дә, ул да “биш”ле алган! Менә шулай, 65 ел элек өйрәнгән шигырем белән 8 “биш”ле алдык".

“Комиссия рәисенә “чыгып китегез моннан барыгыз да!” – дидем”

"Мәктәп еллары тәмамланды, укырга керергә кирәк бит инде. Кая керергә дә белмим, хыялым юк иде. Игъланнарны карадым да, Авыл хуҗалыгы институтында агрономга кереп була икәнен белдем. Беренче имтиханда химия фәне булды. Анда шундый сораулар эләкте... мин белми торган. Ә мин белә торганнар юк иде. “Икеле” куйдылар, чөнки химиядән 3 кенә әйберне белә идем: лакмусны гади суга төшерсәң, алсулана; ниндидер порошокны салсаң, “пуш” итә; тере баканың ботына кислота тидерсәң, аягын селкетә. Мин бер көн кундым да, тынычлап, Питрәчләр, Шәлеләр аша авылга кайтып төштем. Авыл советы рәисе очрады да, миңа:

– Ничек, бирдеңме?

– Юк!

– Ай, бик әйбәт булган! Иртәгә завклуб булып эшли башлыйсың, – ди.

Мин клуб мөдире булып киттем. Көндез колхозда эшләдем. Берзаман, кыш көне клуб мөдирләре семинарына бардык. Өстәлгә бер игълан куелган.

“Мәскәү Щепкин исемендәге театр училищесы татар студиясенә артистлыкка кабул итүне оештыра”. Укыдым да, “карале, бу минем урын икән”, дип игъланны кесәгә тыгып куйдым.

Кыш айлары үтте, игълан буенча укырга Казанга бардым, гариза яздым. Имтихан вакыты җитте. Имтиханга килдем, М.Җәлилнең “Кичер, Илем” шигырен, М.Шолоховның “Күтәрелгән чирәм” дигән романныннан өзеген һәм бер мәсәлне укыдым. Мин үзем ул вакытта бик нәзек, оялчан, хәзерге кебек “өч катлы” сүгенә белмим. Комиссия рәисе Ширияздан Сарымсаков миңа әйтә:

– Син ачулана беләсеңме?, – ди.

– Мин әйтәм, белмим, минем ачуланганым юк.

– Безгә берәр ачулану сүзе әйт әле.

– Чыгып китегез моннан барыгыз да! – дидем.

Шуннан Ширъяздан ага өстәлгә ауды да, егыла-егыла көлде. Минем ачуланып әйтүем “писк” кына булгандыр, ахрысы.

– Бар, улым, чыгып тор.


Чыгып киттем. Бер яшь артистка килеп: “Сине Ширияздан абый бик яраткан”, – диде. Шулай итеп, мине алдылар. Мәскәүгә укырга киттек. Поездга утырдык, барабыз. Гимн яңгырый, очлы-башлы биналар күренә башлады. Эй, мин әйтәм, без торасы йортлар инде бу дип уйлыйм. Вокзалга килеп төштек. Укытучылар каршы алып, Рига вокзалы янына, без торасы урынга алып китте. Ике катлы, сап-сары ярылып беткән, шыксыз бараклар. Шул баракта торасыз дигәч, өнсез калдык. Ләкин шушы баракларда тору гомеремнең иң матур еллары булып калды!

Мин әтиемә табынып, аның мисалында яшәдем һәм бервакытта да беркемнән дә курыкмадым, бервакытта да ялган сөйләмәдем, баш имәдем, арт яламадым".

“Марсель Хәкимович, без сине 3 ай көттек!”

"Бервакыт, Марсель Сәлимҗанов “Портфель” дигән спектакль куйды. Ләкин аның алдыннан ялга китте, безнең белән эшләргә Илдар Хәйрулллинны калдырды. Ул әле яңа гына килгән, режиссурада бернинди дә тәҗрибәсе юк. Өч ай азапландык, туеп беттек! Берзаман, Марсель Хәкимович кайткан. Гаҗәп, нәкъшул көнне театрга кергәндә бер кеше белән сөйләшеп киттек тә, вакытның узганын сизми дә калганым. Мин соңга калып кердем. Марсель абый:

– Равил, без сине 20 минут көтеп торабыз!”, – ди.

– Марсель Хәкимович, без сине 3 ай көттек! – дидем.

Һәм шуннан ул мине сүгә алмады, сүзе бетте".


“Шәрәфи – “неуправляемый” ул!”

"Бервакыт, Шәүкәт абый Биктимеров белән сөйләшеп утырабыз, Марсель Хәкимович турында да сүз чыкты:

– Син менә безне сүгәсең, Марсель, ә Шәрәфине сүкмисең! – дип әйтте Шәүкәт абый.

– Шәрәфи – “неуправляемый” ул, - диде Марсель Хәкимович.

Үз гомеремдә минем тарафка әйтелгән иң зур комплимент шушы, ләкин мин ялагайланып яшәмәсәм дә, бөтен режиссерларны яратам".

Кичәнең урта өлешендә Равил Шәрәфиевкә ТР президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, “Татар театры сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күп еллык иҗади эшчәнлеге, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале тапшырылды. Бүләкне һәм ТР дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавын юбилярга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова җиткерде.


  

Салаваттан бүләк - бер мең сум акча

Равил Шәрәфиевне котларга күпсанлы театр әһелләре, артист-җырчылар, туган-тумачалар килгән иде. Шулар арасында – ТРның халык артисты Салават Фәтхетдинов та. “Равил абый минем туган көнемә бер дә бүләксез килгәне юк. Бу юлы да чәчәккә дигән бер мең сум акчасын “наличными” тотып алып килде. Утыр әле! Син озын булгач, миңа кыен. Безнең дуслыгыбызга 29 ел. Мондый шәхес белән дус булуыма бик шатмын!” – диде ул. Равил Шәрәфиев җавап йөзеннән: “Мин әле икенче бүлеккә яңа костюм киеп чыгам. Салават аны үзенең кайсыдыр туган көненнән миңа бүләк иткән иде. “Бер дә кими, әллә сатып эчте микән” дип уйламасын өчен, мин аны алып килдем. Салават һәр туган көнемә бүләк биреп тора, рәхмәт!” – диде артист.



Равил Шәрәфиевнең Әҗәл белән сөйләшүе

Кичәнең икенче өлешендә сәхнә түрендә Әҗәл килеп чыкты. Юбиляр үзе дә көтмәгән иде булса кирәк, шунда ук урыныннан торып басты ул.

– Эләктеңме, окаянный?! – диде Әҗәл.

– Эләктем, к чертовой матери!

– Син минем белән алай сөйләшмә, яме. Гомер буе мине уйнап йөреп кеше булдың да... Нәрсә, хәзер кызлар артыннан иснәнеп йөрисеңме?

– Синең артыңнан иснәнеп йөреп, яманат кылыйммы?

– Нишләп мине уйнамый башладың?

– Бик популярлашып киттең.

– Нәрсә ул “популяр”?

– Әнә, мин!

– Популярлык нишләтә?

– 80 яшьтә дә сикертә!

– Рәхәт яшисең икән, Шәрәфи! 5 ел саен юбилей, медаль җыеп, һаман туймыйсың. Асылда, синең кем икәнлегеңне беркем дә белми. Сез бит курсыгыз белән Совет заманыннан калган карт аферистлар! Мин сине хәзер фаш итәм!


Сәхнәгә ниндидер ханым улы белән килеп чыкты да, Шәрәфигә:

– Менә, малаең! Алимент түлә, завещаниегә орден-медальләреңне яздыр, - диде.

– Бу малайның минеке түгел икәне ДНКсыз да билгеле, үземә охшаганын да куып чыгардым, өметләнеп йөрмәгез. Кемгә охшаганын әйтәм хәзер, - диде артист. – Шамкайга барыгыз. Син дә егет, бераз каш ябыштырып җибәр, Шамкай сине күрсә, шатлыгыннан сөенеп үләчәк! Аның ДНКсы бөтен кешегә ярый торган!

– Равил абый, әти табып биргәнең өчен рәхмәт, - диде ханым.

– Минем бердәнбер җилдән туган кызым бар. Ул – Резедә Шәрәфиева!

Бу уңайдан, Резедә Шәрәфиева юбилярга багышлап җыр башкарды.

Кичәдә Шәрәфиевләрнең гаилә дусты, ТРның халык артисты Венера Ганиева да “Очмыйча син түзеп кара” җыры белән чыгыш ясады. Шунысы кызык, бу җыр Равил Шәрәфиевнең иң яратканы икән. Равил Шәрәфиев сүзләренчә, татар дәүләт опера театрында драматик тавышка ике генә артист ия – Венера Ганиева һәм Рафаэль Сәхәбиев. Венера Ганиева, гаилә дусты буларак, кайбер серләре белән тамашачы белән дә бүлеште:

– Рушания (Равил Шәрәфиевнең хатыны – ИТ) белән көнгә сәгать ярымлап сөйләшмәсәк, күңел булмый. Без сөйләшеп туя алмыйбыз. Рушания миңа “син минем өчен релакс”, ди. Безнең дуслык минем өчен бик кадерле. Күптән түгел, шушы сәхнәдә “Тантана” проекты булып узды. Сез анда номинант булдыгыз. Нишләптер Равил абыйга, аның яшен булса да хөрмәт итеп, җиңү эләкмәде. Бу дөрес булмады. Шуңа күрә, мин барлык тамашачылар исеменнән “Тантана” премиясен бирәм!” – диде җырчы.



Кичәнең соңгы өлешендә “Щепкин”чылар төркеме һәм Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры труппасы чыгып, юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде.

Равил Шәрәфиев күңел турында:

– Күңел картаймый, диләр. Дөресме?

– Дөп-дөрес. Мин гомер буе картлыктан куркып яшәдем. Кеше картайса, күңеле дә картая дип уйладым. Ярый әле Алла саклаган – күңел картаймый.

Равил Шиһап улы Шәрәфиев – 1938 елның 5 апрелендә ТРның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең М.Щепкин исемендәге югары театр училищесын тәмамлагач, Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты, ТРның һәм РФнең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исеменәге дәүләт премиясе иясе. Принципиаль, үзсүзле, иреген кысканны яратмый, артык дәрәҗәдә талантлы.

Фикерләр








Мәдәният

Тарихка керми калган ачыш: Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи Җирнең Кояш тирәсендә әйләнгәнен Коперникка кадәр әйткән булган

Дөнья фәнендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнү фикерен фәнни нигезләүче дип XV-XVI гасырларда яшәгән Коперникны атыйлар. XVI гасырда Джордано Бруно шул ышануы өчен җәзалап үтерелгән, шул фикере өчен 1633 елда Галилео Галилей суд каршына баса. Коперникка кадәр йөз ел, Брунога кадәр 200 ел алдан Сәйф Сараи Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен "Сөһәйл вә Гөлдерсен" әсәрендә сурәтләп яза. 

Мәдәният

Равил Шәрәфиевне 80 яшьлек юбилеенда таяк атка атландырдылар

9 апрель көнне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреатлары иясе Равил Шәрәфиевнең 80 яшьлек юбилей кичәсе узды. “Татар-информ” хәбәрчесе артистның сәхнәгә таяк атка атланып чыгуының сәбәбен белде, Әҗәл белән сөйләшкәнен тыңлады, Равил Шәрәфиевнең балачак хатирәләрен, тормышта булган гаҗәеп кызык вакыйгаларын туплады.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла