Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Пенсионерлар, китап чыгарып, Язучылар берлегенә кереп утыра да, акча өлешенә керә”. Язучыларга түләү системасы үзгәрәчәкме?

Татарстан Язучылар берлеге “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы ясады. Әлеге гомуми җыелышны язучы Фәүзия Бәйрәмова “колхоз-совхоз җыелышы” дип атады. Ә миңа калса, Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы - министрлыкларда ел ахырында була торган гап-гади йомгаклау коллегиясе утырышы моделе иде.

news_top_970_100
"Пенсионерлар, китап чыгарып, Язучылар берлегенә кереп утыра да, акча өлешенә керә”. Язучыларга түләү системасы үзгәрәчәкме?

Барысы стандартлар буенча – саллы Президиум; “өстәге” җитәкченең сәламләү чыгышы – бу очракта Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова; бүләкләүләр; Рәиснең ел йомгакларына багышланган чыгышы... Аннары галимнәрнең жанрлар буенча нотыклары. Җыелышта жанрлар буенча докладлар укылуын Фәүзия Бәйрәмова фәнни-гамәли конференция рәвеше дип саный. Шулай итеп, язучы өчен утырышның “иң тәмле” өлешенә – фикер алышуларга вакыт калмады да.

Контракт

Программа болайрак төзелгән иде. Башта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов хисап тотты. “Милләтләрне уртак рухи әхлакый кыйммәтләр тирәсендә туплауга чын әдәбиятның роле гомер бакый әйтеп бетергесез зур булган, аеруча әлеге катлаулы заманда”, - дип башлады Данил Салихов һәм ел дәвамында узган зур вакыйгалар – юбилейлар, фестивальләр, конференцияләрнең “мөһим саналганнарына тукталып китте”. Мөһим саналганнар төп-төгәл ярты сәгатьтә сузылды. Чыгышының азагында Данил Хәбибрахманович язучыларга “Васильево”, “Ливадия” санаторийларына юлламалар бирелүен, авыр хәлдәге язучыларны төрле газета-журналларга яздыртуларын ассызыклап узды. 

Рәис халык язучыларына ай саен бирелә торган 10 000 сумны да, пенсия яшендәге язучыларга бирелә торган 1000әр сум акчаны да искә алды. “Пенсия алучы язучылар арта бара. Хәзер пенсионерлар китап чыгара да, Берлек тирәсендә йөри башлый. Берлеккә кереп утыра да, шул азмы-күпме акча өлешенә керә”, - диде Данил Салихов. Тагын бер финанс мәсьәләсенә кагылышлы сөенечле хәбәр – Берлек аппаратында эшләүчеләрнең хезмәт хакы артуы. Аның 2008 елдан бирле күтәрелгәне булмаган. “Әйтик, Рәиснең урынбасары 12.000 сум акча алып эшләгән. Ул артачак”, - диде Данил Салихов.

Рәис чыгышын Татарстан Язучылар берлеге аппаратына контракт системасын кертү тәкъдиме белән тәмамлады. Ягъни, Язучылар берлеге аппаратында эшләүчеләр белән контракт төзеләчәк һәм аның озайтылу-озайтылмавы җитәкчедән торачак. “По ком звонит колокол?” дияр иде урыс кардәшләребез...

Премия

Шуннан соң бүләкләү тантанасы үтте. Дүрт әдәби премия лауреатлары бүләкләнде: Мәдинә Маликова Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә; Госман Гомәр Фатих Хөсни премиясенә; 85 яшен тутырган язучы Лирон Хәмидуллин Җамал Вәлиди исемендәге премиясенә лаек булган. Моннан ике ел элек кенә гамәлгә куелган Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең икенче лауреаты драматург Рәдиф Сәгъди булып чыкты. Сүз уңаеннан, быел аның юбилей елы иде.


Приз

Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән бергә уздырыла торган әдәби конкурсның нәтиҗәләрен игълан итер өчен сүз Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлнирә Абдрахмановага бирелде. "Сез язучылар татар халкының бай тарихын, мәдәни һәм рухи мирасын саклап калуга һәм үстерүгә, халкыбызны рухи баетуга, берләштерүгә үзегездән зур өлеш кертәсез", - диде Гөлнирә Абдрахманова һәм берничә ел рәттән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге белән бергә уздырыла торган әдәби конкурсның матур традициягә әверелүен ассызыклады.

  • "Повесть" номинациясендә беренче урында - "Ак читек" әсәре өчен Айгөл Әхмәтгалиева; икенче урында - "Кышның бер төне" әсәре өчен Вакыйф Нуриев; өченче урында - "Алтын кашыклы яңгыр" әсәре өчен Ркаил Зәйдулла.

  • "Хикәя" номинациясендә беренче урында - "Дәвам" әсәре белән Рөстәм Галиуллин; икенче урында "Чоңгыл" әсәре өчен Әмирҗан Моталлапов; өченче урында - "Кәсеп кадере" хикәясе белән Фәнзәлия Бәдертдинова.

  • "Әдәби очерк" номинациясендә - Рабит Батулла, "Безнең заман каһарманы"; Гөлдәлифә Әхмәтгалиева, "Туган җирдә канатлылар"; Альберт Хәсәнов, "Бал корты".

Конкурсның премия фонды - 1 000 000 сум. Ул алдагы елларда да дәвам итәчәк.

Таныклык

Программаданың тагын бер матур мизгеле – алты ханым-туташка Татарстан Язучылар берлеге таныклыклары тапшырылу. Бу җаваплы вазыйфаны Данил Салихов үзе башкарды. Шулай итеп Берлек тагын алтын хатын-кызга артты. Туфан Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” дигән пьесасы искә килеп төште.

Ниһаять, быелгы әдәбияткә бәя биргән саллы докладлар... Аларны тыңлагач, әдәбиятыбызда хәлләр әйбәт кенә бара дигән тәэсир кала. Соңыннан “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов галимнәр фикерен бергә туплап: “Татар әдәбиятында кризис юк!” дип белдерде. Кыскасы, мульфильмдагыча, “Все хорошо, прекрасная маркиза...”

Чиратта – фикерләр, кыска нотыклар...

Һәм...

Фәүзия Бәйрәмова үз чираты җиткәч мөнбәргә басып: “Әдәби ел йомгакларында ике сорауга җавап табылырга тиеш иде – беренчедән, милләтнең теле ничек шушы хәлгә калды, икенчедән, ничек бу хәлдән азрак югалтулар белән чыгарга? Ул сорауга җавапны без табарга тиеш. Җитәкчеләр түгел!.. Без нәрсә эшләдек? Башта Президентның сүзен көттек. Халык интернетта шаулаша башлагач, утырыш ясаган булдык – Путинга хат җибәрдек. Аннары урыс язучыларына мөрәҗәгать язган булдык та – шуның белән Аллаһ әкбар!” - диде.

“Язучылар берлеге татар телен саклау буенча штабка әйләнә алмады. Без халыкны туплый алмадык, без җитәкчеләргә тәэсир итә алмадык. Болай булмый, җәмәгать... Иң зур гаеп – татар зыялыларында, - дип дәвам итте ул. - Милләт белән без эшләргә тиеш идек. Шулай булгач, тәкъдимем, Данил әфәнде, Язучылар берлеген милләт өчен көрәшә торган бер үзәккә әйләндерергә!”

“Татар язучылары ул гомер-гомергә милләтнең вөҗданы булган. Очрашуларга күбрәк барырга кирәк. Әмма анда барып туган авылым турында гына шигырь сөйләп торырга кирәкми, меңъеллык әдәбият турында, әхлак турында сөйләргә кирәк, сәясәт турында сөйләргә кирәк”, - дип сүзен тәмамлады ул.

Резолюция 

Фәүзия Бәйрәмованың фикерләре Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы Резолюциясенең беренче ике пунктында формалашты булса кирәк. Алар түбәндәгеләр:

– халыкның милли үзаңын үстерү, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү әдәби эшчәнлектә игътибар үзәгендә торырга тиеш;

– милли яшәешнең кичектергесез көнүзәк мәсьәләләре уңаннан республика гаммәви матбугат чараларында төпле чыгышлар оештырырга, халкыбызның төрле даирәләрендә, бигрәк тә ата-аналар арасында эзлекле рәвештә аңлату эшләре алып барырга.

Хәер, бәлки “килеп туган гаять мөһим проблемаларга багышлап, Язучылар берлеге каршында эшләп килүче остаханәләрнең берләштерелгән утырышын үткәрергә” дип язылган өченче пункт та шушы максатны күздә тотадыр. Анысын язучылар үзләре генә белә инде.

Резолюциядә:

-                     һәр елның апрель аенда язучыларның Г. Тукай клубында Туган тел бәйрәме уздырырга;

-                     “Казан утлары” журналында ана телебезгә багышланган иң яхшы шигырьләргә конкурс оештырырга;

-                     әдәбиятның башка жанрлары әйтик, шигърият буенча конкурс оештыру мөмкинлекләрен эзләргә;

-                     Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә үткәрелә торган конкурсны дәвам итәргә кебек башка пунктлар да бар иде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100