Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Надан Айсылу, Сабантуй колгасы һәм Үтәй-Бүкәй - 2017 ел татар кинематографиясе тарихында ниләр калдырды?

Татар кинематографиясе тарихына кереп калган фильмнар һәм пиар-акцияләр - безнең версия.

news_top_970_100
Надан Айсылу, Сабантуй колгасы һәм Үтәй-Бүкәй -  2017 ел татар кинематографиясе тарихында ниләр калдырды?

2017 ел нинди кинояңалыклар белән тарихта калды? Без исемлеккә татар кинематографиясе тарихына быелгы премьерасы белән кереп калган яки быел төшерелә башлавы турында игълан ителгән фильмнарны керттек. Әллә “иләгебез артык вак тишекле” булды, тарихка керергә лаеклы дип табылган фильмнар күп түгел булып чыкты. Алар өчәү генә: берсе – документаль фильм, икенчесе – татар мелодрамасы, өченчесе – балалар өчен фэнтези. Ә өчесе – яңа елда карый алачыгыбызга өметләнгән фильмнар турында якты хыял. Болар өчесе дә тулы метражлы нәфис фильм булачак. Әлегә бар булганы - пиар акция.

 1. “Күкшел егетләре” яки сабантуй колгасы


Апрель аенда кинорежиссер Салават Юзеев һәм продюсер Марина Галицкая “Күкшел егетләре” (“Кукморские парни”) этнографик документаль фильмының премьерасын тәкъдим иттеләр. Фильмда сүз бик борынгыдан килгән Рекрут йоласы турында бара.

Әлеге фильмның асылын “Татар-информ” хәбәрчесенә фольклорчы, Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова ачып биргән иде. Кукмара районының Күкшел авылы егетләренә бәйле итек, билбау һәм сабантуй тирән символик мәгънәгә ия бик борынгы атрибутлар икән ләбаса. 

“Рекрут йоласы - Нократ татарларына, ягъни, Вятка буенда яши торган татарларга хас йолаларның берсе. Этнографик хезмәтләрдә ул сабантуй алды йоласы буларак бара. Әмма ул чиста сабантуй алды йоласы гына түгел. Бу алар белән күрше булып яшәгән мари, бигрәк тә, удмурт халыкларында да бар - аларның уртак бәйрәмнәре”, - дип сөйләгән  иде йола турында филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова.

Ә инде атрибутларга килгәндә, фольклорчылар фикере буенча, егетләрнең такыр җирдә дә аякларына киез итек киеп йөрүе һәм кулларындагы колганы гел-гел җиргә тидереп алуы тирән мәгънәгә ия. Йон, киез итек ул - җирне чистарту магиясе. Сөрән йоласында  аякларга итек киеп, авылның бер башыннан икенчесенә йөрүләр һәм авыл читендәге басуга чыгып әйләнүләр - ул җирне аталану алдыннан киез итекләр белән чистарту... Бөтен Идел буе халыкларында да, шул исәптән, татарларда да, урысларда да билбау бәйләү – ул ир-ат булып җитлегү билгесе саналган. Билбауны физиологик әзерлеге җиткән балаларга гына бәйләткәннәр.

Фильм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән. Россия күләмендә танылган кино белгечләре фильмны югары бәяләделәр.

2. "Айсылу" фильмының республика прокатына чыгуы

Август аенда Казанның коммерция кинотеатрларында “Айсылу” фильмы прокатка чыкты. “Айсылу” – татар мелодрамасы. Моңарчы татар мелодрамасы буларак, татар кинематографиясендә “Яланаяклы кыз” телесериалы гына шундый зур уңыш казанган иде.  

“Айсылу” – Казан дәүләт мәдәният институты кинематографистларының уңышлы беренче фильмы. Фильмның режиссеры икәү – беренче өлешен Рөстәм Рәшитов төшерсә, икенчесен Солтан Сөнгатуллин төшергән.

Фильмның плюсы – темасы. Төп герой авылда әнисе белән яшәп ятучы, матур гына итеп халык көйләрен җырлаучы, үзе чибәр, ихлас, әмма шактый надан кыз бала. Биредә төп акцент – аның инвалидлыгында. Ул балачагында юл һәлакәтенә очрап, култык таякларына калган. Тик нигәдер ул үзлегеннән укып булса да белемен күтәрергә, читтән торып укырга керергә дә омтылмый, тик җырлап йөри тавыклар ашатып. Татар матбугатын да укымый, социаль челтәрләрдә дә утырмый булса кирәк – ул фонограмма, корпоратив кебек сүзләрне дә белми, мәктәптә укыса да, ЕГЭсы да юк. Менә шундый кызлар яшәп ята татар авылларында безнең Мәдәният институты укытучылары карашынча.

Шул Айсылу яшәп яткан авылга Йосыф исемле продюсер белән Әдилә исемле кечерәк кенә бер йолдыз клип төшерергә кайта. Айсылуга Рамил исемле оператор егетнең күзе төшә, ул аңа тиз генә клип төшереп, продюсерга күрсәтә дә, алар Айсылудан йолдыз ясарга килешәләр. Айсылуны Казанга алып китәләр, теге бик начар продюсер аны төнлә урамда калдыра, Әдилә Айсылудан яхшы җырлаганы өчен үч ала. Әмма кызның юлында Дилшат исемле студент кыз һәм Венера Ганиева, Римма Ибраһимова кебек якты шәхесләр очрый һәм фильмның азагы Айсылуның “Татар моңы”нда чыгыш ясавы белән төгәлләнә.

Фильмны тәкъдим иткәндә авторлар аның, беренче өлешен күрсәткәндә, тамашачының “Мир” кинотеатрын штурмлавын искә алды. Әйе, дөрес сүз. Мин үзем бу вакыйганың шаһиты булдым. Халыкка бер урынына ике сеанс күрсәтергә туры килде. Моның сәбәбе – “Татаркино” пресс-секретареның ТНВның иртәнге тапшыруында чыгыш ясавы һәм фильм бушка күрсәтеләчәге турында игълан ителүе. Ярата безнең халык “бушка” дигән сүзне.

“Айсылу” фильмының гомуми бюджеты 1 миллион 300 мең чамасы.

 3. “Егет сүзе бер булыр!” Соңарган премьера

Татарстанның атказанган артисты, Кариев театры актеры Илфат Камалиев “Егет сүзе бер булыр!” исемле беренче татар балалар фильмы төшергән. Әлеге фильм нигезендә, кызыксынучы продюсерлар булса, фэнтези сериал ясап булыр иде.

Шунысы кызык, Татарстанда төшерелгән беренче татарча балалар фильмы Казанда матбугатны шаулаткан премьералар, “ялтыравыклы” презентацияләре ясап тормыйча гына бер ел дәвамында республика районнарында шактый уңышлы прокатта йөргән. Ниһаять, бер елдан соң – быел ноябрь аенда - фильмны иҗат итүчеләр катнашында “Мир” кинотеатрында аның презентациясе оештырылды. 

Фильм шагыйрь һәм драматург Галимҗан Гыйльмановның “Булат нигә яхшы укый?” исемле пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Сценарий авторы - Илфат Камалиев үзе. 

Фильмның сюжеты болайрак. Булатның укуы начарлана башлаган, бигрәк тә математика укытучысы зарлана. Күрше кызы Әдилә булышырга әзер үзе, әмма үзен ир кеше итеп тоя башлаган Булатның кызлар ярдәменә мохтаҗ буласы килми. Шулай да Булатка булышчы табыла. Аларның стеналарында Үтәй яши икән бит. Бер карасаң, сакаллы йорт иясе дә кебек, икенче карасаң, матур кыз. Бөтен өй эшләрен әзерләп, дәресләрне аңлатып та бирә, әнисе өйдә югында табын әзерләп ашата да, урамда да бергә уйныйлар. Әмма Булат үпкәләтә шул Үтәйне. Фильмның азагы яхшы бетә. Булат күрше кызы Әдилә белән дә дуслаша. 

Илфат Камалиевның “Егет сүзе бер булыр” фильмы фэнтезига таба бер адым. 

Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев дәүләттән һәм шәхсән Президенттан акчалар сорап йөрмичә инде берничә ел рәттән татар киносы төшерә.  

4. “Байгал” фильмы авторлары “тел яшерүдән” туктады

 

Мансур Гыйләҗев сценарие буенча Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров 2016 елда ук төшерә башлаган “Байгал” фильмының 2017 елда премьерасы булмаса да, авторлар “тел яшерүдән” туктады – июль аенда фильмның беренче тизеры интернет киңлекләренә чыкты.

“Байгал” – детектив һәм драма элементлары булган мелодрама. Авторлар башта фильм турында бернинди мәгълүмат бирмәделәр – эш шактый яшерен шартларда барды. “Байгал” фильмда Владимир Вдовиченков һәм Миләүшә Айтуганова катнашуы белән дә кызыксыну тудырды. Миләүшә Айтуганова - фильмның продюсеры да.

Режиссер Илдар Ягъфәров фильм буенча беренче зур интервьюсын “Татар-информ”га бирде - зур экраннарга чыгачак тулы метражлы татар фильмының кайбер серләрен ачты. Ул Владимир Вдовиченков белән Мәскәүдә укыганда ук таныш булуын, күрше бүлмәләрдә генә торуларын әйтте. Казанга – “Байгал” фильмында төшәргә ул танышы буларак Илдар Ягъфәров чакырганга һәм сценарий кызыклы булганга килгән. 

Сюжет буенча, төп геройның улы тикшерү изоляторына эләгә, аның әти-әнисе Миләүшә һәм Галимҗан күптән аерылышкан – уллары әнисе тәрбиясендә үскән. Башка чыгу юлы калмагач, әнисе малайның әтисенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Тегесе, үз чиратында, бик күп еллар күрешмәгән һәм аралашмаган улын тартып чыгару өчен булдыра алганны эшләргә тырыша. Әмма утыз ел Иделдә балык тотып яшәгән ир-ат Казанга килеп ни эшли алсын?

Авторлар фильм прокатка Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә чыгачагына йөз тота.

Фильм, проект буларак, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале узган көннәрдә тәкъдим ителде.

“Байгал” фильмы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия хисабына төшерелә башлады.

5. “Мулла” татар кинематографиясенә кереп килә


Композитор Марат Әхмәтшинның Туфан Миңнуллин язган “Мулла” пьесасын экранлаштырырга хыялланып йөрүенә һәм Туфан абый варисларының берсе булган Әлфия Миңнуллинадан телдән генә рөхсәт алынуга өч ел дигәндә, Әтнә районында “Мулла” фильмы төшерелә башлады.

Июльнең икенче яртысында Миләүшә Айтуганова җитәкләгән “Татаркино” оешмасы фильм буенча ачык кастинглар уздырды. Август аенда Әтнә районы авылларында фильм төшерелә башлады һәм беренче кадрлар танылган Россия актеры Марат Бәшәров катнашында төшерелде. Беренче кино төшерелгән көндә төшерү төркеме белән бергә авылга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчеләре дә кайтты.

Сюжет буенча, татар авылына имансызлыктан коткару өчен тумышы белән шушы авылдан булган Самат авылга мулла итеп Әсфәндиярны алып кайта һәм үзенең буш торган йортына урнаштыра. Катлаулы язмышка ия булган, пьесада искәртелеп узганча, «тимерчыбыклы» мәктәп узган яшь мулла авылны бу һаләкәттән коткарып калырмы, авыл халкын туры юлга бастырып, иманга китерә алырмы? 

“Мулла” фильмының режиссеры Рамил Фазлыев төп рольне дә үзе башкара. Икенче режиссер - Әмир Галиәскаров, продюсер – Миләүшә Айтуганова.

Фильм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәменә таянып төшерелә.

6. Дөньяга чыкмаган “Кире” фильмында ал кәҗәнең роле


Татар кинематографиясендәге тагын бер яңалык - әле монтажланып кына килә торган “Кире” татар кинокомедиясенең көчле пиар-акциясе башланды.

Фильмны “Тапшырылмаган хатлар” фильмы авторлары әзерли. Дөресен әйтергә кирәк, Гадел Кутуйның танылган әсәре буенча төшерелгән фильм уңыш казана алмаган иде.

Фильмның афишалардагы символы – ал кәҗә. Дөресен әйткәндә, татар мәдәнияте өчен ал кәҗә образы яңалык түгел. Ал кәҗә образы татар интернетына моннан ике ел элек килеп кергән иде - «Исмай, кал» дигән татар клибында кызлар ал кәҗәне төшергәннәр иде. Шул ике ел эчендә кәҗә бәтие, үсеп җитеп, татар кинематографиясенә кереп маташа

Әлеге кәҗә образын татар кинематографиясенә кем алып керү турында төгәл генә мәгълүмат юк. Шунысы ачык – ал кәҗә “Кире” фильмының төп герое Мансур ихатасында яши. Төп рольне Камал театрының иң инстаграмлашкан актеры Фәнис Җиһанша башкара. Ә әле чыкмаган фильмның пиар-кампаниясе Альбина Нәфыйгова шөгыльләнә. “Без һәр баланың баш миенә үтеп керәчәкбез, аның әнисе кинотеатрга килеп, безнең фильмны карарга тиеш. Ул аны “фу” яки “не фу” дип әйтә икән – безнең өчен шул нәтиҗә әһәмиятле”, - диде Альбина Нәфыйгова “Кире” фильмының визуаль эчтәлеге тәкъдим ителгән презентация вакытында.

...

P.S.: Ә татар киноматографиясенең оештыру өлкәсендәге иң зур яңалык - татар киносына “Ак чәчәкләр” фильмы белән килеп кергән Миләүшә Айтуганованың “Татаркино” бюджет оешмасының директоры итеп билгеләнүе, һәм, беррәттән, Казан мөселман киносы фестиваленең дә директоры булуы.

Перспективаларга килгәндә исә, татар киносы Байбулат Батуллага өмет баглый ала. Әлегә аның ике фильмы - «Половинки» һәм «Сокращение» - татар дөньясына кагылышлы түгел. Әмма быел «Сокращение»нең Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына сайланган бердәнбер фильм булуы өметләр уята. Ә «Половинки» “Матильда” фильмы белән беррәттән «Золотой орёл» лонг-битенә кертелгән иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100