Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Миркәй белән Айсылу”: Камал театры балаларга күрсәтергә ярамый торган спектакль чыгарды

Камал театры яңа сезондагы икенче премьерасын чыгарды. Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча куелган “Миркәй белән Айсылу” спектакле, театрның һәр премьерасы кебек, зур аншлаг белән узды. “Миркәй белән Айсылу” әсәренең Илгиз Зәйниев укылышындагы заманча версиясе тамашачыга нәрсәләр ача - безнең журналистыбыз карашы.

news_top_970_100
“Миркәй белән Айсылу”: Камал театры балаларга күрсәтергә ярамый торган спектакль чыгарды

Камал театры быел Марсель Сәлимҗановның туган көненә легендар режиссерның триумфаль карьерасы башланган әсәрне сәхнәгә чыгарды. Менә ике көн инде Камал театры сәхнәсендә зур аншлаг белән Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу” драмасы уйналды.

Пьеса тарихы. Спектакльнең 1936 елда режиссер Гомәр Исмәгыйлев, рәссам Сперанский сәхнәләштергән беренче куелышы театр тормышында зур әһәмияткә ия һәм мөһим роль уйный. Кызганычка каршы, шул вакытта башланган репрессияләр яшь, перспективалы режиссерны Казаннан китәргә мәҗбүр итә. 30 елдан соң әсәр кабаттан сәхнәгә менә һәм аны яңарак кына баш режиссер итеп билгеләнгән яшь Марсель Сәлимҗанов куя.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә “Миркәй белән Айсылу” спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана. 

Легендар Марсель Сәлимҗанов куелышында төп рольләрне театрның яшь һәм перспективалы артистлары Ренат Таҗетдинов белән Дания Нуруллина уйнаганнар. “Эшли башлаган елымда “Миркәй белән Айсылу” спектаклендә Айсылу ролен бирделәр. Аны да бик яратып уйнадым”, дип сөйләгән иде Дания Нуруллина бер интервьюсында. Дания Нуруллинаның бердәнбер кызы да Айсылу исемле иде. Яңа премьерада Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина Айсылуның анасы ролен башкарды.

Ә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Ренат Таҗетдинов хатыны Рәйсә ханым белән залда карап утырды. Шунысы игътибарга лаек - Ренат Таҗетдиновның да кече кызы Айсылу исемле. Бала туган көнне театрда “Миркәй белән Айсылу” спектакле барган ди.

Сәхнәдә вакыйгалар коры җәй челләсендә бара. Авылга бер яңгыр тамчысы төшми. Халык куркуда. Корылык икән, димәк, алда тешен ыржайтып ачлык тора. Сәхнәдә күп итеп тезелгән буш калай чиләкләр дә яңгыр көтә. Авыл картлары яңгыр теләүнең борынгы йолаларына кадәр кулланып карыйлар. Анысын “Дини йолаларга каршы килә”, дип хәзрәт туктата. Ә яңгыр юк та юк...

Спектакльнең сюжеты буенча, Миркәй авылга үзенең сөйгәне Айсылуны алырга кайта. Айсылу – урта хәлле Гофрай картның чибәр кызы. Авыл бае Зәмир Дәүлие яшь пардан үч ала – аларны, янәсе, “ярамаган эш өстендә тотып”, авыл халкын яшьләргә каршы котырта. Яшьләр, имеш, урамда очрашканнар да ярамаган эшләр кылганнар. Шәригать тәртипләре дигән булып, “массалар законы” өстенлек ала – яшьләр кыйнала, мәсхәрәләнә. Сәбәп – илдә корылык, игеннәр көя, болар барысы да дөньядагы әхлаксызлыкка бәйле. Хәзрәт тә шулай ди. Кыйналган Миркәй авылдан чыгып кача, Айсылу акылдан яза. Кыз бала көннәр буе “каралган” битен юа һәм чын Миркәен дә танымыйча, хаялдагы Миркәе белән үз дөньясында яши.

Кыскасы, Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр”ендә дә, Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ында да, Нәкый Исәнбәтнең “Миркәй белән Айсылу”ында да әлеге дә баягы тилергән кыз бала образы. 

Пьеса да, спектакль дә төп геройларның исеме белән атала. Камал театрының яңа сезоны ачылыр алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә Илгиз Зәйниев труппада Эмиль Талипов белән Ләйсән Фәйзуллина булганга күрә бу спектакльгә алынуын әйткән иде. Исегезгә төшерәбез, Эмиль Талипов яңа гына “Мулла” роленнән бушады.  Быелгы сезонда Туфан Миңнуллинның “Мулла” спектакле репертуардан алынды. Мулла Әсфәндияр ролендә Эмиль Талипов иде.

Әлбәттә, тамашачы Эмильне ярата, актер сәхнәгә чыгып Нәкый Исәнбәт пьесасын укып кына утырса да, аншлаг ук булмаса да, тамашачы киләчәк иде. Сөйкемле сөяге бар ул егетнең. Әмма спектакльдә Эмильнең Миркәе әле ачылмаган. Бу “котырган массаларны көчен” күпереп күрсәтү өчен шулай эшләнгәндер, бәлки.

Ләйсән Фәйзуллина - Камал театрының характерлы актрисасы. Эмиль дә, Ләйсән дә - һәрберсе үз ролен яратып һәм яраттырып башкара, уртак мәхәббәт кенә күренми.

Икенче бүлектә вакыйгалар басмада – сәхнәдән биеклегеннән дә шактый өстә бара. Әлеге басмалы-сулы конструкцияне курчак театры ширмасы дип тә кабул итергә мөмкин. Катнашучылар барысы да – кире герой Зәмир Дәүлиеннән башлап, Шәйхетдин, Заркайлары белән, Миркәй белән Айсылуга кадәр – барысы да курчаклар-марионеткалар диярсең. “Без барыбыз да курчаклар. Тормыш - курчак театры”, - диде булса кирәк Илгиз Зәйниев һәм үз фикерен ныгытып куяр өчен баскыч астындагы судан зур балык та үткәрә.

Спектакльнең триллер кебек эшләнгән трейлеры буенча фикер йөртсәк, үзәктә бәхетсез кыз язмышы булыр иде кебек, театрның видеоанонсы шуны вәгъдә итте. Әмма Илгиз Зәйниев версиясендә спектакльнең төп герое – стихияле халык төркеме. Урыслар “толпа” дияр иде. Татар сүзлеге бу сүзгә үзенә лаеклы тәрҗемәсен бирми. Масса уйламый, ул хәрәкәт итә һәм ул көч  куркыныч булырга да мөмкин дип кисәтә авторлар – спектакльнең яңа версиясенең актуальлеге дә шунда. Спектакльдәге авыл халкы – масса, биредә якты характерлар бирелми, театр артистлары массовкада соры массаны уйный. Миркәй белән Айсылу шушы караңгы дөньяга килеп эләккәннәр дә, ахырдан бу дөньядан котылып мәңгелеккә юл алалар. Гади генә әйткәндә, яшь пар суга батып үлә.

Спектакльнең режиссеры буларак, Илгиз Зәйниевнең иң зур уңышы талантлы иҗади төркем туплау: куючы рәссам – Булат Ибраһимов, композитор – Эльмир Низамов, пластика буенча режиссер – Сәлимә Әминова. Ә Камал театры артистлары үз-үзләрен куя алырлык дәрәҗәгә җиткән камил труппа. Илгиз Зәйниев аларга тулы ирек биргән булса кирәк – артистлар үзләре кулланган амплуада уйныйлар. Шуңа күрә яңалык юк. Таныш әсәр, таныш артистларның моңарчы кулланылган таныш образлары. Бар да таныш, бар да якын, барысы да үзебезнеке...

Ә шулай да, театр тамашачының яшен 12+ дип куйса да, балаларыгызны алып килмәскә киңәш итәм. Үсмер психикасы өчен түгел бу спектакль - авыл егетләренең тилергән кызны мәсхәрәләү күренешен дә, шашкан “массалар” күренешен дә балаларга күрсәтмик.

Ә үзебез карыйк. Нәкый Исәнбәт бит. 






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100