Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Матильда» - Казанда: кинотеатрларда сакны көчәйтәләр...

Зур шау-шу кузгаткан «Матильда» фильмының премьерасы булды. «Татар-информ» хәбәрчесе кинотеатрларның кызу фикер алышуларга сәбәп булган картинаның зур экраннарга чыгуына ни рәвешле әзерләнүен ачыклады.

news_top_970_100
«Матильда» - Казанда: кинотеатрларда сакны көчәйтәләр...
Кинотеатр вәкилләре «Татар-информ» хәбәрчесе белән шау-шу кузгаткан фильмны премьерага әзерләү турында ачыктан-ачык сөйләште.

«Бу фильм – башка картиналардан бернәрсәсе белән дә аерылмый». Кинотеатрлар «Матильда» фильмы премьерасына ничек әзерләнә дигән сорауга журналистка нигездә шулай дип җавап бирделәр. Әмма соңыннан кинотеатр вәкилләре кинозалларда сакның көчәйтелүе хакында искәртте. Шулай ук әлегә ыгы-зыгы күзәтелмәвен билгеләп үттеләр. Кайбер кинотеатрларда билетларны алдан ук белешеп куйганнар, кайберләрендә кино сөючеләр премьерага билетлар юнәтергә өлгергән инде.

Кайда карарга?

«Матильда» фильмының премьерасын, «Мир» кинотеатрыннан тыш, Казанның барлык кинозалларында диярлек тамаша кылырга мөмкин. «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, кинотеатрның фильмны күрсәтү хокукына ия булу өчен акчасы җитәрлек түгел.

«Без бюджет акчаларын фильмны күрсәтү хокукына ия булу өчен тотабыз, ә бүгенге көндә ул юк. Шунлыктан әлеге картинаны сатып алу хәлебездән килми, өстәвенә ул кыйммәт тә».
«Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова.


Билетлар

Билетларны теләсә кайсы сеанска сатып алырга мөмкин. Әйтик, «Матильда»ны 10.00 сәгатьтә - Корстон һәм Grand Cinema, 10.05 сәгатьтә - 3D Port Сinema, 10.20 сәгатьтә «Каро» кинотеатрларында күрсәтә башладылар. Билетларга килгәндә, иртәнге сеансларга аның бәясе – 100, кичкеләренә (18.00-20.00) 450 сум тәшкил итә. «Фильм тирәсендә бернинди ыгы-зыгы да юк, шулай да сеансларның җәдвәлен һәм вакытын белешеп шалтыратучылар бик күп», - ди «Родина» кинотеатры җитәкчесе Елена Чебурных.

3D Port Сinema кинотеатрында «Матильда» фильмының премьерасына билетлар 6 көн алдан сатыла башлаган. «Родина» кинотеатрында исә, артык ыгы-зыгы кубуын теләмәгәнлектән, әле кичә генә сатарга керешкәннәр. «Синема-5» кинотеатрында 50 билет сатылган инде. Техник сәбәпләр аркасында, биредә урыннарны алдан белешеп кую мөмкинлеге юк.

«Фильм тирәсендә шау-шу ни өчен кузгатылгандыр, аңлашылмый. Картина яхшы, сыйфатлы итеп төшерелгән. Мин аны башыннан ахырына кадәр карадым. Биредә чебеннән фил ясау өчен бернинди сәбәп тә юк.
«Родина» кинотеатры җитәкчесе Елена Чебурных.


Куркынычсызлык чаралары көчәйтелә

Кинотеатр вәкилләре билгеләп үткәнчә, югарыда санап үтелгән кинозалларда әлеге фильм белән бәйле бернинди протест акцияләре дә узмаган, әмма...

«Ул-бу була калса дип сакны көчәйтәбез һәм берни дә килеп чыкмас дип өметләнәбез», - ди 3D port Сinema кинотеатрының реклама һәм маркетинг буенча менеджеры Оксана Гайфетдинова.

«Безнең кинотеатрда бернинди протест акцияләре дә, җырлар да булмады. Эчке эшләр идарәсендә узган киңәшмәдә бу хакта фикер алыштык. Әлеге фильмны карарга теләгән кешеләр шактый булыр һәм барысы да тынычланыр дип уйлыйм», - ди «Родина» кинотеатры җитәкчесе Елена Чебурных.

Шул ук вакытта башка кинотеатрлар да көчәйтелгән куркынычсызлык чаралары күрә. «Родина» кинотеатрында шул хакта сөйләделәр. 3D port Сinema, Grand Cinema һәм «Синема-5» кинотеатрларында исә кино сөючеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә чаралар күреләчәген әйттеләр.

Фильм рекламасы

«Матильда»ны кинотеатрларда гадәти фильм буларак рекламалыйлар. Grand Cinema һәм «Родина»да билгеләп үтүләренчә, кинотеатрда башка яңалыклар белән бергә шау-шу кузгаткан картинаның плакатын да күрергә мөмкин булачак.

«ВКонтакте социаль челтәре рәсми төркемендә фильм турында мәгълүмат урнаштырылган, кинотеатрларда төрле плакатлар, постерлар урнаштырылган, моннан тыш, кино карарга килүчеләр картинаның эчтәлеге белән дә таныша ала», - ди «Синема-5» кинотеатрының кинопрокат һәм реклама буенча менеджеры Ольга Корочкина.


Кемнәр каршы?

ТР прокуратурасына «Матильда»га карата бернинди шикаять тә килмәде, ди ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Әмма Алабугада шау-шу кузгаткан картинаның дошманнары табылган. Инициатив гражданнар төркеме Алабугада фильмны күрсәтүне тыю үтенече белән район башлыгы исеменә хат язган. Аларның фикеренчә, фильм Россия императоры Николая II исеменә тап төшерә.

Алабуганың «Бруклин» кинотеатрында (фильмның премьерасы шунда узачак) РФ Мәдәният министрлыгы карарын дәлил итеп күрсәттеләр. Анда әйтелгәнчә, картина Россия законнарына тулысынча туры килә. Кинотеатрда фильмны прокаттан алырга теләсәк тә, моны эшли алмас идек, дип белдерделәр.

«Бруклин» кинотеатры «Каро» кинодистрибьюторы белән килешү нигезендә эшли. Килешүнең шартлары безгә кинотеатрның репертуарына йогынты ясарга мөмкинлек бирми. Кызганыч ки, без кинодистрибьютор җитәкчелеге ризалыгыннан башка «Матильды» кинопремьерасыннан баш тарта алмыйбыз», - диелә кинотеатр юллаган рәсми хатта.


Бәхәс нилектән килеп чыккан?

«Матильда» - балерина Матильда Кшесинская белән тәхет варисы Николай Александрович (Россиянең булачак соңгы императоры) арасындагы мөнәсәбәтләрне бәян иткән тарихи мелодрама. Режиссёры - Алексей Учитель.

Картинаның экраннарга чыгуы халык арасында зур шау-шу куптарды. Фильмны тыю турында кызу бәхәсләр бара, кинопрокатчыларга яныйлар, Россиянең кайбер шәһәрләрендә хәтта кинотеатрларга ут төртү очраклары да күзәтелде.

Күпсанлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, шул исәптән РФ Дәүләт Думасы депутаты Наталья Поклонская, РФ Генераль прокуратурасы тарафыннан «Матильда» фильмын төшерү барышында һәм прокатка чыгарганда законнарның үтәлеше тикшерелгән. Әмма бернинди канун бозу очраклары да ачыкланмаган, прокуратура органнарының катнашуы өчен нигез юк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100