Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөселман кинофестивале: Бердәнбер татар фильмы Татарстан Президенты бүләгенә лаек булды

2017 елда Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасына 27 илдән 60 фильм кертелде. Ә барлыгы 61 илдән 782 гариза кабул ителгән. Конкурс программасына бер генә татар фильмы керде.

news_top_970_100
Мөселман кинофестивале: Бердәнбер татар фильмы Татарстан Президенты бүләгенә лаек булды

2005 елда Казанда Мөселман кинофестивале уздырыла башлаганда Россиядә кинофестивальләр саны артык күп түгел иде. Ә менә соңгы берничә елда Россиянең үзен хөрмәт иткән һәр шәһәре үз кинофестивален гамәлгә куйды. Хәзер фильм төшергәч, аның “портфолио”сын тутыруның бер кыенлыгы юк - тик йөр бер фестивальдән икенчесенә.

Бер штрих. Казан халыкара мөселман кинофестиваленең башкарма директоры буларак былтыр әле бераз кыюсызрак эш башлаган Миләүшә Айтуганова быел кинофестиваль директоры буларак шактый актив эш башлады. Күп нәрсәдә аның почеркы тоемлана иде.

Конкурс программасыннан тыш параллель һәм конкурстан тыш программалар әзерләнгән иде.Кинофестивальнең төп мәйданы “Родина” кинотеатры булып, моннан тыш фильмнар “Мир”, “Киномакс”, “Корстон” кинозалларында һәм Казан Кремлендә күрсәтелде. Фильмнар Төп кинофестивальгә параллель рәвештә “Время кино” мәгариф форумы үткәрелде.

Мөселман кинофестивале: шигаре шәп

Мин Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең патриоты буларак, үз кинофестивалебезне бик яратам. Заманында Казан белән Канның рифмалашуыннан файдаланып, Казан кинофестивален Канн фестивале белән чагыштырып ясалган амбициоз чыгышлар да ихлас яңгырый иде. Без чын күңелдән зур фестиваль ясарга хыялландык.

Фестивальнең беренче елларында аның исемендәге мөселман киносы сүзе буенча шактый тирән фикер алышулар барды. Кино белгечләре дә, белмәүчеләре дә бу теманы аркылыга да, буйга да сөрделәр. Дөрес, соңгы елларда бу тема бәхәс тудырмый башлады. Ияләштек. Ничек бар – шулай яраттык.

Быел “Пирамида” залында – фестиваль ачылу тантанасында Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: “Без дөньяда бердәнбер булган шушы кинофестивальне гамәлгә куюыбыз белән горурлана алабыз. Дөньяда башка мондый фестиваль юк”, – диде ул аның исемендәге мөселман сүзенә ишарәләп.

Фестивальнең шигаре – аның зур уңышы. Шунысы гына начар - «Через диалог культур к культуре диалога» шигарен җайлы гына тәрҗемә итеп булмый. Интернетта аның тәрҗемәсенең йөз төрле варианты бар – һәр матбугат чарасы үзенчә тәрҗемәләгән. Кинофестивальнең үз рәсми сайты “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә” вариантына өстенлек биргән.

Ә инде мөселман киносының форматына, аның фильмнарына килгәндә, аны фестивальләрнең быелгы номинантларының берсе, яшь татар кинорежиссеры Байбулат Батуллин бер сүзгә җыеп әйтә алды – хәләл кино. Минемчә, шәп яңгырый!

Байбулат турында өч җөмлә


Байбулат Батуллин – минем өчен быелгы кинофестивальнең ачышы булды. Ул үзенең “ялланган режиссер” буларак төшерелгән кыска метражлы “Кыскарту” дебют фильмы аша дөньяга яңа режиссер барлыкка килүен белдерә алды. Фильм “Россия молодая” номинациясенә кертелгән иде.

Фәнис Камалның "мультфильмы"


Казан кинофестивалендә “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмы  “Милли конкурсы” кысаларында тәкъдим ителде. “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмы - Каһирә анимация студиясе белән “Мәхмүтфильм” Казан студиясенең уртак проекты. Режиссеры – Әхмәт Таха Али. Дубляж режиссеры – Фәнис Камал. Татарчага тәрҗемә итүче – Заһид Мәхмүди

Фәнис Камал мультфильмга Россиядә ихтыяҗ булачагына, аның популярлык казана алачагына ышана: “Безнең беренчел максатыбыз – әлеге анимацион проектны фестиваль аша тамашачыга тәкъдим итү. Әгәр тамашачыда бу проект белән кызыксыну була икән – без аны Каһирәдән сатып алып тулысынча эшкәртергә әзер”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Барысы да тамашачыдан гына тора”.

Анимация сериалының Россия тамашачысы өчен яраклаштырып эшләнгән татарча варианты үзенең беренчел максатын үтәде – ул Казан халыкара мөселман кинофестиваленеңтамашачыга һәм жюрига тәкъдим ителде.

“Мәхмүтфильм” студиясе - “Хәбиб Аллаһ Мөхәммәт. Пәйгамбәрлек һәм шәҗәрә” анимацион фильмының Россиядәге бердәнбер дистрибьюторы. “Безнең килешү буенча “Мәхмүтфильм” әлеге мультфильмга техник эшкәртүләр ясый ала, дүрт ел дәвамында Россиянең теләсә кайсы төбәгендә күрсәтә һәм сата ала, - дип шәрехләде проектны Фәнис Камал “Татар-информ” хәбәрчесенә. - Без Казан студиясендә берничә серияне берләштердек, эшкәрттек, монтажладык, рус һәм татар телләренә тәрҗемә иттек, дубляж ясадык”.

“Бу үтә дә катлаулы әсәр. Без аны Россиядә 12+ дип тәкъдим иттек. Күзгә ташлана торган, Россия кешесе менталитетына авыр кабул ителә торган канлы күренешләрне дә алып ташларга мәҗбүр булдык. Барысы да килешеп эшләнде”, - дип дәвам итә ул.

Фәнис Камал мульфильм белән Чечня, Дагыстан, Башкортстан Республикалары кызыксыначагына өметләнә. “Татарыбыз шушы фестивальләргә йөреп, шулай тиеш дип кабул итә. Кинофестивальләрдә, презентацияләрдә карыйлар да, түләүле күрсәтә башласаң, 100 сумнарын да кызганалар. Монда кеше хезмәте салынганын, вакыты сарыф ителгәнен аңларга кирәк. Барысы да тамашачыдан тора. Без моны йә прокатка чыгарырга, йә республикаларга сатырга дип уйлап торабыз”, - ди дубляж режиссеры.

Төп конкурс, тагын бер конкурс, һәм тагын бер конкурс

 Кинофестивальнең конкурсларына килгәндә, аларның берничә рангта булуы бераз буталчыклык тудыра. Әйтик, төп конкурс бар. Анда төрле номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнә. Нәфис һәм документаль фильмнар тулы метражлы, кыска метражлыга бүленеп карала, иң яхшы оператор, сценарист эше, иң яхшы ир-ат һәм хатын-кыз рольләрен башкаручылар билгеләнә.

Моннан тыш, былтырдан башлап “Россия молодая” конкурсы кертелде. Монысын инде, әлбәттә, төрле номинацияләргә бүлгәләп тормыйлар. Йә - җиңәсең, йә – юк.

Белмим, безнең фестивальгә бу конкурс ни дәрәҗәдә кирәктер – биредә яшь режиссерлар үзләренең дебют эшләре белән катнашалар. Әлеге конкурста катнашучылар белән үткәрелгән матбугат конференциясендә яшь режиссерларның Мөселман киносы фестиваленең ни аңлатканын да аңлап бетермәүләре ачыкланды. Алар кинофестивальләр исемлеге буенча чираттагы кинофестивальне эзләп табалар да, үз фильмнарын юллыйлар. Мәгълүм гыйбарәдәгечә: “Тисә – тиенгә, тимәсә – ботакка”.

Әлеге конкурсның бер катнашучысы йөрде, әнә, ялтырап торган сосма көрәк күтәреп. Эпатажлы яшь режиссер Екатерина Данченко үзенең “Похоронить Ленина?” кыска метражлы гротесклы фильмы белән тугызынчы фестивальдә катнаша икән. 

 Сүз уңаеннан, фестиваль ябылу тантанасына Екатерина фестивальгә хөрмәт йөзеннән башына стильле итеп яулык урап килгән иде.

Кирәкме безнең уникаль исемле мөселман киносы фестиваленә әлеге конкурс – белмим.

 Сүз уңаеннан, әлеге «Россия молодая» секциясендә “Кырагай” фильмы белән Уфа режиссеры Фәрзәнә Утарбаева җиңде.

 Милли конкурс: бердәнбер татар фильмы


Быелгы яңалык – Милли конкурс. Монда безнең үз фильмнарыбыз бер-берсе белән көч сынашты. Монда сайлап алу комиссиясеннән җиз иләген уза алмаган фильмнар җыелган диясем килми. Биредә үз тамашачыбызга адресланган, үз менталитетебызга яраклаштырылган фильмнар диик.

Ә теге “җиз иләктән” узган “Күзалла” фильмы төп конкурска кергән иде. Аны Казан мәдәният һәм сәнгать институтында кинорежиссура белеме алган Илшат Рәхимбай төшергән. Матбугат конференциясендә Илшат әлеге кыска метражлы фильмнан тулы метражлы фильм ясаячагын да әйтте. Хәтта булачак фильмның эчтәлеген дә сөйләде.

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә Илшат Рәхимбайның “Күзалла!” фильмы Татарстан Республикасы Президентының “Кино сәнгатендә гуманизм өчен” дип аталган махсус призына ия булды. Сөенечтән Илшат сәхнәдән хәтта инглиз телендә җырлады да. Шактый озак җырлады. Президент призының акчасы да булуын ассызыклыйм. Илшат аның суммасын әйтмәсә, “яңа фильмга әзерлек өчен” җитә диде.

Тагын бер тапкыр ассызыклап узыйк - "Күзалла" - Татарстан башкаласындагы фестивальдә төп конкурс программасына кергән бердәнбер татарча нәфис фильм. Ул "Родина" кинотеатрында түләүсез күрсәтелде.

Сюжет буенча абыйлы-энеле ике бертуганның берсе бер авылда - мулла, икенчесе күрше авылда - атакай. Катнаш гаиләдә туган ике туганны язмыш төрле якларга гына түгел, төрле диннәргә дә аера. Фильм азагында мулла - хәле авырайган абыйсы янына ашыга.

Фильмда рус авылы - Мари Элда, ә татар авылы - Мамадыш районының Арташ авылында төшерелгән. "Калай кулланылмаган һәм тышланмаган авыл мәчетләре аз калып бара икән, озак эзләдек", - диде Илшат Рәхимбай.

"Сугыш чорында Арча районында шуңа охшаш вакыйга булган. Ике бертуган төрле диннәргә хезмәт иткән. Әмма, нигездә, бу - мин уйлап чыгарган сюжет", - диде Илшат Рәхимбай.

Илшат Рәхимбай “Күзалла” нигезендә халыкара аренасына чыга алырлык тулы метражлы фильм да ясарга хыяллануын әйтте. “Безнең дөнья - ул мозаика. Аның бөтен матурлыгы мозаиканың төрле төстә булуыннан гыйбарәт. Ул бер төстә генә булса, аның бөтен яме бетә. Беренчедән, бер-береңне хөрмәт итеп, икенчедән, бу мозаиканы ясаучы бер зат булуын кешеләргә җиткерү – соңгы вакытта иң кирәкле темаларның берсе, - дип, фильмы идеясе белән уртаклаша Илшат Рәхимбай. – Тулы метрда мин аны тагын да аңлаешлырак итеп җиткерә алыр идем”.Тулы метражлы фильмда Илшат Рәхимбай гаилә тарихын һәм трагедиясен дә күрсәтергә уйлый. Сәет мулланың балачактагы алдашуы гаиләне таркатуга китерә, һәм ул гомере буе күңелендәге шул таш белән яши. Абыйсына инсульт булгач, ул күп вакытын аның янында үткәрә һәм аңа службасына да булыша башлый. Мулланың бу гамәлен авылдашлары аңламыйча, конфликт туа", - диде Илшат Рәхимбай һәм яңа фильм буенча эш башланганлыгын әйтте.

Милли конкурс

Милли конкурс темасын дәвам итик. Әлеге конкурс призы да акча белән ныгытылган. Номинацияләр дүртәү – иң яхшы милли документаль фильм, балалар өчен иң яхшы милли фильм, иң яхшы кыска метражлы фильм, иң яхшы милли фильм.

Әлеге конкурста нигездә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары катнашты. Дүрт җиңүченең дә икесе алар - Валерия Гиренко һәм Оксана Синчугова лаеклы призларын алдылар.

Иң яхшы документаль фильм – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсановага багышланган “Нәҗибә” фильмы. Моңарчы нигездә эстрада артистлары өчен клиплар төшереп махсуслашкан егет шактый җитди эшкә алынган.

Милли конкурс жюрие фикеренчә, иң яхшы милли фильм – “Мирас угы” анимация фильмы. Биредә Роман белән Зөләйханың тарихи сәяхәте сурәтләнә. Режиссеры — Сергей Киатров.

Әлеге конкурсның тагын бер фильмы – Юлия Захарованың «Хәлимә»се  Россия кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең махсус призына ич булды.

 Татарстанның быелгы уңышы шулар.

Шуны гына аңлап җитмәдем: ни өчен Гамил Әсхәдулланың “Мунча ташы” комедиясен әлеге конкурска кертмәгәннәр? Мин аны бу конкурс фильмнарыннан начаррак димәс идем. Ул дәүләт акчасына түгел, Әсхәдулланың үз кесәсеннән төшерелүе белән дә кадерле. Шушы көннәрдә аның “Мир” кинотеатрында прокатка чыгуын, аннары бөтен муниципаль районнар буйлап “халыкка хезмәткә” китүен искәртик. 

  Үзе “Россия молодая” конкурсына үткән яшь кинорежиссер Байбулат Батуллин Милли конкурсның кинофестиваль уңышы булуын билгеләп үтте. “Әлегә татар фильмнарым юк. Киләчәктә ул конкурста мин дә катнашырмын”, - диде ул һәм әлеге конкурс аша фильмнарның сыйфаты яхшырачагына ышаныч белдерде.

Искәрмә: "Алтын Урда"ның ике татары


Кинофестиваль кысаларында "Алтын Урда" фильмының презентациясе узды. “Алтын Урда” телесериалында нибары ике татар актрисасы катнаша. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина - шуларның берсе, ул ханның хатынының асрау кызы ролен башкара.

“Кастингта миңа Зәйнәп ролен тәкъдим иттеләр. Зәйнәп бик мәрхәмәтле, гадел, үзен корбан итәргә әзер торган кыз бала. Ул бар гамәлләрен дә чын йөрәктән башкара. Ул субординация дә саклый белә. Ул башкалар мәхәббәте хакына үз мәхәббәтен корбан итә ала”, - дип үз героинясы турында сөйләде Эльмира.

Эльмира Кәлимуллина кимчелек табарга алынган кешенең һәр фильмнан кимчелек таба алачагын әйтте. Презентация азагында Эльмира Кәлимуллина кадрда җырлана торган рус халык җырын башкарды.

"Алтын Урда"ны “Марс медиа” компаниясе “Алтын Урда” фильмын төшерә. Проектның генераль продюсеры – Рубен Дишдишян, режиссеры – Тимур Алпатов. Фильмда Казан артистлары Эльмира Кәлимуллина һәм Нәфисә Хәйруллина катнаша. Телесериал 16 сериядән торачак.

Син дә жюри, мин дә жюри

Кинофестивальнең жюри әгъзалары күплеге һәм аларның төрлечә төркемләштерелүе аерым игътибар сорый торган факт. Гиннесның рекордлар китабына кертерлек сан бит – 11 илдән 22 кеше алты төркемгә бүленгән.

Төп жюрида Марокко, Швейцария, Бангладеш вәкилләре һәм үзебезнең кинорежиссерыбыз Салават Юзеев. “Россия молодая” конкурсын Иран һәм Төркия вәкилләре Татарстан кино белгече Елена Алексеева белән бергәләп карадылар.

 Документаль фильмнар буенча Таҗикстан, Азәрбәйҗан һәм Мисыр вәкилләре җаваплы иде.

 Милли фильмнар конкурсының режиссерлары Сербиядән Миролюб Вучкович, Россиядән Иван Золотухин һәм Казаннан Диана Сафарова.

 Әле тагын кино белгечләре һәм кино матбугаты жюрие бар.

Жюри рәисе Николай Досталь кинофестиваль ачылу тантанасында ук үзләренең күплегенә игътибар итте. Киләсе елга жюри әгъзалары киметелер дигән хәбәрләр килеп ишетелде.

 Кунаклар

Казан кинофестивале ачылу тантанасында катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе сәламләде, ә ябылу тантанасында сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды. Дөрес, Фәрит Хәйруллович бәйрәмдә озак булмады, аның Татарстан Республикасы Мәдәният министры белән кинофестивальнең жюри рәисе Николай Досталь арасындагы урыны тиз бушаган иде.

Инде йолдызлы кунакларга килсәк, соңгы елларда кинофестиваль дирекциясе Голливуд йолдызлары чакырып мәшәкатьләнми. Иң күп дигәне – Россия киносындагы таныш йөзләр. Бу юлы ачылу тантанасында Светлана Светличная, Марат Башаровлар сөендерсә, ябылу тантанасында Валерий Гаркалин, Виктор Мережколар сәхнәгә чыкты.


 

XIII Казан Халыкара мөселман кинофестивале быел «Россия — ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә оештырылды. Әлеге партнерлык кысаларында өстәмә бюджет та каралган иде. Төгәл суммасы мәгълүм булмаса да, аз түгел дип сөйләделәр.

Җиңүчеләр

Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы операторы – Айрат Ямилов («Софичка», Россия).




















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100