Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Колыма хикәяләренең" яңача ачылышы, яки репрессия фаҗигасен яшьләр ничек күргән?

Казанда "Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясе кысаларында Ибраһим Салаховның "Колыма хикәяләре" (“Тайгак кичү”) һәм Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” әсәрләре буенча спектакль эскизы күрсәтелде.

news_top_970_100
"Колыма хикәяләренең" яңача ачылышы, яки репрессия фаҗигасен яшьләр ничек күргән?

«Бер фаҗигале язмыш хроникасы» спектакле «Угол» иҗат лабораториясенең алгы бүлмәсеннән үк башланды. Килгән тамашачыга караңгы бүлмәдә билгеләнгән вакытны көтәргә тәкъдим ителде. Бу, мөгаен, тамашачыны психологик әзерләү булгандыр. Чөнки алда бер сәгатьлек «Колыма» көтә иде. Нинди тема алынганын яхшы белгән тамашачы көтте, рөхсәт булгач, сабыр гына урыннарына үтте.


Тамаша башланган иде инде. Унөч артист үз эше белән шөгыльләнә: баскан, утырган, иелгән, бөгелгән, яткан, бөгәрләнгән, кәкрәйгән, бөкрәйгән... Болар – Сталин репрессиясе корбаннары. Болар – юк ителгән татар интеллигенциясе. Болар – язучылар, артистлар, галимнәр, студентлар...

Рольләрдә: Камал театры артистлары - Татарстанның халык артисткасы Зөлфирә Зарипова, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Алмаз Сабирҗанов, артистлар Эмиль Талипов, Ришат Әхмәдуллин, Алмаз Борһанов һәм Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты студентлары – Фәрит Бикчәнтәев шәкертләре. Эскизны Мәскәү режиссеры Дмитрий Акриш әзерләде. Проектның кураторы – журналист Рәдиф Кашапов.

Бүгенге вазгыятьне язуга һәм күрсәтүгә караганда кичәгене күрсәтү уңайлырак. Чөнки инде нәрсәне әйтергә яраганлыгы, нәрсәнең ярамаганлыгы билгеле. Бүгенге көн белән бәйләнешеп өстеңә проблема алуга караганда, билгеле тарихны күрсәтеп, Сталин концлагерьларын, репрессия чорын искә төшереп, кешенең эчке нервларын чеметеп алырга була. Бу - кызгану һәм ачу хисләрен кузгата торган тема. Театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский соңыннан бу теманың инде “арыганлыгын” да билгеләп үтте.

Әмма эскиз өчен шушы тема сайланган һәм егетләр-кызлар аны бүген “төяп” фестивальгә алып бара торган дәрәҗәдә куеп-уйнап, башкарып чыга алганнар.

  • Ибраһим Салаховның “Тайгак кичү”е бер тапкыр сәхнәләштерелгән иде инде. 1996 елда аны Фәнәвил Галиев инсценировкасы буенча Казан Яшь тамашачы театрында Фәрит Хәбибуллин куйган. 1996 ел булган ул. Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” китабы 60 мең тираж белән басылып чыкканга (1989 ел) әле җиде генә ел үткән була. Шул ук 1996 елда театр коллективы шушы спектакль белән Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә авторның 85 яшьлек юбилей кичәсендә катнаша. “Колыма хикәяләре” өчен Ибраһим Салаховка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.

Сүзне эскизда катнашкан иң өлкән актрисага рәхмәт сүзләреннән башлыйк. Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова яшьләр арасында уйнады. Ул аларның анасы да, остазы да, яшьтәше дә, көрәштәше дә иде. Зөлфирә Зарипова үз героинясын “Халык дошманы” дип атаган “дошманнарга” үзенең легендар ролендәге Бүре (легендар “Ахырзаман” спектакле)  булып карады.

Эскиздагы тагын бер тәҗрибәле актер – Рамил Вәҗиев. Рамил Вәҗиев дәшмәве белән бик күпне аңлата белә торган актер. Эскиз-спектакльнең финалы да аңа тапшырылган иде.

Камал театрының кызлар йокысын качырган ике актерына – Эмиль Талипов белән Ришат Әхмәдуллинга НКВДшник рольләре бирелгән. Башкалар иске майкадан йөргәндә аларның өстендә күн плащ, күн итекләр. Дөрес, татар тамашачысының мондый образдагы Эмильны күргәне бар. Ркаил Зәйдулла пьесасы буенча Илгиз Зәйниев куйган, инде репертурадан төшкән “Үлеп яратты” спектаклендә ул Корбанов ролен башкарды. Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”ендәге Батырхан образы да искә төште.

Менә алар кешеләрне атып егалар да, мәетләр өстенә утырып тәмәке тарталар һәм анекдотлар сөйләшәләр. Сталин турында...

Менә Эмиль Талиповның татар шагыйре белән допросы. Репрессия корбаны булган шагыйрь ролендә – Рамил Вәҗиев. Тегесе сорый. Монысы дәшми. Шушы дәшмәүдә күпме көч, күпме хис һәм күпме сүз!

Тагын бер эпизод. Ришат Әхмәдуллин героеның лагерьдагы кызны үзенеке итәсе килә. Ул ак күлмәген салып ата, чалбар каешын чишә, төймәләрен чишә... Хайвани теләге белән күзләре акайган, телен чыгарып кыз тирәсендә яланган хәрбигә җирәнеп, шушы образны тудырган Ришат Әхмәдуллинга сокланып карап торасың. Кызның укшып-укшып коса башлавыннан җиңел сулап куясың...


Дөрес, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов бу эпизод белән бигүк риза булмады. Ул аның аерылып торуын билгеләп үтте. Булса соң? Торсын! Тамашачы каршы түгел. Шушы тема алынган икән – бөтен ягын күрсәтергә кирәк.

Нияз Игъламов эскиз сценариеның тарихи чатаклыклар да тапты. Әмма авторлар алдына, беренчедән, документаль спектакль сәхнәләштерү бурычы куелмаган. Икенчедән, алар документаль нигездә булса да, язучылар язган әдәби әсәрне нигез итеп алганнар. Монда тарихи шәхесләребезнең исеме яңгырау – алар исеменә “театраль һәйкәл”.


Сизәсезме – мәдәни яз

Сизәсезме, быелгы яз ничектер үзгә булып, мәдәни булып килде. Татар яшьләре башкаруында ничәнче эксперименталь театраль проект чыгарылды – “Ку” рок-спектакле, “Шамаил” хореографик спектакле, театр сөюче һәвәскәр яшьләрнең “Җәүдәт һәм Зөбәрҗәт” спектакле, Габдулла Тукайның туган көнендә Тукай шигыре буенча перфоманс. “Әлиф” эксперименталь хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулланың “Алтын битлек” театр премиясен дә кушыйк. Татар дәүләт театрларында балкып килеп чыккан талантлы яшьләрне искә төшерик: Әлмәт театрында Диләра Ибәтуллина, Минзәлә театрында Рөстәм Зиннуров, Әтнә театры примасы Гүзәл Гафарова, Чаллы театрының быел “Дебют” премиясе алган кызы Гөлинә Минһаҗева... Ниһаять, шушы эскиз - "Город АРТ-подготовка" театраль лабораториясенең нигездә рус телендә барган мәдәни чаралары арасында – милли проект. Темасы иске булса да, аларда яшьләрнең яңа сулышы.







Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100