Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кисәтү: милли кинематография һәвәскәрләшеп бара

"Татар киносы кирәк" дия-дия, без туып килгән татар киносын бетерә башладык. Үзешчәннәрнең татар киносын яулап алуы милли киноны үтерәчәк. Эш шуңа таба бара. Профессиональ режиссерлар белән киноны бөтенләй белмәгән үзешчән продюсерлар идарә итә башлавын күрәбез. Иң аянычы - шул үзешчәннәр үз фильмнарын бюджет хисабына да төшерә... Татар киносында профессионаллык һәм һәвәскәрлек темасына "Татар-информ" журналисты уйланулары.

news_top_970_100
Кисәтү: милли кинематография һәвәскәрләшеп бара

1 миллион сумлык "Нигез-йорт"

Татар киносында профессионаллык һәм һәвәскәрлек темасы кисешкән бер мисал күрсәтәм! Профессионал төшерергә тиешле һәм төшерәчәк дип уйланылган фильмның ничек итеп һәвәскәрләр кулына килеп керү тарихы. Профессионал Нәсүр төшерәсе фильмның ничек итеп һәвәскәр Әлфия төшерә башлавы турында бу.

2017 елда Нәсүр Юрушбаевка “Нигез-йорт” исемле кыска метражлы нәфис фильм төшерергә дәүләт заказы бирелгән. Әлеге проект өчен ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 1 миллион сум грантын откан. Бу - моңарчы документаль фильмнары белән танылган режиссерның беренче нәфис фильмы булачак. Сценарийны Галимҗан Гыйльманов хикәясе буенча режиссер үзе язган. Фильм 30 минутка планлаштырылган. Фильм инде әзер диярлек.

Фильмның сюжеты: Авылында рәхәтләнеп яшәгән Сания әби янына Владивостоктан кызы кайтып, йортны сатып, әбине Картлар йортына урнаштырып китә. Әби кайгыда. Тәрәзәдән карап утыра. Ә тәрәзәдән аның йорт түбәсе күренеп тора. Шул вакытта шушы якларга Себердән Җәмил бабай кайта. Кесәсе тулы акча...

Җәмил бабайның кесәсе тулы акча булса да, режиссерның акчасы түгел, кесәсе дә юк. Ягъни, мәдәният министрлыгы белән юридик килешү төзү өчен оешмасы һәм банктагы исәп-хисап счеты юк. Шул сәбәпле үзенең юридик оешмасы булмаган кешеләр кемнеңдер "кесәсен" - оешмасын кулланырга мәҗбүр. Министрлык белән килешү шул оешма аша эшләнә, әмма барысы да фильмның шушы режиссерга бирелгәнен белеп эш итә. Ә юридик оешма хуҗасын, фильмга бөтенләй катнашы булмаган чит кеше булып күренмәсен өчен, "продюсер" дип атап йөртә башлыйлар. 

Фильмның әзерләнү хроникасы

11 сентябрь, 2017 ел. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры алды. Казан халыкара мөселман киносы фестивале ябылу тантанасыннан соң Германиядә яшәүче татар журналисты һәм документаль фильмнар режиссеры Нәсүр Юрушбаев белән продюсер Рөстәм Сәрвәровны очраттым. Традицион соравым – нинди яңалыклар? 

Фильмны үз туган нигеземдә төшерергә җыенам, - диде Нәсүр Юрушбаев. - Мин бит үз туган авылыма кайтып, әти-әни йортын кабат сатып алдым. Авылым Уралда минем, шунда - Пермь краеның Барда районына кайтып урнаштым. 

Нәсүр Юрушбаевны продюсер Рөстәм Сәрвәров бүлдерде. Ул үзен әлеге проектның продюсеры дип таныштырды һәм сюжетны сөйләмәскә киңәш итте. 

- Татарстанда кинобум бара. Кеше үз акчасына да кино төшерергә тырыша, - диде Рөстәм Сәрвәров, инициативаны үз кулына алып. – Фильм грант хисабына төшерелә икән, ул акчаны аклау тәртибе дә кертелсен иде. Аклый алмый икән – режиссер белән продюсер үз кесәсеннән түләсен! Менә ул чакта кеше уйланыр иде – кеше акча түләп карарлык киноны төшерә аламы ул?!

- Без алган грантны аклый алачакбыз. Әмма аның өчен кеше фильмның эчтәлеген һәм бөтен нечкәлекләрен алдан белеп торырга тиеш түгел. Фильм сюрприз да булырга тиеш, - диде продюсер, сюжетны сөйләргә рөхсәт итмәүне аклап. - Кыска метражлы фильмны тәкъдим итүнең дә үз җае бар. Ә Сәрвәров җаен белә ул!

***

5 ноябрь, 2017 ел.  “Мир” кинотеатрындагы очрашуларның берсендә Нәсүр Юрушбаевтан фильм турында сораштым. “Фильмны Башкортстанның Туймазы районында урнашкан “Бабай утары” этноавылында төшердек. Әлеге этнографик комплексны төзегән Фәнир Галимов безгә фильм төшерү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды”, - диде Нәсүр Юрушбаев. 

Төп рольләрдә Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары - Башкортстанның атказанган артисты Римма Ключарева һәм Башкортстанның атказанган артисты Алик Зәйлалов сайланган.

***

29 гыйнвар, 2018 ел. Нәсүр Юрушбаев язучы һәм шагыйрь Галимҗан Гыйльманов әсәре буенча куелган “Нигез-йорт” фильмы проектын Лейпциг каласында тәкъдим иткән. Очрашу Ариович йортында үткән. 

- Мине очрашуга татар милли ризыгы булган өчпочмак турында сөйләргә дип чакырганнар иде һәм минем чыгышыма 10 минут вакыт бирелгән иде. Әмма сүз нигез йортыма һәм шул исемдәге фильмга күчте. Сораулар бирелә-бирелә, чыгыш 40 минутка җитте. Бик зыялы тамашачы җыелган иде, зал шыгрым тулы. Бик матур кичә булды. Кино әзерләнеп беткәч, аны күрсәтүемне сорадылар, - дип хәбәр итте Нәсүр Юрушбаев Германиядән.

***

Ә фильм үзе кайчан әзер булачак соң? Фильм дәүләт субсидиясе хисабына төшерелгәнлектән, аның тапшыру срогы да билгеләнгән, әлбәттә. Хисапларны Татарстан Мәдәният министрлыгы кабул итә. Мәдәният министрлыгының киноематография бүлеге фильмның тапшырылганлыгын әйтте. Дөрес, әле бу соңгы вариант түгел. Эш бара.

Яңалыкларга килгәндә, баштарак үзен продюсер дип таныткан һәм “Без алган грантны аклый алачакбыз. Кыска метражлы фильмны тәкъдим итүнең дә үз җае бар. Ә Сәрвәров җаен белә ул!” – дип сөйләгән Рөстәм Сәрвәровның продюсер булмавы ачыкланды. Дөрес, үзенә шалтыраткач, ул продюсер булу-булавы турында әйтмәде – бары тик югалып калды һәм “Мин шалтыратырмын”, дип трубканы куярга ашыкты.

“Нигез йорт” фильмының продюсеры Әлфия Һадиева икән. Фильмны аның Милли проектларга ярдәм итү үзәге (АНО “Центр поддержки национальных проектов”) төшерә булып чыкты. Әлфия Һадиева әйтүенчә, режиссерлар да икәү, икенче режиссер - Әмир Галиәскаров.

Кем ул Нәсүр Юрушбаев?

Татарстанда яшәмәсә дә, Нәсүр Юрушбаев татар кинематографиясе өчен таныш шәхес. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, Германиягә киткән. 30 ел инде Германиядә яши. Шулай да Татарстан һәм туган ягы булган Пермь крае белән араны өзми.

Нәсүр Юрушбаев - 23 документаль фильм авторы. “Дүрт ел Саксон телевидениесендә оператор булып эшләгәч, үз фильмнарымны төшерә башладым. Иганәчеләр, инвесторлар эзләдем. Шулай итеп «Сена өстендә курай моңы», «Трасса», «Иван Петрович Урале, или что такое русская душа?» һәм башка фильмнар барлыкка килде”, - ди ул. Аның берничә фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә дә катнашты. Ноябрь аенда Казан Ратушасының "Окно" сәнгать галереясе залында шуларның берсе - «Ике әсир: Җәвит һәм Вальтер» документаль фильмы күрсәтелде.

Документаль фильмнарны үзе төшерсә, Нәсүр Юрушбаев режиссер Фәрит Дәүләтшинның “Капка” кыска метражлы нәфис фильмда үзен актер буларак сынап караган иде.

Нәсүр Юрушбаевны Европа карашлы, татар җанлы профессиональ киноматограф дип әйтә алабыз. Эше һәм казанышлары – күз алдында. "Чит илдә озак еллар яшәсәм дә, күп проектларым Россия белән бәйләнгән. Яңа кинопроектлар буенча да эш бара, заказлар да бар", - ди Нәсүр Юрушбаев. Аның 20 ел элек тошерелгән фильмнарына Германиядә хәзер дә ихтыяҗ бар - алар сатыла.

Кем ул Әлфия ханым Һадиева?

Ул “Милли проектларга ярдәм итү үзәге” автономияле коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры. Оешманың төп эшчәнлек төре – “Ял һәм күңел ачу өлкәсендәге эшчәнлек” (Основным видом деятельности является «Деятельность в области отдыха и развлечений» дип язылган документларда). Өстәмә эшчәнлек төрләре берсе – нәшрият, икенчесе иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә фәнни эзләнүләр һәм өченчесе бизнес өчен ярдәмчел хезмәт күрсәтү.

Әлфия Һадиева киноматография дөньясына таныш кеше түгел. Аның радиоларның берсендә тавыш режиссеры ярдәмчесе булып эшләгәне билгеле. Интернет киңлекләренә аның Энҗе Әхмәтҗанова башкаруындагы берничә җыры куелган һәм композиторның балалар бакчасында нәниләр белән очрашуын күрергә мөмкин.

Ә Татарстанның кино дөньясына килгәндә, мин аны “Мулла” фильмын төшергән төркем арасында күрдем – ул бик актив фоторәсемгә төшереп йөрде. “Мулла” фильмында ул администратор иде дип беләм. Димәк, ул “Мулла”да чирканчык алып, үз фильмы өчен тәҗрибә туплаган, ә бәлки, шул фильм аша үз фильмын төшереп карау теләге тугандыр. Ягъни, продюсер булырга барлык мөмкинлек тә бар кебек.

Кыскасы, Рөстәм Сәрвәров 1 миллионлык субсидиясе белән бергә Нәсүр Юрушбаевны Әлфия Һадиевага тапшырган булып чыга. 

Әлфия Илдаровна фильмны пиарламау яклы

Фильмның продюсеры Әлфия Һадиева әйтүенчә, фильм әле тулысынча әзер түгел – төс коррекциясе ясыйсы һәм прокат таныклыгы аласы калган. Март аенда ул тулысынча әзер булачак.

“Аксу” - ул компанияләр группасы. Алар безгә ярдәм итәләр”, - дип аңлатты Әлфия Һадиева. “Кыска метражлы фильмны тәкъдим итүнең җаен белгән” Сәрвәров алга таба да ярдәм итәр дип өметләник. Чөнки “Милли проектларга ярдәм итү үзәге” автономияле коммерциячел булмаган оешма дигән юридик затны гамәлгә куючыларның берсе – Рөстәм Мөхәммәтдин улы Сәрвәров үзе.

“Фильм рәсми төстә тапшырылса да, әле эш бара. 15 мартка кадәр тапшыру хокукы бар. Мин аны алдан пиарламау яклы, - диде ул катгый итеп. - Мин мартка кадәр әйтүдән баш тартам. Актерлар да интервью бирми – без шундый килешүгә кул куйдык”. Бу сөйләшү февраль аенда булган иде.

Фильмның озынлыгына килгәндә: “Әле вакыты билгеле түгел, 30 минутка кадәр дип языгыз”, - дип кырт кисте Әлфия Һадиева.

Илдар Ягъфәров: Кеше үзешчәнлекне милли кино дип уйлый башлый

Хәзер ниндидер кинопроект турында язасы булсак, кино буенча махсус белем турында сүз дә юк, авторларының гомумән нинди дә булса югары белеме булу-булмавын сорашып җан чыга. Әйтик, дәүләт акчасына төшерелгән “Тапшырылмаган хатлар” фильмының сценарий авторы – татар кинематографиясендә таныш булмаган Дан Дамаскин булса, икенче режиссер буларак Илсөяр Дамаскин катнашты. Ул музыкаль тавыш режиссеры белгечлеге буенча Санкт-Петербург профсоюзлар гуманитар университетын тәмамлаган.

Габдрахман Әпсәләмов романы буенча дәүләт акчасына төшерелгән “Ак чәчәкләр” фильмын да театр режиссеры Ренат Әюпов төшергәнне искә төшереп үтик. Режиссер ярдәмчесе һәм операторы да консерватория белемле Алмаз Нургалиев иде.

Бюджет акчасына төшерелгән фильмда кино өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган кешеләр килүенә минем генә йөрәкне әрнетми. Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров та “Дилетантлар белән көрәшергә кирәк”, - ди. 

“Республикада хәзер үзешчән кино, түбән сыйфатлы «любительщина» күбәйде, дәшми калырга көч калмады. Без дәшмәгән саен үзешчәннәр активлаша. Кеше кино төшерүне теш алдыру кебек бик җиңел эш дип саный, бөтен кеше кино төшереп уйный башлады. Кино төшереп уйнау безне бетерә, - ди Илдар Ягъфәров бер интервьюсында. – Кеше шул үзешчәнлекне милли кино дип уйлый башлый. Кинематографистлар берлеге профессионалны профессионал булмаганнан аерырга тиеш... Дилетантлар белән көрәшергә кирәк”.

Дилетантларның милли кинематографиягә керүенә хәзер юл куйсак, алга таба татар эстрадасы хәлендә калуыбыз бар – бозылганны төзәтү өчен “Үзгәреш җилләре” кирәк булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100