Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Канн фестиваленә җитә алган беренче татар кинематографисты Айдар Шәрипов: Татарстан киносы башка югарылыкка чыга алмый, чөнки монда тар дөнья өчен эшлиләр

Таныш булыгыз: Айдар Шәрипов – быел Канн фестивалендә төп конкурста катнашкан «Ласковое безразличие мира» фильмының куючы операторы, Казан егете. Ягъни, Канн фестивален «алган» беренче татар егете.

news_top_970_100
Канн фестиваленә җитә алган беренче татар кинематографисты Айдар Шәрипов: Татарстан киносы башка югарылыкка чыга алмый, чөнки монда тар дөнья өчен эшлиләр

Канн кинофестивалендә булып Казанга кайткан Айдар Шәриповны без редакциябезгә кунакка чакырдык. Аны зур казанышы белән беренче булып котлаучы Татарстан журналистлары да «Татар-информ» хәбәрчеләре иде.

  • 71нче халыкара Канн фестивале 2018 елның 8 – 19 маенда үтте. Казахстан режиссеры Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмы фестивальнең «Особый взгляд» программасында катнашты.

Айдар Шәрипов Казан дәүләт мәдәният институтының Николай Морозов остаханәсен тәмамлаган. Ул үзенә белем биргән һәм оператор һөнәренең бөтен серләрен ачкан остазына рәхмәтле. Тик шунысы кызык – Айдар институтның бюджет бүлегенә керә алмаган.

Айдар, синең Канн кинофестиваленнән кайтуыңа бер ай чамасы вакыт узды. Соңга калып котлавым һәм интервью алуым уңайсыз да. Ләкин Татарстан журналистлары синең бу уңышыңны белми дә калдылар. Канн кинофестиваленнән нинди хис-тойгылар белән кайттың? Каннга барып кайту космоска очу кебек булгандыр?..

- Хәзер уйлыйм да, бер дә катлаулы түгел кебек. Без бары тик яхшы кино төшердек. Мин Канн фестиваленнән кая таба барасымны аңлап кайттым. Канн кинофестивале – кино кагыйдәләре буенча яшәүче дөнья. Биредә вакыт та кино кагыйдәләре буенча бара. Мин кино дөньясында яшәүчеләр белән аралаштым. Биредә син үзеңне кино дөньясының бер өлеше итеп тоясың.

Канн фестиваленнән соң нәрсә дә булса үзгәрдеме?

- Юк, үзгәреш булмады. Казахстанда тагын ике кино проектында катнашуым мөмкин. Минем режиссерым яңа фильм төшерәчәк. Тагын бер тарихи фильмга чакыралар.

Ә Адилхан Ержанов белән ничек таныштыгыз? Алар сине ничек таптылар?

- Адилхан Ержановның яңа фильмына бик кыйммәт алмаган һәм идеяләр белән яна торган оператор кирәк иде. Командага минем эшләрем ошаган. Миңа Казахстаннан шалтыратып эш тәкъдим иттеләр. Аделхан Казахстанда башкалар бик күтәрергә теләмәгән сәяси темаларын күтәрә – шуның белән дә данлыклы. Коррупция турында да, түрәләрнең кеше язмышлары белән уйнавын да күрсәтә. Безнең кино да шундыйларның берсе. Төп героиняның әтисе, түрәләргә зур сумма бурычлы булып, дөньядан китә. Бурыч кыз өстендә кала. Кыз бала бер туганы белән очрашырга шәһәргә килә. Шәһәрнең прототибы - Казахстан. Масштаблы тема. Әлеге тема Канн фестиваленә фильмнар сайлап алучыларны кызыктырды.

Адилхан Ержанов милли кино төшерәме?

- Әйе. Минем режиссерым милли кино төшерә. Аның киносы аша милләтне күзаллыйбыз. Аның бары тик Казахстанда гына кино төшерәсе килә. Аның темаларын яратмасалар да, кино төшерергә акча бирәләр.

Фильм казах телендәме?

- Өлешчә русча, өлешчә казахча. Субтитрлар белән. Казах теле татарчага охшаган. Мин нәрсә төшерүебезне аңлый идем. Төшерү төркеме казах телендә фикер алышканда татарча җавап бирә идем.

Фильмның бюджеты?

- Зур түгел. Монда эш акчада түгел иде, ә шушы фильмны төшерәсе килү теләгендә. Андый кинога зур акчалар бирелми. Адилхан касса өчен фильмнар эшли торган режиссер түгел, аңа тамашачы сүзе дә мөһим түгел. Ул тәнкыйтьчеләрне һәм фестиваль фильмнарын сайлап алучыларны күздә тотып эшли. Без төшергән бюджетка Каннга эләгерлек фильм эшләп булмый диләр.

Димәк, Канн фестиваленә эләгерлек фильм төшерә алу акчадан гына тормый?

- Барысы да теләктән тора. Тема да бик мөһим. Һәр фестиваль нинди дә булса темага юнәлтелгән. Бу – минем режиссерның алтынчы картинасы.

Ә синең? Тулы метражлыларны гына санасак?

- «Ласковое безразличие мира» - минем дебют фильмым. Мин дебютымның шундый фестивальгә эләгүе турында хыяллана да алмый идем.

 «Казан Мәдәният институтына бюджетка керә алмадым, түләүле бүлектә укыдым»

Айдар, кинематография белән кызыксынуың кайдан башланды?

- Без скейтборд белән шөгыльләнә һәм үзебезнең трюкларны видеога төшерә идек. Миңа бу кызыклы булып тоелды һәм мин шул юнәлешне дәвам итәргә – Казан дәүләт мәдәният институтына керергә булдым. Бездә бит бөтенесе танышлык буенча хәл ителә – бюджетка үтә алмадым, түләп укыдым. Башта әти-әни булышты, аннары II курстан үзем акча эшли башладым.

Ә курсташларың кемнәр иде? Алар нинди дә булса фильмнары белән танылдылармы?

- Юрий Данилов белән бергә укыдык. Ул «Мулла»ны, «Байгал»ны төшерде. Хәзер ВГИКта укый. Илшат Рәхимбай белән бер чорда укыдык. Без аның белән дуслар идек. Хәзер дә дуслар.

Димәк, диплом алдың да, Мәскәүгә киттең?

- Диплом алгач, Мәскәүгә кадәр ел ярым Казанда яшәдем. Минем Казанда төшерелгән унике кыска метражлы фильмым бар. Илшат Рәхимбай белән аның «Представь», «Не верю» фильмнарын төшердек. Рөстәм Рәшитов белән «Айсылу»ны төшердек. «Тапшырылмаган хатлар»ны бергә башлаган идек. Әмма мине аннан куып диярлек чыгардылар.

Куып?

- Әйе, продюсерга минем эшем ошамады: «Артык күп кысыласың”, диде. Анда катнашмавыма мин бик шат. Мин ул командага килешмәдем.

«Тапшырылмаган хатлар» фильмының продюсеры үзе оператор түгелме? Фәрит Галиев?

- Әйе, оператор Фәрит Галиев «Тапшырылмаган хатлар»ның продюсеры иде. Минем сыйфатлы итеп эшлисем килде. Ә аңа кино факт буларак кирәк иде. Алар озак азапланып тормадылар, кино бәйрәме генә ясадылар.

Мәскәү нәрсәгә өйрәтте?

- Мәскәүдә тормыш кайнап тора. Мөмкинлекләр зуррак. Идея тәкъдим иткән кешегә һавада очкан кешегә караган кебек карамыйлар. Һәр идеягә таяныч та, финанслар да табарга була. Мәскәү – уңышка ирешергә теләүчеләр җыела торган урына. Андый концентрациядә яхшы әйберләр туа.

Син Мәскәү өчен татар егетеме?

- Дөресен әйткәндә, башта Айдар Шәрипов дигән татар исеме белән уңышка ирешеп булмас дип уйлый идем. Алай түгел икән. Мин Мәскәүдә бик күп татарлар белән аралашам. Алар берсе дә Казаннан түгел. Уфадан, Магнитогорскидан, Кавказдан... Бөтен Россия татарлары бер-беребезгә якын, бергәләп ниндидер проектлар эшлисе килә...

Татарстан сине югалттымы инде?

- Беләсезме, Канн кинофестиваленнән соң Татарстаннан бернинди игътибар булмау бераз кыенрак булды. Режиссерым Каннга кадәр интервьюлар бирмәскә киңәш иткән иде. «Барысы да Каннда булачак, соңыннан кешеләр нәтиҗәсен күрерләр, үзләре сораша башларлар», диде. Фестивальдән кайттым. Бер атна узды, ике атна... берни дә юк. Татарстаннан котлаучы да булмады

Белмәделәр чөнки.

- Ничек инде белмәсеннәр?! Инстаграмга, фейсбукка Канн фотоларын куйдым. Мәскәүдән һәм бөтен дөньядан танышларым котлады. Татарстаннан – юк. Ә мин үземне татар мәдәниятенең бер өлеше дип саныйм. Нигәдер татарлар татарның Татарстаннан читтә булган казанышын күрмәмешкә салыша. Миңа бу бик сәер булып тоелды. Монда проблема Татарстанның ябыклыгында кебек. "Татарстанлык", "Казанлык" дип атый алабыз шартлы рәвештә. Ни өчен Татарстан киносы башка югарылыкка чыга алмый, чөнки кешеләр шушы тар дөнья өчен дип эшлиләр. Татар кешесе Татарстан чиген үтеп чыктымы – син республика өчен юкка чыктың дигән сүз.

«Милли кино төшерә башлагач кына Каннга эләгә алуыбыз мөмкин. Әлегә Татарстанның милли киносы юк»

Сиңа хәзер Татарстан проектлары кызык булыр идеме? Чакырсалар?

- Уйлап карар идем. Илшат Рәхимбай чакырса, эшлим. Мин аны бик хөрмәт итәм, эшләгән эшләре ошый. Ул әле Татарстанда яхшы кино төшереп буласына ышана.

Син ышанмыйсыңмы?

- Юк, Минемчә, Татарстан иҗат кешесен үтерә. Чөнки монда үсеш юк. Мин Казанда яшәгәндә артык үсү мөмкинлеге юклыгын аңладым. Биредә түшәм бик түбән. Ә Канн фестиваленнән соң минем өчен чикләр калмады. Мин дөнья кинематографистлары белән аралаштым. Әйтик, безнең Казахстанда төшереләчәк чираттагы фильм белән Австралия продюсеры эшли. Ә Казанда Казан киносы Казанга кирәк дип уйлыйлар һәм Казаннан акча көтеп утыралар. Нәтиҗәдә бер үк темалардан ерак китә алмыйлар. Минемчә, Барыкинның фильмнары Татарстанның кино репутациясен боза гына. Аны татарның төп кинорежиссеры дип саный башласалар, бу Татарстан киносы үсеше өчен иң начары булачак. Яшьләрдән Рөстәм Рәшитовка ышанмыйм - аның принциплары юк. Ягъфәровка да ышанмыйм. Ул бернәрсә дә эшләми һәм шуңа күрә кинематографиягә зыян салмый. Шулай да аның Татарстан киноматографистлары берлеген җитәкләп, Берлекнең өлкән әгъзаларына булышуы бик әһәмиятле. Ул бу эшне әйбәт башкара.

Илдар Ягъфәров төшергән “Байгал”ны карадыңмы?

- Карадым. Илдар Ягъфәров янында Юра үзен оператор буларак күрсәтә алмаган. Шулай да бу Татарстанда төшерелгән иң яхшы фильмнарның берсе. Мин әлеге фильмның эчке кухнясын беләм һәм боларның барысын да Ягъфәров яхшы картина хакына түгел, үзенең шәхси кино бәйрәме өчен эшләде.

Фильмның А класслы кинофестивальләргә катнашу шансы бармы?

- Юк. Бу - минем фикер.

Ә “Мулла” фильмын карадыңмы?

- Юк. Темасы кызыклы түгел. Ислам дине турында кызыклы милли кино эшләп булыр иде.

- "Мулла”, татар кызларын чишендергән беренче кино буларак, татар киноаматографиясе тарихына керде. Сүз уңаеннан, кинода шәрәлек темасына ничек карыйсың?

- Тапканнар омтылыр әйбер! Мин башка тәрбия алганмын. Мин алай эшли алмас идем. Кайбер режиссерлар өчен ул пазлның бер кисәгенә тиң.

Кадрда актрисаны чишендерү ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

- Моның өчен бик зур мотивация булуы кирәк. Мәгънәсе булсын! Ә инде тамашачының кәефен күтәрү өчен чишендерүне аңлый алмыйм. Яки кино буш булганда, журналистларга язу өчен сәбәп буларак чишендерүне... Бу - спекуляция. Безнең кинода героиня бер җире дә ачык булмаган күлмәктән. Ул кара һәм кызык күлмәк кия. Киемнәре кызның күңел халәтенә карап алышына.

Ә чишендерү өчен нәрсә җитди сәбәп була ала?

- Чисталыкны күрсәтү, яки, киресенчә, пычраклыкны. Әмма минем режиссерыма боларның берсе дә кирәкмәде һәм мин моңа бик шат. Фильмда героиняның бер түрә белән интим мөнәсәбәтләре сюжеты бар. Ул әтисен коткару өчен моңа бара. Әмма без моның нечкәлекләрен күрсәтмәдек. Кадрда ул чәчләрен рәтләп утырып тора. Барысы да аларның сүзләреннән аңлашыла.

Айдар, бездә төшерелгән фильмнар милли киномы, региональме? Ничек атасак, дөресрәк булыр иде?

- Бездә региональ кино. Ә милли кино бөтен татарлар Татарстанда гына дип уйламый башлагач барлыкка киләчәк. Шул вакыт республика киносы милли кинога әверелер. Без бит эгоистлар. Татар дөньясының үзәге биредә дип уйлыйбыз. Татарлар Австрадиядә дә, Финляндиядә дә, Лос-Анжелеста да бар. Кытайда алар бик күп. Минем Таиландта яшәүче дустым кытай татарларын өйрәнә. Безнең Европача яшәү рәвеше кызык түгел, ә менә татар тормышы алып барган татарлар кызык. Канн фестивале өчен сәяси, мәдәни һәм милли яссылыкта ачылган фильмнар кызыклы. Милли кино төшерә башлагач кына Каннга эләгә алуыбыз мөмкин. Региональ кино белән андый шанслар юк.

Милли киноны милли режиссер төшерергә тиешме?

- Татарлар татар киносы төшерергә тиеш. Бәлки, бу әһәмиятле дә түгелдер... Катлаулы сорау.

Мин кино төшерү командасыннан сценарий авторы, һичшиксез, татар булырга итеш дип саныйм.

- Килешәм. Милли кино өчен материалны эшкәртүче кеше татар булырга тиештер. Ә икенче яктан, кем ул татар? Фин татарымы? Австрадия татарымы? Татар һәм инглиз телләрен генә белгән Сан-Франциско татарымы?

Милли татар киносы нинди темага төшерелергә тиеш дип уйлыйсың?

- Яки тарихи, яки биографик, яки исламга караш белән бәйле темалар.

-Биографик дигәндә, кайсы шәхесләребезне күздә тотасың?

- Зуля Камалова турында фильм төшерәсе иде. ул бит миллилек һәм заманчалык чигендә музыка ясаучы кеше. Хәер, безнең бит әле Тукай турында да нормаль фильм төшерә алганыбыз юк. Нуриев турындагы фильм белән нәрсә килеп чыкты? Мин Рудольф Нуриев турында бөтен булган мәгълүмат белән таныштым. Чөнки чит илләрдә үзеңне татар дип таныштырсаң, кеше бу халыкны белми. Бары тик Нуриев исеме генә үз эшен эшли – татарларны аның аша таныйлар. Аннары Ленинның Казан университетыннан куылуын, Иван Грозныйның Казанны алуын искә төшерергә мөмкиннәр. Ә Рудольф Нуриев – бөтен дөнья белгән татар һәм аның турында шундый начар фильм төшерү өчен бик тырышырга кирәк.

Ә син аның турында төшерер идеңме?

- Әйе. Чөнки мин аның омтылышларын тоям. Аның кебек үз чыгышым белән горурланам. Ул үзенең үзенең мөмкинлекләрен белән һәм масштабларын чамалаган. Мин Мәскәүдә вакытлыча. Лос-Анжелеска китергә хыялланам. Үзеңнең профессиональ яктан нәрсәгә сәләтле булуыңны азаккача сынап карарга кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100