Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир-ат язучылар татар әдәбиятының төп проблемасына җавап тапты: Зифа Кадыйрова гаепле!

Татарстан Язучылар берлегендә узган бүгенге татар прозасы турындагы сөйләшүнең саллы гына бер өлеше язучы Зифа Кадыйрованың иҗатын анализлауга кайтып калды.

news_top_970_100
Ир-ат язучылар татар әдәбиятының төп проблемасына җавап тапты: Зифа Кадыйрова гаепле!

Татар әдәбиятында прозаның урыны һәм аның үсеш тенденцияләренә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе бик саллы итеп оештырылган иде. Беренче чыгышны Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, әдәбият белгече Дания Заһидуллинаның ясавы да әдәби чарага статус өстәде.

Татарстан Язучылар берлеге, хатын-кыз язучылар иҗатын аерып куярга уйлап, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллинадан “Казан утлары” әдәби журналында һәм “Идел” яшьләр журналларында басылган әдибәләр иҗатын анализ ясавын сораган һәм язучылар берлегенең бу үтенече канәгатьләндерелде – анализ ясалды.

Дөрес, әдәби журналның проза бүлеге җитәкчесе Камил Кәримов әдәбиятны җенес буенча бүлүгә каршы булуын әйтте. Ул икенче бүленеш яклы иде – саллы әдәбиятка каршы итеп ул “базар әдәбиятын” куйды.

Зифа Кадыйрованы беренче булып хөрмәтле язучыбыз Вахит Имамов искә төшерде: “Безнең бөтен әдәбият укытучыбыз Зифа Кадыйрованы укыйлар. Нишләп алар Дания Заһидуллина санап үткән әдәбиятны укымадылар? Нигә алар милләт өчен көрәшә торган Фәүзия Бәйрәмованы укымадылар?” – дип ялкынлы чыгыш ясады “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире, тарихи романнар авторы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов.

“Әдәбиятыбыз чуарланды. Һәвәскәрлек артты. Һәр районның, һәр авылның үз һәвәскәрләре бар. Мөдәррис Әгъләм сүзләре белән әйтсәк, шагыйрьлек белән такмак чыгаруны аеру белү турында сүз бара. Кайчагында әлеге әсәрләрне бер дәрәҗәгә куеп бәяләү күзәтелә. Чын әдәбият белән һәвәскәрлекне бутау - иң йомшак урыныбыздыр, - дип үз фикерен җиткерде әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.

 “Мин язучылар артуына сөенәм, хәтта һәвәскәрләргә дә, алар бит ихластан язалар, алар примитив дисәк матур түгел, алар беркатлы. Һәвәскәрлекнең бер чагылышы итеп Зифа Кадыйрованы китерәләр. Мин Зифа Кадыйрованы кире какмыйм, - ди галим. - Әдәбиятнең эчтәлеге – тема, проблема, идея. Темасы җәлеп итергә тиеш, икенчесе - вакыйга-күренешләрне нинди чаралар ярдәмендә минем күңелемә сала бара, өченчесе нинди фикер җиткерә? Ул минем күңелгә кереп азапларга тиеш. Зифа Кадыйрова бит әсәрләрендә интрига тудырып тотып тора...”

“Сез тема, проблема, идея, дидегез, сурәтләү чараларын төшереп калдырдыгыз, - дип кушылды “Казан утлары” журналының проза бүлеге мөдире, язучы Камил Кәримов. – Шунысын да әйтә алам: безнең журналда аның бер әсәре дә басылганы юк, үзенең дә биргәне юк”,

 “Зифа Кадырованы укыган укучы безне укымый башлады”, - диде Рәфкать Кәрами.

 “Хәзер балалар өчен әдәби матбугат юк. Без балачакта “Яшь ленинчы”дан, “Ялкын”нан Габделхәй Сабитов, Роза Хафизованы укый идек. Балаларны югалтабыз икән, безне укучылар булмаячак. Хәтта Зифа Кадыйрованы да... – дип сүзгә кушылды Габдулла Тукай премиясе лауреаты, прозаик, драматург һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла. - Бөтен җаваплылыгы белән әйтәм: Зифа Кадыйрованың, безнең күп прозаиклар белән чагыштырганда, бер дә ким җире юк. Халык укый икән, димәк, андый әсәрнең дә укылырга һәм нәшер ителергә хакы бар”.

 “Марсель Галиев укып чыккан аның китапларын, ошаткан”, - дип өстәде Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, утырышның модераторы Рәмис Аймәт.

 “Аның үз укучысы бар”, – дип темага нокта куйды Әлфәт Закирҗанов.

Ә шул вакытта...

Ә шул вакытта Чаллы татар дәүләт драма театры репертуарында Зифа Кадыйрова әсәрләре буенча куелган ике спектакль бар. Алар – театрны “ашата” торган спектакльләр.

 "Язмыш сынавы" спектаклен Ркаил Зәйдулла сценарие буенча Чаллы татар дәүләт драма театрында режиссер Илдар Хәйруллин 2016 елның март аенда чыгарган иде.

 “Язмыш адәм балалары алдына үзенең сынауларын куеп кына тора. Үзе дә сизмәстән, Таһир белән Мөнирә арасындагы мәхәббәт утының сүрелүенә сәбәпче булган Әлфия алдына язмыш сынау куя. Тормыш имтиханын Әлфия уңышлы уза алырмы? Сөйгәне Таһирдан аерылу аны авырлыклар алдында сындырмасмы? Спектакльне караган тамашачылар бу сорауларга җавап эзли”, - дип яза театр спектакльнең эчтәлеген.

Халык соравы буенча 2017 елда Чаллы татар дәүләт драма театры Зифа Кадыйрованың икенче әсәрен сәхнәләштерде. Спектакль язучының беренче эше - “Сөмбел” китабы буенча куелды һәм “Сагынырсың, мин булмам” дип аталды.

Эчтәлеге болайрак. Сөмбел Булатка бер күрүдә гашыйк була. Ләкин кызның мәхәббәтен яулагач та, аннан күңеле суынган Булат, Сөмбелнең балага узуын белсә дә, өйләнергә теләми. Һич көтмәгәндә, Булатның бертуган энесе Байрас Сөмбелгә ярдәм кулын суза һәм аңа үзенең йорәген ача. Сөмбелнең алдында мең төрле сорау: тормышта кайсы юлдан китәргә? Аның өчен җанын бирергә әзер торган Байрасны сайларгамы,әллә мәхәббәтен кире каккан улының әтисе Булат өчен көрәшергә ме?..

“Без Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган “Язмыш сынавы” спектаклен күрсәтеп, икенче куелышка акча туплый алдык”, - дип сөйләгән иде театр директоры Рашат Фәйзрахманов.

Сценарий авторы – драматург Хәбир Ибраһим. Спектакльне Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты, театр һәм кино режиссеры Илфат Камалиев сәхнәләштергән. Әлмәт татар дәүләт драма театры да Зифа Кадыйрова әсәре буенча спектакль куерга җыенганлыгы билгеле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100