Иң популяр татар җыры героинясы Әпипә фахишә булганмы?

11 Апреля 2018

Укылган: 2838 тапкыр

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Михаил ЗАХАРОВ, Рамил ГАЛИ фотолары
Иң популяр татар бию такмагы героинясы Әпипә кем булган? Биюче кыз Гафифәме, әллә... кыскасы, профессор Малышева җыр тарихының бик үк уңайлы булмаган версиясен якты дөньяга чыгарган. Такмаклар жанрындагы «Әпипә» татар халык җырының килеп чыгышы турында галимнәрнең фикере икегә бүленә.

Әпипәнең намуслы кыз булуын кем шик астына ала?

Иң популяр татар бию такмагы героинясы фахишә булганмы? Казан фахешханәләрен фәнни яктан өйрәнгән профессор Светлана Малышева “Әпипә”нең килеп чыгышын фахешханәләр тарихы белән бәйләп карый. 


Бу хакта ул үзенең XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында Казан фахешханәләре һәм фахишәләре турында язылган фәнни хезмәтендә язган.

Әпипәнең "калачлары" - мөһим дәлилләрнең берсе! 

Менә «Профессионалки”, “арфистки”, “любительницы”. Публичные дома и проститутки в Казани во второй половине XIX – начале XX века» дип атылган китаптагы бер өзекнең татарчага тәрҗемәсе: 

“Түбән культуралы” шәһәр халкы һәм кичә генә авылдан килүчеләр чыгарган кайбер җырлар зур популярлык казанган, фольклор мирасының бер өлеше булып киткән. Алар “халык җыры” дигән мактаулы статуска ия булалар һәм алардан соң килгән буын бу җырларның чыгышы турында башына да китерми. Мәсәлән, бүген дә бик популяр булган борынгы «Әпипә» бию такмаклары XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында бордель тоткан хатын тарафыннан кызына (яисә, бордель “хезмәткәренә”) багышлап язылган дигән фикерләр бар. Бу – җыр тарихы версияләренең берсе”.

 “Бүгенге көн күзлегеннән караганда, җырның тексты “гөнаһсыз” күренә, җитмәсә 1920 елларда, советча “кызыл туйлар” популярлашып киткән заманда җырның советча өлеше дә барлыкка килә: “Өстәлләргә кызыл җәеп, туйлар итәрбез әле”. Әлеге сүзләр «Әпипә»не халыкның бию такмагы, туй җыры буларак, тагын да “законлаштыра”, - дип дәвам итә автор. - Әмма җырны үткән гасырлардагы татар гаиләсенең көндәлек тормышына куеп карасак, анда тасвирланган күренешләр бик сәер, хәтта мөмкин булмастай гамәл булып тоелыр иде. Мөселман кызы үзен мактап торган әнисе янында, кияве каршында, идән такталарын сындырырлык итеп тыпырдап бии, ә шул идән тактасы өчен кияү түләячәк янәсе; җитмәсә, Әпипәнең “калачлары” турында да әйтелә. Бу яктан караганда, әлеге версия артык шик тудырмый кебек”.

Светлана Малышева үзе моның бары тик версия генә булуын ассызыклый. “Андый фаразлар бар икән, мин аны язмый кала алмадым”, - диде ул. Үзенә йөзгә бәреп әйтүчеләр булмаса да, интернеттагы комментарийларда килешмәүчеләр булуын әйтә.


Әпипәнең "Гафифә" исемле кыз исемен бозып (бәлки, матурайтып) үзгәртүдән килеп чыкканлыгы күренеп тора. 

Светлана Малышева үз фәнни хезмәтендә Казан фахешханәләре буенча статистик мәгълүматлар да китерә. 

Архив документларына караганда, 1870 елда 215 “кызның” 15е татар, 1871 елда 256 фахишәнең 18е татар булуы билгеле. 1882 елгы исемлектә 187 славян фамилиясе, 23 татар фамилиясе бар. 1895 елда рәсми фахешханәләрдә 109 рус, 30 татар кызы булган. 1896 елда 58 рус, 11 татар кызы, 1 төрек, бер немка теркәлгән. 1897дә – 64 рус һәм 16 татар, 1898 дә 29 рус, 25 татар һәм 1 полячка теркәлгән. Галимә, архив документларына таянып, татарларның күбрәк татар фахешханәләренә йөргәнлеген фаразлый. Бордель тотучылар арасында документлар буенча ике татар хатыны булган – Мәхүбҗамал Моталаповна Сыромятникова һәм Бибиәсма Фәхретдиновна Аблакова. Китапта китерелгән документларда төрле елларда мондый йортларда эшләгән хатын-кызларның исемлеге дә китерелгән. Алар арасында Гафифә исемлесе очрамады. 

Татар галимнәре Әпипәнең намуслы татар кызы булуын әйтә

 Инде Әпипәбезне яклаучыларга сүз бирик.


Сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров Әпипәнең фахишә булу версиясен кире кага. «Әпипә» - Тукай заманнарында килеп чыккан такмак, - ди ул. - Әпипә дәфтә уйнаучы урам музыкантының кызымы, оныгымы булган. Бабасы аны такмак әйтеп мәйданнарда биеткән. Бу хакта язма чыганаклар да бар. Аның көе аерым туган. Такмакның күп төрле вариантлары бар”, - ди ул. Геннадий Макаров Әпипәнең Гафифә исеменнән килеп чыккан булуын әйтә.


Сәнгать фәннәре докторы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Вадим Дулат-Алеев та Әпипәнең бозык кыз булуы версиясенә кискен каршы чыга: “Бу версияне беренче ишетәм һәм аны дөрес дип уйламыйм. Халык авыз иҗатының килеп чыгышын ачыклау авыр мәсьәлә. Әгәр версиянең дәлилләре юк икән, димәк, фантазия. Мөмкин әйбер күп, ә бит фактлар юк!” - ди татар музыка сәнгате буенча күренекле галим.

 - Ул заманнарда мөселман кызлары кияве каршында гына түгел, бөтенләй беркайда да биемәгән. Бу такмак – яңа заман билгесе, җәдидчелек чоры күренеше, хатын-кызларның иҗтимагый тормышта катнашу хокукын билгеләү. Ә ул чакта “публичный дом” дип бордельләрне генә түгел, музыкалы рестораннарны да атаганнар. Беренче татар артистлары шунда чыгышлар ясаган, - дип үз фикерен дәлилли профессор. - Шунысына да игътибар итик: бу җыр түгел, такмак, димәк, текст белән көй аерым яшәгән булырга мөмкин. Кыскасы, гипотеза өчен вариантлар җитәрлек. Әмма миңа бордель гипотезасы ошамый.

Татар фахишәсе образын беренче тапкыр үзенең "Курчак туе" спектакле аша татар сәхнәсенә чыгарган драматург Мансур Гыйләҗев "Әпипә" татар халык җырының бу версиясенә уңай карый: "Моның булуы бик ихтимал. Бездә бу күренеш булган икән, бу хатын-кызларга гашыйк булучылар да булган, аларны хатынлыкка алучылар да булган, аларга багышлап җырлар да язганнардыр. Беләсезме, хәзер бит интрига, пиар диләр. Минемчә, бу версияне пиар рәвешендә булса да, калдырырга кирәк. Мин мондый күренешләрне кабул итергә әзер", - диде ул.

 

“Үзгәреш җиле – II” татар җыры фестивале «Әпипә» җырының фестиваль тарихына иң уңышлы композицияләрнең берсе буларак кереп калачак яңа вариантын тәкъдим итте. Аны Италиядән килгән җырчы Люси Кампети башкарды һәм Вадим Эйленкриг «тәкъдиме белән» җыр Казанда һәр «ишегалдында» җырланганча түгел, Латин Америкасы стилендә башкарылды.

   Әпипә

Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Синең баскан эзләреңә
Мин дә китереп басам.

Бас, кызым, Әпипә,
Идәннәре селкенсен:
Идәннәре селкенсен дә
Кияү күңеле жилкенсен.

Бас, кызым, Әпипә,
Сындыр идән тактасын.
Сындырсан идән тактасын,
Кияу түләр акчасын. 

Бас, кызым, Әпипә,
Син басмасаң, мин басам.
Әпипәнен калачларын
Ашап калыйм ичмасам..

АПИПА

Татар теленнән О.Арефьева тәрҗемәсе

Так пляшет Апипе,
Что под нею пол гудит.
Так пляшет Апипе,
Что под нею пол гудит!

Ты пляши, девчонка, пуще,
На тебя жених глядит,
Ты пляши, девчонка, пуще,
На тебя жених глядит.

Насквозь проломишь пол - 
Это вовсе не беда,
Насквозь проломишь пол - 
Это вовсе не беда,

Пусть жених за доски платит,
Доски - это ерунда,
Пусть жених за доски платит,
Доски - это ерунда!


Фикерләр








Мәдәният

Тарихка керми калган ачыш: Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи Җирнең Кояш тирәсендә әйләнгәнен Коперникка кадәр әйткән булган

Дөнья фәнендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнү фикерен фәнни нигезләүче дип XV-XVI гасырларда яшәгән Коперникны атыйлар. XVI гасырда Джордано Бруно шул ышануы өчен җәзалап үтерелгән, шул фикере өчен 1633 елда Галилео Галилей суд каршына баса. Коперникка кадәр йөз ел, Брунога кадәр 200 ел алдан Сәйф Сараи Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен "Сөһәйл вә Гөлдерсен" әсәрендә сурәтләп яза. 

Мәдәният

Равил Шәрәфиевне 80 яшьлек юбилеенда таяк атка атландырдылар

9 апрель көнне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге республика премияләре лауреатлары иясе Равил Шәрәфиевнең 80 яшьлек юбилей кичәсе узды. “Татар-информ” хәбәрчесе артистның сәхнәгә таяк атка атланып чыгуының сәбәбен белде, Әҗәл белән сөйләшкәнен тыңлады, Равил Шәрәфиевнең балачак хатирәләрен, тормышта булган гаҗәеп кызык вакыйгаларын туплады.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла