Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Гафу ит, иркәм" җырының яңа версиясе чыкты: "Чит илләрдә бу җырны хупладылар, татарлар гына аңлап бетермәде..."

Халыкның бәгыренә үтеп кергән җырның яңача яңгырашын татарлар гадәттә уңай кабул итми. Никадәр генә заманча эшләнсә дә, элеккесе - беренчесе сагындыра. Ностальгия дигән хис үзенекен итәме, әллә башка сәбәпләр бармы? 35 ел элек язылган, 25 ел элек популярлашкан җырны яңача тыңлыйбыз һәм яңартучылар белән сөйләшәбез.

news_top_970_100
"Гафу ит, иркәм" җырының яңа версиясе чыкты: "Чит илләрдә бу җырны хупладылар, татарлар гына аңлап бетермәде..."
Салават Фәтхетдинов һәм Әлфис Кыямовлар популярлаштырган «Гафу ит, иркәм» җырының шушы көннәрдә Илина исемле яшь җырчы башкаруында яңа клибы чыкты. Курайда Тәлгать Хәсәнов уйный. Клипны башка халык вәкилләре яратып кабул итсә дә, татарлар бигүк уңай кабул итмәгән – бу социаль челтәрләрдәге фикер алышуларда да күренә, авторлар үзләре дә шуны раслый. 



Шунысы игътибарга лаек - бу юлы җырны заманчалаштыру эшенә аның туры мирасчылары алынган. Клипның авторлары - аранжировка ясаучы Ренат Бакиров һәм җырчы Илина Канбекова – композитор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, "Гафу ит, иркәм" җырының авторы Рафаил Бакировның оныклары.



Без композиторның нәсел дәвамчылары - эстрада һәм джаз музыканты, гитарачы Ренат Бакиров һәм Илина Канбекова белән элемтәгә кердек.



Ренат Бакиров - Робертино Лоретти, Ренат Ибраһимов, Олег Газманов кебек йолдызлар белән эшләгән, “Боян” дәүләт оркестры солисты булган музыкант. Ренат Бакиров Мәскәүдә яши. “Тәҗрибәм һәм булган мөмкинлекләремне этник ватаным файдасына кулланырга туры килмәде, әмма Татарстан белән эшләргә хыялланам. Әлегә андый җай булмады “, - ди ул.



Илина Канбекова Чиләбе өлкәсенең Магнитогорски шәһәрендә яши. ул “Ялкын” Магнитка татарлары яшьләр оешмасын җитәкли. “Йолдыз” вокаль ансамбле солисты. Балачактан ук татар концертларына йөрүен, татарча җырлап вокаль конкурсларында катнашуын әйтә. “Без – музыкаль гаилә. Әни өч альбомын чыгарды инде. Ул русча җырлый. Минем татарча сөйләшәсем һәм татарча җырлыйсым килә”, - ди. Социаль челтәрдәге битенә: "Пишем в гараже очередной песняк! Татарский песняк, корни вот покоя не дают)" - дип язып куйган.

- «Гафу ит, иркәм» җырының клибын бабам – композитор Рафаил Бакиров хөрмәтенә эшләдек. Ул, Аллага шөкер, исән-сау, - ди Ренат Бакиров. - Җыр 36 ел элек язылган һәм аның беренче башкаручысы минем әбием Суфия Бакирова булган. Әтием җырның яңа версиясен хуплады. Җыр заманча яңгырашка туры китереп эшкәртелде. Аны чит илләрдәге башка милләт вәкилләре хуплап каршы алса да, татарлар тарафыннан гына аңлап бетермәү сизелде. Әмма бу мөһим дә түгел. Мин бу җыр белән татарларны таныттым, татар җырын тыңлаттым – шунысы әһәмиятле.

Ә җыр тарихы белән җырчы кыз Илина таныштырды:

- 1983 елда танылган шагыйрь Мәхмүт Хөсәен Магнитогорск шәһәренә юбилей кичәсенә килеп, кичә алдыннан композитор Рафаил Мулланур улы Бакиров белән таныша. Шушы очрашу нәтиҗәсе булып бер төн эчендә «Гафу ит, иркәм» композициясе туган. Шагыйрь белән композитор бу җырны кунакханәдә төнлә язганнар. Бу хакта бабай үзе сәхнәдән сөйләгән һәм җыр беренче тапкыр башкарылган видео саклана. Җырның беренче башкаручысы әбиебез - «Яшьлек» ансамбле солисты Суфия Бакирова була. Туксанынчы елларда җыр Салават концертында яңгырады һәм популярлашты, - дип сөйләде ул.

“35 елдан соң без талантлы музыкант Ренат Бакиров белән җырга яңа сулыш өрергә, яңа төсләр белән баетырга уйладык. Җыр яңача яңгырады. Әйе, беренче яңгырашка ул бәлки гадәти булып тоелмас. Әмма без аны заманча музыкаль «стандартлар»га яраклаштырып, җанлы музыка уен кораллары – гитара, курай кушып башкардык. Авторның үзенә эшебез бик ошады”, - ди Илина.

Илина Канбекова «Гафу ит, иркәм» җырын буыннан-буынга күчә торган гаилә ядкәре дип саный. Ул үз язмасы белән янәшә әбисе җырлаган “раритет язма”ны да тәкъдим итә. 



Салават Фәтхетдинов башкаруында да искә төшерик:



Гафу ит, иркәм

Мәхмүт Хөсәен сүзләре
Рафаэль Бакиров көе

Тәүге кабат сине
Мин күргән идем.
Сиңә гашыйк булып
Мин йөргән идем.

кушымта:
Без кавышмадык,
Гафу ит, иркәм.
Бергә булырга
Язмаган икән.

Яшьлек артта калды,
Сынмады күңел.
Ачы газаплар да
Булмады түгел.

Синсез яшәү хәзер
Авыр бигрәк тә.
Бергә булмасак та,
Син гел йөрәктә.

Хәзерге вакытта Ренат Бакиров Илина белән бергә Рафаил Бакировның тагын бер җырына клип әзерли. Аранжировка ясалган, җыр җырланган. Авторлар аны шушы көннәрдә социаль челтәрләргә урнаштырырга вәгъдә итәләр

P.S. Ретро-җырны яңарту темасына тагын бер язмабызны да укыгыз. Күптән түгел "Бөтен нәрсә сине хәтерләтә" җырын яңарткан Алсу Әбелханованы шелтәләделәр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100