Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Сөләйманов: Мин - кроссовер стилендәге җырчы

Татарстанның атказанган артисты, халыкка "Тюрквидение" халыкара җыр бәйгесендә икенче урынны яулап танылган Айдар Сөләйманов нигә үз концертларын оештырмый, нигә аның зур шәхси проектлары күренми?

news_top_970_100
Айдар Сөләйманов: Мин - кроссовер стилендәге җырчы

Айдар Сөләйманов - яңа буын эстрада җырчысы, дөресрәге, операны эстрадалап җырлаучы, ә бәлки, эстраданы опералаптыр. Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов беренче чиратта «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале аша танылган артист. Икенче уңышы – «Turkvision - 2014» конкурсында II урын алуы. Татарстанның атказанган артисты исеме дә аңа шушы конкурстан соң бирелде.

Аннары без аның ике ел рәттән «Үзгәреш җиле» эстрада җырын камилләштерү фестивалендә катнашканын беләбез. Татарстанның төрле илләрдә-өлкәләрдә үткәрелгән мәдәният көннәрендә катнашуын, Казандагы Хөкүмәт концертларында җырлавын күрәбез. Чиртатагы зур уңышы - Якутиядә уздырылган «Биир күн» I төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында Гран-при.

Кыскасы, бу сөйкемле артистның казанышлары исемлеге шактый зур. Профильле ике югары белеме дә бар – Мәскәүдәге ГИТИСның эстрада факультеты һәм Казан дәүләт консерваториясе. Бар да бар, тик... Казанда бер үз концерты булганы юк. Төркем туплап, үз концерты белән гастрольләргә йөргәне юк. Айдар Сөләйманов исеменең аншлаглар җыйганы юк. Ни өчен? “Татар-информ”да Айдар Сөләйманов белән шушы хакта фикер алыштык.

-  Айдар, без сине «Turkvision»нан соң белә башладык. Бу конкурс ниндидер үзгәреш ноктасы булдымы?

-  Конкурс һәм фестивальләр зур этәргеч бирә. Мин ул конкурска 26 яшьтә бардым. Конкурска кадәр дә җырладым. Мюзикллар, опералар... Татарстан Җыр һәм бию ансамбле белән дә күп эшләдем. Кинода төштем. Мәскәүдә дә күп эшләдем...

-  Ә нишләп Айдар Сөләйманов киң халык массаларына танылмады?

-  Тамашачым аз, ләкин алар бар. Бәлки, шулайдыр.

-  Яхшы белемне һәм яхшы вокалны халык массаларын агартуга кулланмыйсың булып чыга?

-  Бәлки, агартулар бер ел эчендә генә эшләнмидер. Бәлки, биш-ун еллар кирәк булачактыр.

-  Әле эш башландамы соң? Ниндидер проектлар?..

-  Ничек дип әйтим? Зур проектлар, бәлки, акча эшләү юлыдыр. “Үзгәреш җиле” фестивален алсак...

-  Ә бит ул синең проект түгел. Ә үзеңнеке?

-  Җырлар иҗат итәм.

-  Безнең бер төркем җырчылар бар, алар Хөкүмәт концертларына катнашалар, аларны Минкульт чит илләргә йөртә. Сиңа шушы җитәме? Бәлки, бу сиңа ипи ашатадыр... Әмма...

- Бәлки, канәгатьләндерәдер. Ә проектлар бар. Әмма алар турында алдан сөйлисем килми. Бәлки, килеп чыгар, бәлки, килеп чыкмас. Шуңа эшемне бик күрсәтми торганмындыр.

Ялкаулык түгелме?

-  Юк, ялкаулык түгел.

-  Ә үз концертың һәм гастрольләр турында сүз алып барсак?

- Андый уйлар бар. Әлбәттә, аны бирергә кирәк. Үземнең Зәй шәһәрендә концерт бирергә уйлар бар. Әлбәттә, Казан. Бәлки, Мәскәү булыр.

Эстрадада ни өчен укыган һәм яхшы вокалы булган җырчыларга ихтыяҗ азрак дип уйлыйсың?

- Андый проблема бар. Эстрада тарихын карасак, рус эстрадасынмы, татар эстрадасынмы, беркайда да укымаган, ләкин үз текстларын җырлап йөргән җырчылар халыкка ошый. Әлбәттә, андыйлар булырга тиеш.

Алайса “Сезне уку бозмадымы?” диим инде. Бәлки, укымыйча гына популяр булып йөрер идегез?

- Уку бозмады. Уку яңа дәрәҗәгә күтәрде. ГИТИСны алыйкмы, Консерваториянеме – уй-фикерләр икенче. Җырга караш, операларга караш...

Син эстрада җырчысымы?

- Резюмеда “Эстрада-опера җырчысы” дип язам. Шундый стиль бар – кроссовер стиль. Ул операны азрак эстрадалап җырлау. Мин - кроссовер стилендәге җырчы. Бу жанр әле кертелә генә. Ул иң яшьләрдән санала. Бу стильдә күбрәк итальяннар җырлый.

Бу стиль буенча юлдашларың кемнәр?

- Рузил Гатин. Ул да кроссовер стилендә җырлый. Игнат Изотов – “Созвездие” лауреаты. Татар эстрадасына кроссовер стиле керә генә башлады.

Керәчәкме?

- Белмим.

Син этно-поп фестиваль-конкурсларында каткашкан кеше буларак, татарда этномузыканың үсешен ничек бәялисең? Бу музыка башка төрки халыкларда активрак үсә.

- Без, татарлар, халык җырларын яратабыз. Башка стильләр керә башласа, читенсенәбез. Кирәкме-кирәкмиме дия башлыйбыз. Татар җырларына рэп керә башлаганда да бик күп бәхәсләр иде. Ул бар. Яшьләр аны тыңлый. Этно-поп стиле дә бар. Ул татар халык җырларына таяна. Ул - татар халык җырларын заманча җырлау. Яшьләр аны сорый. Яшьләргә ул кирәк. Берничә җырымны Америкадагы дусларыма күрсәттем. Сүз “Рәйхан” һәм “Илче бага” җырлары турында бара. Алар яшьләргә бик ошады.

Аны халык арасында тарату өчен нишләргә кирәк?

- Клиплар төшерергә. Язмаларны радиоларга бирергә. Әмма, барыбер, берничә ел үтәргә тиеш.

Рәхмәт, Айдар, уңышлар!

  • Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов Татарстанның Зәй районында туган. Танылган җырлары - “Атлар чаба” (Ренат Харис, Элмир Низамов), “Илче бага” һәм “Рәйхан” татар халык җырлары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100