Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ялгыз башым ятам - ирем китте эшкә Себергә", яки Башкортстандагы шагыйрәләрне ни борчый?

Башкортстанның тугыз татар шагыйрәсе өч сәгатькә якын “Казан” милли-мәдәни үзәгендә сәхнә тотты. Әлеге тугыз ханым арасында укытучылар да, журналистлар да, табиблар да, психологлар да, эшкуарлар да бар иде. “Интертат” үз укучыларын әлеге көчле рухлы шигъри җанлы хатын-кызлар белән таныштыра. "Ялгыз башым ятам - ирем китте эшкә Себергә"

news_top_970_100
"Ялгыз башым ятам - ирем китте эшкә Себергә", яки Башкортстандагы шагыйрәләрне ни борчый?


Татарстан башкаласы Казанда 3 октябрьдә “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Ул бер тында үтте. Кичә азагында сәхнәгә чыккан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та чыгышын шигырьләрнең берсен кабатлаудан башлады. Ринат Закиров игътибар иткән шигырь бүгенге Татарстан һәм Башкортстан өчен актуаль темага – Себергә китеп эшләргә мәҗбүр булган татар ирләре һәм ялгыз яшәргә мәҗбүр булган татар хатыннары турында иде. Ринат Закиров әлеге шигъри проектны югары бәяләде. “Мин гомерем буе татар хатын-кызларының рух ныклыгына хәйран калып, шуңа сөенеп һәм шуны татып яшим”, - диде ул.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та кичә азагына кадәр утырып шигырь тыңладылар.

“Интертат” үз укучыларын әлеге көчле рухлы шигъри җанлы хатын-кызлар белән таныштыра.

Шигъри проектта катнашучылар - Башкортстанның төрле районнарында яшәүче, төрле һөнәр ияләре булган хатын-кызлар. Кичәне оештыручылар – Башкортстсан татар хатын кызларының “Сәхибҗамал” берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Проект авторы – Динә Морзакаева. Идея авторы - Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов.



Россиянең мәгариф отличнигы Фәнирә Ибраһимова. Стәрлебаш районының Тәтер-Арслан авылында туып үскән. Благовар районында укытучы булып эшләгән. “Күкләрдән йөгергәндә” исемле җыентык авторы.

“Яшәү серен гомер буе өйрәнәсең,
Бернәрсә дә җиңел генә күктән ашмый.
Акыл җыя, тәҗрибә туплый кеше
Битарафлык чаңын кагып ташлый-ташлый.
Беркөн килеп язмышына, яшәешкә
Аксакаллар күзе белән карый башлый..."



Популяр җырлар авторы Ризидә Мөхәммәтҗанова үз гомерендә лаборант, трамвай йөртүче, массаж ясаучы булып эшләгән. Хәзер үз эшен алып баручы эшкуар. Интернетның эзләү системасы Ризидә Мөхәммәтҗанованың үз җырларын да, аның шигырьләренә язылган җырларны да күп тәкъдим итә.

"Көзге гөлләрдә гомерем,
Курыкмыйм һич салкыннан.
Кышларда да чәчәк атып,
Яшәр өчен хакым бар".



Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Бәләбәй хәбәрләре” газетасы баш мөхәррир урынбасары Зәйфә Салихова Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылыннан. “Мәңгелеккә җиргә килмәгәнбез”, “Таң чыңы” шигырь җыентыклары, балалар өчен “Мәктәпкә бара Ләлә” һәм “Ак җыр” китаплары авторы. Бәләбәйдә үтә торган “Илһам чишмәләре” фестивален оештыручы.

"Булдыралган кадәр йөрәгемне
Җыр итәм дә сезгә илтәм мин.
Кешеләрем, рәхмәт, сезнең белән
Тормыш юлын бергә үтәм мин".



“Мәхәббәт иленә юл алдым”, “Җанны ярып” дип аталган җыентыклар авторы, үзешчән композитор, һөнәре буенча укытучы, психолог-консультант Фәүзия Гайзаман Уфада яши. Тумышы белән Башкортстанның Кыйгы районы Колмәт авылыннан. Авыр гаиләләр белән социаль педагог булып эшли. Җырлар яза һәм үз җырларын үзе тәкъдим итә.

"Туган ягым – галибәнә төбәк
Туган ягым минем – багалмам
Синдәй гүзәл якны беркайчан да,
Бер җирдән дә эзләп табалмам".



Башкортстанның һәм Россиянең атказанган табибы Венера Асаева Благовар районының Язүкәй авылыннан. Аны алып баручылар шигырьләр, поэмалар, нәсерләр, балладалар, әкиятләр тупланган тугыз китап авторы дип тәкъдим иттеләр. Табибларның кеше кичерешләрен, шагыйрә атаклы Асаевлар нәселеннән. Рөстәм Асаев җырлый.

"Өмет-хыялларым бу галәмдә
Олы дәрья булып агасы.
Игелек эшләп халкым, илкәемә,
Барасы дә әле, барасы".



Әлфия Булат Миякә районы Шатмантамак авылында туып үскән. Бишбүләк районы Кыңгыр Мәләвез авылында яши. Укытучы. Казанга килеп Әлфия ханым зур хыялын тормышка ашыра алды – Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя Яруллина белән танышты. Әлфия Булат үзендә Фәнис Яруллинның үз кул белән язылган хат булуын әйтә. Ул кызына да Нурсөя исемен кушкан. “Улым булса, Фәнис кушкан булыр идем. Иң кечкенәсе дә кыз туды. Фәнис булмады инде”, - ди.

"Яшәү бәхет – илаһи көч миңа
Мәңгелек бер сөю җибәргән.
Барлык көрәшләрдә җиңеп чыгу
Килә хәзер минем егәрдән".



Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәнзия Максютова Борай кызы. Хезмәт юлын балалар бакчачында тәрбияче булып башлаган. “Саумы, бакчам!”, “Серле чәчәк”, “Кышкы бизәкләр”, “Кыңгыраулы алка” исемле балалар өчен китаплар авторы. Якташының җырларын Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева башкарды.

"Әйтмәгез миңа атлап йөре дип,
Тормыш мине шулай яратты:
Шатлыклардан торган чакта көнем,
Очам әле, мин бит канатлы".



Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, “Алмалы үләннәрем” исемле китап авторы, популяр җырлар авторы, Башкортстанның мәгариф отличнигы Гөл Мирһади – Гөлнара Шәймөхәммәтова “Балтач таңнары” газетасында эшли.
Казан тамашачысы күңеленә “Ирем китте эшкә себергә” шигыре белән кереп калды.

"Ялгыз башым дөнья көтеп ятам.
Ирем китте эшкә Себергә.
Балаларны кеше итәр өчен
Мәҗбүр ирләр “Себер йөрергә”.
Аерым яшәү — бәхет түгел инде,
Акча бирми җанга җылылык.
Бар да җитеш кебек, яра-күңел
Өзгәләнә, тапмый тынгылык.
Авылларның яме китте хәзер,
Урамнары белән — Себердә.
Хатыннары үзенә башка йөри
Бер-берсенең хәлен белергә...
Ата кулларыннан сөелер чакта
“Тере ятим” бала күзләре.
Чәчәк кебек кыска хатын гомере:
Түзмәгәне булыр, түзгәне.
Гаилә түшәкләрен салкын ала,
Кыргыйлана бара ир җаны...
Сабан күрми каткан басулардан
Ишетелә кебек җир зары.
Игенчеләр йөри себерләрдә.
Иген игеп уңар чак түгел.
Иген игеп алган акчаларың
Бала укытырлык хак түгел.
Илем! Нигә уңган егетләрең
Мәҗбүр читкә чыгып китәргә?
Ник үзеңдә юк бер ышаныч та
Алга карап тормыш көтәргә?
Туып-үскән җирдә солтан булып,
Гөрләп яшәр уңган улларың,
Оят түгелмени, ташлап киткәч
Эшкә сусап алтын куллары?
Буш басуга карап зар еларга,
Чаң кагарга минем хакым бар!
Түлсез калган җирләр хәлендә без —
Ире “Себер йөргән” хатыннар..."



Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Ләйсән Якупова “Кызыл таң” газетасының әдәби бүлек мөхәррире. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ – Ләйсәннең агасы. Ләйсәннең әнисе шагыйрә Нәҗибә Әминева Кушнаренко районы Әхмәт авылында гомере буе балалар укыткан. Ләйсән Казан тамашачысына мәхәббәт турындагы шигырьләрен укыды.

“Яңгырдан түгел,
Күзләрем
Яшьләремнән яшьләнде,
Яшенле төндә
Яшенме,
Яшьлегемме
Яшьнәде”.












Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100