Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйне, идәнне, мунчаны, койманы буйыйбыз. Буяу турында 101 мәгълүмат

Буяу озак еллар беренчел кыяфәтен саклансын өчен аның составы гына түгел, ә буйыйсы материалның өслеге дә мөһим роль уйный.

news_top_970_100
Өйне, идәнне, мунчаны, койманы буйыйбыз. Буяу турында 101 мәгълүмат
Романтиклар һәр шәһәрнең үз төсе бар, ди. Әйтик, җәен алар яшел, иртә көздә – сары, ә көз ахыры һәм кышын – соры. Бу, дөресен генә әйткәндә, ел фасылларыннан гына тормый, ә шәһәр йортларының төсләре шундый булуга бәйле. Авылларда исә йортлар аллы-гөлле төсләр белән балкый. Кем күңеленә нинди төс һуш килә – өйләрен шундый белән буйыйлар. Ә йортлары озак еллар шулай ялтырап торсын диючеләр, әлбәттә, нинди өслекне нинди буяу белән буярга икәнне беләргә тиеш. Cүз шул хакта булыр.

Штукатурланган өслекне ничек буярга?


Иң беренче эш итеп каты чүпрәк яки нейлон щетка белән чәчрәгән тамчыларны бетерергә кирәк. Яңа, юеш штукатурда селтеләр күп булырга мөмкин, шуңа эреткеч (растворитель) нигезендәге буяулар куллану киңәш ителми. Органик эреткеч (әйтик, уайтспирит) кушылган буяу белән буярга җыенсагыз – өслекнең башта яхшылап кибүен көтәргә, аннан синтетик грунтовка белән җирлек салырга туры киләчәк. Әгәр дә штукатураланган өслекне беренче генә тапкыр буямыйсыз икән, башта кубып килә торган иске буяуны кырып бетерергә кирәк. Барлыкка килгән кытыршы өслекне кабат тигезләргә, шуннан соң кабат җирлек салырга, аннары гына буярга ярый.



Штукатураны буяр алдыннан, аның нинди өслектә икәнен дә белергә кирәк. Әгәр блок өслек булса – буяганчы ул 2-3 ай дәвамында кибәргә тиеш, әгәр кирпеч өслек булса – аны 4-6 ай буярга ярамый. Әгәр кибү вакыты кыш айларына да туры килсә – 9 айдан алып бер елга кадәр буямыйча тотарга туры килергә мөмкин, чөнки бетон, нинди дә булса буяу тидергәнче, 2-2,5 сантиметр калынлыкта кибәргә тиеш.
Зур мәйданлы өслекләрне буяу өчен валик – идеаль әйбер. Аларның төре, нигездә, буяуның сортына карый. Эмульсияләрнең күбесенә кыска төкле велюр валик туры килә, ә уртача озынлыктагы йонлысы – обойлар өчен. Поролон валиклар исә, гомумән, эмульсияле буяуга туры килми, чөнки аларның күбексыман структурасы буяган өслектә куыклар калдыра, соңгылары исә, үз чиратында, кипкәндә шартлый да өслек тигез буялмый.

Агач өслекне ничек буярга?


Беренчедән, агач өслекләр дә һәрвакыт идеаль булмый. Аларда да еш кына төрле кимчелекләр күрергә мөмкин. Әйтик, кайбер өслек күгәргән яки черегән, йомшарган яки караңгыланган, структурасы бозылган булырга мөмкин. Моның сәбәпләре төрле: гөмбәчек, бөҗәкләр, кояш, су. Юешләнгән өслектән башка калганнарын антисептик белән “дәвалап” була. Антисептик – агачның структурасын җимерүче гөмбәчекләргә, микроорганизм һәм бөҗәкләргә каршы тора алучы, аларны агулаучы матдә. Аның юеш өслекләр өчен яраклысы да бар барын, әмма хәтта антисептик белән эшкәртер өчен дә өслек чиста һәм тигез булырга тиеш, ягъни иске буяуны кырып төшерү зарур. Ә гомумән алганда, агач өслекләрне буяуның ике юлы бар. Беренче очракта, алкидлы буяу сайлыйлар (ул агач структурасын тулысынча буйый), икенчесендә пропитка кулланыла (болары агачның структурасын саклаучы үтә күренмәле матдә). Алкидлы буяу белән агач өслекне ике, ә пропитка белән өч кат буярга кирәк. Әгәр дә агач тактаны беренче генә тапкыр буйыйсыз икән, икенче ысулны куллану яхшырак. Моның өчен лессирлаучы буяу да бара. Әмма бөтен буяуларның да бер-берсенә туры килмәвен дә истә тотарга кирәк. Әйтик, майлы буяу өстенә латекслы буяу яки нитроэмаль сыларга ярамый – барысы да кубачак.



Агач такталарны буяганда башта, киптерә-киптерә, ике кат саклый торган состав сыларга кирәк. Зур ярыкларны, кадак яки шөреп эзләрен бетерү өчен, пластик мастика кулланыла. Имән һәм тик кебек каты токымлы агачларны аеруча да саклык белән эшкәртергә кирәк. Аларның үз үзенчәлекләре бар. Гомумән, яңа төрле агач өслекне буяганчы, аның кечкенә генә өлешен буяп, сынап карагыз. 


Бетон плитәләрне нинди буяу белән буярга?


Бетон плитәләр күзәнәкле-куыклы була, шуңа аларны сулы-эмульсияле буяулар белән буяу отышлы: алар дымга буяу аркылы парга әйләнергә мөмкинлек бирә, күбү куркынычын киметә. Андый плитәләрне саклаганда, җирдә ята торган очракта, материалның дымланачагын истә тотарга кирәк. Цементтан ясалган һәм асбесттан ясалган плитәләрдә селте күп, тик өслек коры булган очракта, эмульсияле буяу аларны яхшы каплый. Еш йөрелә торган яки тиз сөртелү куркынычы янаган өслектә эреткечтән ясалган яки акрил каучуклы буялар кулланырга мөмкин. Моның өчен плитәләрнең коп-коры торуы мөһим, югыйсә буяулар кубачак.



Башка өслекләрне ни белән буярга?


Төсле штукатурка кытыршы текстурадан гыйбарәт, яңгыр һәм җилләргә яхшы каршы торучан, ул хәтта буялмаган килеш тә 10-12 ел беренчел кыяфәтен саклый ала. Аннан соң – ныклыгы кими һәм аны буярга кирәк булырга мөмкин. Әле андый очракта да нәтиҗәсе ошап бетерме икән? Чөнки эремәнең цементы буяудагы селте белән реакциягә кереп, өслекнең текстурасын үзгәртәчәк. Гади кирпечне дә еш кына буямыйча калдыралар, монысы кирпечләрне тоташтыручы эремәгә буяу начар ябышуы белән бәйле. Техник кирпеч – дымны начар сеңдерүче, бик тыгыз материал, гадәттә тәрәзә-ишек башларын ясаганда кулланыла, мондый кирпечләрне буямыйлар, чөнки аларда буяу барыбер тормый. Полировкаланган кирпечнең тышы ялтыравыклы була, ул декоратив бизәүдә кулланыла, шуңа аны да буямыйлар. Табигый ташны да, мөмкин булганча, буяу каралмаган, чөнки ул болай да матур. Йомшак комлы ташлар еш кына ярылучан була, әмма моны булдырмас өчен аларны лак белән каплау да җитә.

Кайсы майлы буяулар тиз кибә?


Майлы буяу – иң “борынгы” һәм яхшы таныш эшкәртү материалларының берсе. Бәйләүче функциясен үтәүче майлар, ничек кибә алуларына карап, кибүче, ярымкибүче һәм кипмәүчеләргә бүленәләр. Кибүчегә – тунга, җитен, киндер майлары, ярымкибүчегә – көнбагыш, кукуруз, соя, ә кипмәүчегә – кастор мае керә. Иң яхшысы булып җитен мае санала.

Дымлы идән асларын нәрсә белән буярга?


Бу очракта сыек пыяла белән ясалган силикат буяу ярдәмгә килә. Аның составында кирәк кадәр акбур, вак итеп тартылган ком, тальк, цинклы акшар, пигмент, калийлы (натрийлы түгел) сыек пыяла бар. Завод җитештергән буяу ике таралы капта чыгарыла. Коры буяу белән сыек пыяланы буяр алдыннан гына кушып бутарга, әзер составны 12 сәгать дәвамында кулланырга ярый, өслекне ике кат буярга кирәк. Моннан тыш андый өслекләрне цемент, полимер, су яки уайтспириттан торган кушылма белән дә эшкәртергә мөмкин.


Мунча эчен нәрсә белән буярга мөмкин?

 
Минераль буяу – иң яхшысы. Бу эш билгеле бер дымлылыкта башкарылырга тиеш, шуңа һава торышы эссе булмаса, отышлырак. Мунчаны инде ягып, сынап та караган булсагыз – тагын да яхшы, бу очракта диварлар дым сеңдергән була. Коры акбур белән беррәттән, бик нык һәм суга каршы торучан булырга кирәк очракларда, гидравлигын да кулланырга мөмкин. Аеруча да кызу көнне буярга туры килсә, аш пешергәндә сала торган тоз өстәргә мөмкин. Ул акбур яхшы катып, кипсен өчен, кирәкле дымлылык белән тәэмин итәчәк. 

Ванна бүлмәсен буяганда нәрсәләр белергә кирәк?


Ванна бүлмәсендәгне диварлар һәм түбәне буяганда, аларга су чәчрәячәген истә тотарга кирәк, шуңа бу очракта суга каршы торучан буяу таләп ителә. Әгәр түбә яки диварга күгәрү куркынычы яный икән, составында фунгицид һәм альгицидлар булган буяу кирәк булачак.

Торак йортларның эчен буярга нинди буяу куллану отышлы?


Сулы-эмульсияле. Бу буяу агулы түгел, су ярдәмендә кирәкле консистенция ясап була, тиз кибә, аның белән бетон, таш, агач өслекләрне буярга ярый (металлны ярамый – тутыга). Штукатура кебек куыклы, кытыршы, шулай ук йомычкалы өслекләр өчен дә яраклы. Сыланган буяуның суы өлешчә материалга сеңә, бер өлеше парга әйләнә, шул ук вакытта эмульсия таркалып элпә барлыкка китерә. Әлеге элпә нык та, пар һәм һаваны да яхшы үткәрә, шуңа кеше яши яки эшли торган биналар өчен бу иң яхшы вариант, чөнки эчтәге микроклимат шуннан тора да. Сулы-эмульсияле буяуның төсләре теләсә нинди булырга мөмкин. Поливинилацетаттан ясалган мондый буяулар белән биналарның тышын буяу киңәш ителми, аларның суга каршы торучанлыгы бик начар.

Пумала сайлыйбыз


Буяның никадәр озак сакланачагына хәтта пумала да үз өлешен кертә. Әйбәт пумала конус яки чөйсыман формада һәм озын төкле булырга тиеш. Дивар һәм түбәләр буяу өчен 100-130 миллиметрлы, кечерәк мәйдан өчен 20-50 миллиметрлы пумалалар бара. Чат, дивар өсте, түбә кырые, плинтуслар буяганда 50-70 миллиметрлы пумалалар куллану киңәш ителә. Тәрәзәләр өчен махсус пумала бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100