Татар рэперы Альберт Нурминский: "Татар телен урамда өйрәндем"

13 Ноября 2017

Укылган: 3635 тапкыр

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Солтан Исхаков
Аның язмышын социаль челтәрләр "хәл иткән". Социаль челтәрләрдә күренеп, шундагы татар аудиториясе арасында популярлык казанып, бүген инде танылган татар рэперы булып җитешкән Альберт Нурминский белән әңгәмә кордык. Аны татар яшүсмерләре тыңлый. Җырлары Казан урамнарында җилдерүче машиналардан да ишетелеп кала. Ул урам тормышы турында җырлый. Альберт катнаш гаиләдә туган. Татар телен ничек өйрәндең, дигән сорауга "Урамда" дип җавап бирде.

“Минем тематика - егетләр, урам”

- Альберт, үзең белән таныштырып үт әле.

- Мин Альберт Шәрәфетдинов, Балтач районы Норма авылында туып үскән малай, гади крестьян баласы дип әйтик. Миңа 23 яшь була. Балтачта гимназия бетереп, Казанга килдем, автотранспорт техникумын тәмамладым. Хәзер үзебезнең районда – Балтачта үз эшем бар, шуның белән шөгыльләнәм.


- Син рэп стилендә иҗат итәсең. Бу стильгә ничек кереп киттең? Гомумән, иҗатка тартылуың ничек барлыкка килде?

- Мин кечкенәдән үк американча рэп тыңлап үскән малай. Эминем, 50 Cent – алар минем кумирлар иде. Аларның клипларын карый идем. Һәм үземне дә сынап карарга булдым. Җайлап-җайлап, урамдагы тормыш турында, нәрсә күрсәм шуны язып, шушы дәрәҗәгә җиттем.

- Аңлавымча, син үзең иҗат итәсең? Беренче иҗат иткән җырыңның сүзләрен искә төшерик әле.

- Бөтен кеше шуннан башлыйдыр инде, дуслар турында иде ул. “Дуслар, сәлам, әйдә бергә булыйк, рәхмәт сезгә...” - шундыйрак стильдә. Ләкин мәхәббәт турында җырларым юк, мин мәхәббәт турында язмыйм, чөнки эстрадада да, бөтен җирдә мәхәббәт. Минем тематика - егетләр, урам.

- Ягъни, рэпның классик варианты инде?

- Әйе.

- Беренче җырыңны иҗат иткәндә, сиңа ничә яшь иде?

- Беренче җырны язганда миңа 13 яшь иде. Мин аны өйдә “домашний микрофонга”, компьютердагы программага яздырдым. 1 минутлык кына программа иде әле ул. Мин аны бары тик үзем өчен генә яздырдым, әмма аны малайлар да тыңлап йөри башлады. Баштарак, үзеңне беренче тапкыр ишеткәч, оялып йөрисең. Минем бит чыгыш ясауларым күптән түгел генә башланды, моңарчы чыгыш ясаганым юк иде.

Җырларымны мин Вконтакте челтәренә куя идем. Кемгә кызык, тыңлагыз, дип яздым, бер кешене дә мәҗбүр итмәдем. Кемгә кирәк, кем кызыксына - ул тыңлый. Хәзерге продюсерларым да мине шуннан ишеткән дип уйлыйм, чөнки бөтен кеше хәзер Вконтактеда утыра. Кешегә ошый икән, җыр вирус шикелле тарала. 

Шулай итеп, җырлар язуымны дәвам иттем-иттем дә... Бер көнне Казаннан миңа җырларым белән кызыксынган кешеләр "чыкты". "Сезнең белән эшләп карыйк әле", - диделәр. Мин каршы килмәдем, югалтырлык әйберем юк бит. Шулай башлап киттем. Быелның гыйнварында без сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясадык. Шуннан безне халык ишетте, күрде, ошатты. Хәзер районнарга чакыралар, чыгышлар ясыйбыз.

- Продюсер белән эшли башлагач, синең образыңны продюсер ничек тә булса үзгәрттеме? Син үз образыңны үзең тудырган талантмы яисә син продюсер иҗат җимешеме?

- Минем тормыш девизы - «Башкалар кебек булма». Килгәнче нинди идем, шулай калырга тырышам. Алар үзгәртергә тели инде азрак: «Әйдә болай итәбез, заманча, хәзер шулай булырга тиеш», - дип, ә мин барыбер үземнекендә калам. Минем үземә ошаган әйбер белән чыгыш ясарга җайлы, күңелгә ятышлы. Сүз дә юк: продюсерлар миңа булышты.

“Мәҗбүри уйлап чыгарырга яратмыйм”


- Яңа җырлар барлыкка килсен өчен, синең күңел халәтең нинди булырга тиеш?

- Мин белмим, ул, бәлки, сәләт дип әйтимме инде - мәҗбүри уйлап чыгарырга яратмыйм. Берәр кая барганда, башыма рифма килә. Берәр нинди ситуация күрәм икән, урамдамы, дуслар беләнме, нәрсә генә булмасын - башта рифмалар туа. Мин үзем белән машинада блокнот йөртәм, төп фикерне язып куям. Датаны да куям, чөнки үземә кайчан башлаганым кызык. Җырлар яза башлыйм икән, дата куям. Ул төрлечә: бер көнгә ике юл булырга мөмкин һәм бетте. Ике көн, өч-дүрт көн үтәргә мөмкин, аннан соң тагын башка рифма килә дә, төп фикерен язып куям. Шуннан скелет барлыкка килә, скелеттан җырлар килеп чыга.

“Татар рэперларын ишеткәнем юк”

- Син чит ил рэперларын тыңлап илһамландым дисең, татар рэперларын беләсеңме соң?

- Мин татар рэперларын белмим. Ишеткән бар инде, ләкин исемнәрен хәтерләмим. Мин күбрәк чит ил рэпларыннан үземә тәҗрибә алдым.

- Синең татар рэперларын ишеткәнем юк дип әйтүең минем өчен гаҗәп, дөресен әйткәндә. Гаепләп әйтмим, үзем өчен кызык. Казанда татар рэперлары күптән иҗат итә. Иттифак, Аксель төркемнәре бар. Казанда татарча рэп шул дәрәҗәдә үскән, монда хәтта рэп батллар уза. Рэп батллда катнашучыларны Татарстанның төрле районнарыннан, татарлар яшәгән Россия регионнарыннан җыялар. Синең бер дә ишеткәнең юкмы бу бәйгеләр турында, гомумән, бу хәрәкәт турында?

- Татарча рэп батлл дигәнне минем ишеткән бар иде, мин аны карадым да әле, дөресен генә әйткәндә, Татарча рэп дигәнгруппаларын күрдем, , берничәсен тыңлап та карадым, үзенчә күңелле, чөнки татарча рэп ул икенчерәк дип әйтимме. Миңа ул татарча батллар ошамады, күңелгә ятмады, чөнки анда, америка батлларында анда бернинди темасыз уйлап чыгаралар, кинәт кенә, ә монда әзерләнеп килгән текст белән. Ул, минемчә, дөрес түгел. Американча рэпта алар кинәт кенә уйлап чыгара ала, ә бездә ул юк. Бездә өйрәнеп, алдан уйлап эшләргә кирәк. Шуңа мин аны бик яратмадым, яратмадым түгел инде, карамадым.

“Нәрсә күрәм, шуны язам”


- Син иҗатың белән татар дөньясына ниндидер яңалык алып киләм дип уйлыйсыңмы, әллә синең андый максат юк идеме?

- Мин Вконтактеда «Альберт Нурминский» дигән төркем ачтым. Минем тематика урам турында. “Син җәмгыятькә каршы торган кешеләрне пропагандалыйсың”, - дип яза башладылар. Монда пропаганда юк. Мин нәрсә күрәм, шуны язам. Кеше шул җәмгыятьтә яши бит инде, мин моны пропаганда дип уйламыйм. Үземнең группада да: «Здесь нет пропаганды. Мы живем этим, надо менять что-то в татарской эстраде», - дип яздым. 2017 елның 27 гыйнварында яздым моны, һәм ул минем һаман тора. Мин үземне ниндидер яңалыклар керткәнмендер дип уйлыйм. Миңа күп кеше әйтә: «Ничек инде шулай, урам, егетләр турында язасың, моңарчы бер кеше язмый иде бит ул турыда», - диләр. Мин язам. Монда ниндидер курка торган тема юк. Миңа ул ошый, ул мине илһамландыра, шуңа мин ул турыда язам. Күрүемчә, ул яшьләргә дә ошый, хәзер бит рэперлар күбәйде: Айнур Казанский, кемдер Нурлатский, тагын ниндидер, һәм бөтен малайлар урам турында яза башлады. Димәк, ул кешегә кергән.

- Синең арттан иярүче яшь рэперлар да бар инде, димәк?

- Әйе, хәтта тыңлап кара әле дип, җырларын да җибәрәләр миңа. Күңелле инде тыңласаң.

“Тәхәллүсем белән Норма авылы бар икәнен белдердем”

- Ә ни өчен Нурминский дигән тәхәллүс (псевдоним) сайладың?

- Нурминский, чөнки минем авылым Норма. Бөтен кеше исемнәр куша, саннар куеп, американча исемнәр куеп. Мин Альберт, Нормадан, минем әле андый җырым да бар, ул халыкка кереп китте. «О, Нурминский, сәлам», - диләр миңа. Минем ул күңелгә хуш килә. Мин Норма авылы бар икәнен бар кешегә дә белдердем.

- Син популярлык көттеңме? Кайчан да булса популярлашырмын, мине тыңлый башларлар дип уйладыңмы?

- Сер түгел: көзге янына килеп, микрофон шикелле берәр нәрсә тотып, әлбәттә, азрак хыяллана идем. Америкадагы кебек атмосфера кызык иде. Әмма шулай килеп чыгар дип күз алдына да китермәгән идем. Бер ел элек мине шулай чакырырлар дип уйламаган да идем.

Кайберәүләр: «Альберт, рәхмәт сиңа" Мин моңарчы татарча җырлар тыңламый идем», - дип яза"

- Бүген сине күп яшьләр тыңлый, сиңа күп язалардыр да. Җанатарлар нинди сораулар белән яза?

- Иң актуаль сорау - кайчан яңа җырың чыга? Икенчесе - кайчан Буага киләсең, кайчан монда киләсең? Монда кил, көтәбез, яратабыз, диләр. 


- Синең гастрольләр графигы бармы?

- Әлегә юк.

- Концертлар белән чыкмадыңмы әле?

- Концертлар белән юк әле. Вак-төяк чыгышлар бар. Ноябрьдә районнарга чакыралар, җырларга түгел, мин болай гына да барырга әзер. Берсендә Кайбычка бардым, туйга. Малайлар шундый итеп каршы алды - сигез машина, кырык кеше килде. Авыллардан «Нурминский килгән» дип җыелышканнар. Шашлыклар әзерләгәннәр. Бик зур рәхмәт ул малайларга. Мине күрер өчен җыелганнар. Учак янында бер-ике җыр җырладык. «Тагын кил», -  дип озаттылар. Аптырадым хәтта.

- Яшьтәшләрең белән татарча аралашасыңмы?

- Әйе, татарча да сөйләшәм, кем беләндер русча да була.

- Синең җанатарлар татар теллеме, рус теллеме?

- Татарлар. Кайберәүләр: «Альберт, рәхмәт сиңа! Мин моңарчы татарча җырлар тыңламый идем», - дип язалар. Исемнәре рус булган кешеләр дә яза.

- Син катнаш гаиләдә туып-үскән егет. Үскәндә аралашу телең нинди иде?  

- Минем әти - татар, әнием – рус. Шулай туры килде инде. Татар бәйрәмнәре, рус бәйрәмнәре бар бит, без барысын да бәйрәм итәбез. Әйтик, Корбан бәйрәмнәре булганда, татар динен хөрмәт итеп, минем әни коймаклар пешерә. Мәсәлән, Вербное воскресенье булганда да минем әти хөрмәт белән карый иде. Мин тигез үстем, ике якны да бик хөрмәт итәм. Миңа кешеләр әйтә: «Болай ит, болай дөрес, бер генә дингә ышанырга тиеш син», - диләр. Мин аларга кистереп әйтәм: «Миңа ул турыда әйтмәгез, мин ничек яшәргә икәнен, кемгә буйсынырга кирәклеген беләм», - дим. Мин үземне интернационалист дип әйтимме, бөтен динне тигез күрәм. Мин үземне мөселман дип саныйм, ләкин, шуңа карамастан, мин русларны да хөрмәт итәм, керәшеннәрне дә, бөтенесен дә.

- Ә милләтең буенча син үзеңне кем дип атыйсың?

- Татар.

- Татар телле яшьләр мохите бар дип әйттең син, синең белән татарча аралашалар. Соңгы вакытта татар теле тирәсендәге вәзгыятьтән син хәбәрдардыр. Татар теле дәресләре мәктәпләрдә кыскартылачак һәм хәзерге вакытта татар җәмәгатьчелеге татар телен яклау хәрәкәтенә кушылды. Синеңчә, татар телен белү кирәкме һәм ни өчен кирәк?


- Татар телен белү кирәк дип уйлыйм, чөнки без Татарстанда яшибез. Минем өчен ул көндәлек сөйләшеп йөри торган тел, мин бөтен кеше белән татарча аралашам. Мәктәпләрдә бетермәкче булалар дигән мәсьәләдән хәбәрдар мин. Минем уйлавымча, бетерергә кирәк түгел. Хәзер имтиханнар русча үтә, татар балаларына авыррак. Төп дәресләрне русчага күчерергә кирәк, ә татар теле калсын. Мин үзем рус гимназиясендә укыдым. Минем абый-апалар бөтенесе дә рус гимназиясендә укыды. Анда бөтен фәннәр русча иде. Безнең авылда Норма мәктәбе бар, анда татарча укыталар. Мин үземнең киләчәк турында уйлыйм. Мин баламны кая җибәрер идем икән. Мин укыган гимназия 10 километр ераклыкта. Минем балам татарча гына түгел, русча да белсен дип телим, ике телдә дә үссен, шуңа мин нейтраль халәттә калдым. Вконтактеда: «Дустым, татар теленә ярдәм ит!» - дип, ниндидер рэперлар язган иде миңа. Берсе “репост яса, үзеңә ал” дип әлифба китабы җибәргән. Мин аны алмадым, чөнки, бөтен кешедә бар ул фото. Бөтен кешедә бар икән, мин аны алмыйм.

- Бу темага нинди дә булса җыр көтелмиме якын арада?

- Татарчамы?

- Татар теленә багышланган, татар телен яклап, телләр тигезлеген яклап, дәүләт телләре тигезлеге турында. Шул хакта сөйләшәбез бит.

- Минем бер җыр бар - «Кыстама миңа динеңне». Миңа күп кеше әйтә: «Син бит татар, болай итеп яшәргә тиеш, шунда йөрергә тиеш», - диләр. Бу мине шулкадәр туйдырды, шуннан мин «Кыстама миңа динеңне» дигән җыр чыгардым. Мин нәрсә әйтергә телим: кеше үзе сайлый. Хәзер гаиләләрдә ничек: кыз туа икән, яулык бәйләтәсең. Ул баланың сайлау мөмкинлеге булырга тиеш. Аллага шөкер, минем гаиләдә андый әйбер булмады. Син татар икән, син русча гомумән сөйләшергә тиеш түгел дигән әйбер безнең гаиләдә гомумән булмады. Мин андый гаиләләрне беләм. Әти-әниемә мине шулай тәрбияләгән өчен рәхмәт әйтәм.

«Кыстама миңа динеңне, минем гаиләм урам һәм бер минем Алла, мөһим түгел нәрсә эленгән муенда, син бит, абзый, милләт юк дигән урамда...» - дигән юллар бар кушымтасында. Бу җырга тәнкыйть тә күп булгандыр. Әмма минем үземә бөтен кеше уңай фикер генә язды.

- Синең фикерләвеңнең теле нинди? Син татарча фикерлисеңме, русчамы?

- Минем икесе дә бергә, ләкин күбрәк татарча. Татарча уйлыйм да, аннан гына русчага тәрҗемә итәм. Җырлар язар алдыннан да, татарча бер мәгънәдә язсаң, русчага тәрҗемә иткәндә, аның мәгънәсе бөтенләй икенчегә әйләнергә мөмкин. Уйлыйм да, уртадан нәрсәдер сайлыйм, сүзне бит ике төрле язып була. Аны кеше дә ике төрле уйлый. Мин теманы бер төрле язам, ә аны миңа кеше: «Альберт, син шулай дип язгансың икән», - диләр. Һәр кеше үзенчә уйлый, һәр кешенең үзенең күзаллавы.

“Татар эстрадасын белмим, танышып кына килүем”

- Син татар иҗатчыларын беләсеңме? Татар язучылары, шагыйрьләр, җырчылар - бармы синең кумирларың алар арасында?

- Юк, мин татар эстрадасын гомумән белмим, ләкин хәзер инде таныша башладым, бер-ике кешене беләм. Салават, Хәния Фәрхи, Илназ Гариповны беләм. Илназ белән бергә сәхнәдә чыгыш ясаган идек.

- Татар язучыларын, шагыйрьләрен беләсеңме?

- Абдулла Алиш, Муса Җәлилләрне беләм, әлбәттә, ә болай якыннан, тирәнтен таныш түгел мин.

- Татар телевиденисен карыйсыңмы, татар радиосын тыңлыйсыңмы?

- Юк, бик сирәк кенә, кызык булса гына. ТНВдан яңалыкларны карарга мөмкинмен. Мин бөтен җирдә яңалыкларны карарга яратам, русча булсынмы, татарчамы, дөньяда нәрсәләр бара, районнарда нинди үзгәрешләр бар - мин алар белән танышырга яратам. Мәҗбүри карамыйм, чөнки ул миңа кызык түгел.

- Синең соңгы иҗат иткән җырың нинди?

- Минем соңгы җырның исеме - «Амин Асин Абез» дип атала.

- Ул ни сәбәпле барлыкка килде, нәрсә аңлата?

- Олы абыйлар белән сөйләшеп утырам. Алар миңа 90 елларда ничек булганын сөйли. Миңа гомумән кызык ул тема. Кинолар карыйбыз бит, анда атышып йөриләр... Мин алардан сорый идем: «Монда, Татарстанда ничек булды?» - дип. Алар, кырык ничә яшьлек ирләр, миңа сөйләделәр. Мин аларга карап уйга баттым һәм җыр чыгардым: «Кайчан да булса бар да бетәчәк һәм безнең урынга бүтән кешеләр киләчәк. Без килгән шикелле һәм калганнар сизмәячәк, кабат очрашырга сәбәп бир, киләчәк», - дигән юллар. Ә ни өчен «Амин Асин Абез» - мин аны үзем дә белмим, дөресен генә әйткәндә. «Барысы да безнең яхшы булсын, Амин» дип әйттем дә “Асин Амин Абез” дип, язып куйдым. Бик күп репостлар, лайклар җыйды ул, һаман җырлап йөриләр аны, уңышлы булды ул.

“Светофорда торганда, машинадан төшеп, автографлар биргәнем булды”

- Урамнарда җырлыйлар, дигәннән, кайвакыт үзең дә сине тыңлауларына шаһит буласыңмы?

- Әле сезгә килгәндә генә, бер малай сәлам биреп китте. Мин машинаның артына “Нурминский” дигән наклейка ябыштырдым. Бер машина куып җитте дә: «Сәлам» диләр. «Сәлам», мин әйтәм. Светофорларда торганда да музыканы кычкырталар. Мин туктыйм да, карыйлар. «Кара, кара, ул бит», - диләр. Чыгып автограф биргән вакытлар да була, фотога төшәм, таныйлар инде урамнарда, ә чит авылларда кулларда йөртергә әзерләр.


- Синең хәзерге иҗади планнарың турында да ишетәсе килә, клипларыңны кайчан күрәчәкбез? Сине күрү мөмкин түгел дип әйтергә була, синең күбрәк аудиоязмаларың тарала. Үзеңне дә күрәсе килә, сәхнәдә ишетәсе килә.

- Ютубта бик күп видео бар, ниндидер канал да ясаганнар иде минем исемнән. Ютубта бар. Миңа хәтта апалар әйтә: «Яндекста язган идек Альберт Нурминский дип, видеолар чыга», - диләр. Кемдер кертә, рәхмәт аларга бик зур. Клиплар булачак инде, әлбәттә, төшерәчәкбез.

- Әңгәмәң өчен рәхмәт, Альберт, татар дөньясына рәхим ит!

- Үзегезгә бик зур рәхмәт. 

Фикерләр








Иҗат

Аяз Гыйләҗев истәлекләреннән: "Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы? "

"Без - татарлар юаш, басылган халык. "Уянабыз, уяндык!" - бер гасыр буена үз-үзебезне алдап юанабыз. Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы?" - дип әйткән Аяз Гыйләҗев бер әңгәмәсендә. Гомер буе тормыш сынаулары каршында бил бирмәгән, баш имәгән, нинди генә чорда яшәсә дә, үз сүзен ярып әйтергә курыкмаган җор телле, үткен сүзле язучы фикерләре бүгенге көн өчен дә актуаль. Без аның белән төрле елларда татар матбугатында чыккан әңгәмәләрне барлап, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Иҗат

Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. “Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова”, - диләр әлмәтлеләр горурланып.

Иҗат

Яшь талант Айзилә Вахитова: кичә – Интернетта, бүген – Фирдүс Тямаев янында

Instagramның күпчелек татар телле кулланучыларына Айзилә Вахитова исеме яхшы таныш. Популяр татарча җырларны фортепианода уйнап башкаручы һәм җырлавын видеога төшереп интернетка кертүче бу кызның тавышы күпләрне таң калдыра. Айзилә эстраданың танылган җырчылары белән дә эшләргә өлгергән инде. Үзе белән якыннан танышу һәм интернет аның тормышын ничек үзгәртүен белү өчен аны агентлыгыбызга чакырдык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла