Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Соңгы өмет (Леди_Н)

Читтән узган кешеләр бик сәерсенеп карады бу гаиләгә: чит кеше белә мени гаилә хәлен, чит кеше белә мени бәхетле гаилә булыр өчен алар үз гомерендә ниләр кичергәнен...

news_top_970_100
Соңгы өмет (Леди_Н)

– Алло, – диде Руслан, рульдә барган килеш телефонын алып.

– Руслан,сиңа бер заказ бар, соңгысы итеп алмыйсыңмы?

– Юк, Илдар, бүтән миңа заказлар алмаска дип килештек бит инде, мин пас, акча табуның бүтән юлын табармын, – диде Руслан, башыннан нәрсә үткәнен исенә төшереп: сеңлесе авырый башлаганнан бирле өйдә әти булмаган гаиләдә ул баш булып калгач, бөтенесе өчен Руслан җавап бирә иде. Әнисенең дә соңгы арада сәламәтлеге яхшылардан түгел иде, кызы белән булган хәл аны аяктан екты.

– Алло, алло, – диде Илдар, Русланны югалтып. – Руслан, ачуланма, беләм соңгысы дип әйткәнеңне, сеңлеңнең операциясенә акча кирәк булганга гына шалтыратуым. Акчасы яхшы, бәлки, операцияне тулаем каплый да алырсың.

– Күпме? – диде тимер тавыш белән Руслан. Илдар сумманы әйткәч, бер мәлгә аптырап калды: сеңлесенә операциягә төгәл җитмәгән сумма иде бу. Руслан ике дә уйламыйча риза булырга уйлады, чөнки сеңлесенең гомере үзенә биргән сүзләрнең барсыннан да өстенрәк иде.

– Кайчан? 

– Бүген кичке сигездә урында булырга кирәк. 

– Исеме кем? 

– Назлы.

– Назлы? – дип кире сорады Руслан. Сирәк исем, ләкин бик сирәк исем булса да, Русланның аны каядыр ишеткәне бар кебек тоелды. 

– Әйе, Назлы. Адресын хәзер смс белән җибәрәм, – диде дә, трубканы куйды Илдар.

Руслан телефонын күрше утыргычка тотып атып, светофорның кызыл утына килеп туктады. Илдар белән ничек танышканын, ничек бу юлга кереп киткәнен исенә төшереп уйга батты. Илдар аңа проект эшләргә заказ бирде, ул вакытта укып бетереп эшли генә башлаган архитектор буларак һәртөрле заказны теләп ала иде Руслан. Илдарның проекты зур һәм бик кыйбатлы иде. Бу проектын эшләргә берәр ай вакыт кирәк булды Русланга, шул бер ай эчендә бер-берсе белән яхшы танышырга, хәтта дуслашырга өлгерделәр алар. Ләкин Илдарның беркая да эшләмәве, гел акчалы булуы Русланда сораулар тудыра иде. Казанның иң кыйбатлы рестораннарында Илдарның туган көнен үткәреп утырганда Руслан Илдарның үзеннән үк сорады. Илдар аңа “төнге күбәләкләр” тотканын сөйләде.

– Минем “күбәләкләр” – иң кыйбатлы күбәләкләр, теләсә кемгә кунмыйлар, – диде дусты. – Миндә кызлар гына түгел, егетләр дә бар, теләсәң кил, синең кыяфәтең белән бер проектлык акчаны бер очрашуда эшләячәксең, – диде Илдар Русланның җилкәсеннән кагып. Руслан, әлбәттә, ул вакытта катгый рәвештә баш тартты. “Тормышта кеше белән нәрсә булырга тиеш, нәрсә шундый юлга басарга этәрергә тиеш икән?” – дип уйлаган иде Руслан ул вакытта. Ләкин тормыш аны тиз чарасызлык стенасына килеп терәде. Көннән көн хәле начарланган сеңлесен табибларга күрсәткәч, Алсуның тормышын алып калыр өчен авыр һәм кыйбатлы операция кирәклеген әйттеләр. Ләкин барысыннан да иң мөһиме – Алсуга донор кирәк иде. “Донор табылганчы кыйбатлы дарулар белән тотрыклы халәттә тотып була, ләкин озакка түгел”, – диде сеңлесенең табибы Русланга. Менә шуннан соң аның проектлар белән генә эшләгән акчасы сеңлесенең даруларына һәм операциясенә җитмәсен аңлагач, кешенең чарасызлыктан төрле адымга басканын аңлады ул. Һәм басты да. Илдар аңа иң кыйбатлы заказларны гына бирергә тырышты. Беренче заказыннан кайтканнан соң ярты төн буе косып чыкканы истә Русланның... Инде ярты ел эшләсә дә, ияләнә алмады Руслан. Шуңа күрә операциягә хәйран гына сумма җитмәсә дә, бүтән юлын табармын дип, Илдарга бу эшне ташлавын әйткән иде. Дусты да, Руслан өчен бу эшнең ничек авыр бирелгәнен күреп, каршы килмәде. Соңгы заказ сеңлесен дә алып кала, үзенә дә бөтен үткәнен сызып атып яңа тормыш башларга мөмкинчелек бирә иде. 

Артындагы машина берничә тапкыр кычкыртканга уйларыннан айнып китеп, газга басып светофордан кузгалып китте. Сигезгә кадәр вакыты бар иде әле аның. “Өйгә кайтып, юынып, киемнәремне алыштырыга өлегерәм әле”, – дип уйлады Руслан. 
Кичке сәгать сигез тулганда Руслан адрес буенча шәһәр читендәге бер коттедж янына килеп туктады.

– Дөрес бугай инде, – дип куйды үзалдына. Коттеджның арендага алынган икәне күренеп тора иде, тик Руслан аптырамады, чөнки аны чакырткан күп хатын-кызлар үзләренең кая торганнарын гына түгел, исемнәрен дә яшерергә тырышалар иде. Бу очрак шундыйларның берседер дип уйлап куйды Руслан. Машинада утырган килеш тагын бер өйгә карап куйды: нишләптер күңеле дулкынлана иде Русланның. Ишекне ачып керсә, нәрсәдер булыр кебек тоелды аңа. “Соңгысы бит, шуның белән тормышыңның бу битен гомерлеккә ябып, онытачакмын”, – диде Руслан үзалдына, машинадан чыгып ишеккә таба юнәлде. 

Ишек төбенә килеп баскач, кыңгырау төймәсенә басмыйча бер-ике минут басып торды Руслан. “Ярар, болай торып булмас, эшемне эшлим дә, кайтып китим”, – дип кыңгырау төймәсенә басты. Ишекне ачучы кеше булмады. Тәрәзәгә үрелеп карады – бүлмәләрдә ут та яна иде. Яңадан кулын кыңгырауга басарга дип күтәрде, шул вакыт ишек ачылып китеп ишек төбендэ ак көдрә чәчле зәңгәр күзле кыз пәйда булды. Кулын күтәргән килеш Руслан катып калды – каршысына чыккан матур кыз аңа фәрештә кебек тоелды. Күзен ала алмыйча карап торды Руслан кызга, ләкин аның бу фәрештәне каядыр күргәне бар кебек тоелды. Кинәт үзенең сәер халәттә басып торганын аңлап алды.

– Сәлам, мин Руслан, – дип кызга кулын сузды. 

– Назлы, – дип кыз да кулын сузды. Назлының кулына кулы тиеп китүгә бөтен тәненнән ток йөгереп үткәндәй булды. Русланның кызның җылы кулын җибәрәсе килмәде. Назлының күзләреннән күзен ала алмады Руслан. “Каядыр күргәнем бар минем бу күзләрне, ләкин кая?” – дигән уй тагын башына килде.

– Әйдә, өйгә уз, бусагада торма, – диде Назлы, елмаеп, Русланның бераз югалган кыяфәт белән басып торганын күргәч.

– Ә, әйе, рәхмәт, – дип, аңына килеп тизрәк өйгә керергә ашыкты Руслан. Пальтосын салып элде дә, түргә узды.

– Уз, утыр, – диде Назлы диванга күрсәтеп. – Берәр нәрсә эчәсеңме? – дип эчемлекләр белән тулы бар торган якка юнәлде.

– Каршы килмәс идем, – диде Руслан. Диванга җайлап утырып, кызның гәүдәсен керфек астыннан кичереп алды: нечкә биле, озын аяклары, чибәр йөзе, озын калын чәчләре үзе теләгән һәр ир-атның башын әйләндерә ала иде. “Нигә шуның кадәр акча түләп мине чакыртты икән?” – дип үзалдына уйлап куйды Руслан.

Назлы бокаллар белән кире килде, бер бокалны Русланга бирде дә янына утырды.

– Танышу өчен, – дип бокалын Русланга сузды. 

– Синең өчен, – диде Руслан елмаеп, бер-ике йотым кабып яңадан Назлыны күзәтте Руслан: кызның озын кара керфекләре, бөгелеп торган кашлары, алсу тулы иреннәре, чибәр йөзе искитәрлек матур иде. Соңгы арада ясалма йөзләрдән, кашлардан туйган Руслан өчен Назлы аңа шушы ясалмалык арасында чиста су кебек тоелды, үзен җаны белән мең картайган юлчы кебек хис иткән Русланның Назлы кебек саф чиста чишмә янында бертуктамый суын эчәсе, зәңгәр күзләрендә батасы, гомер буена шул чишмә янында каласы килде.

– Көнең ничек үтте? – дип сорап куйды Назлы, Русланның уйга батканын күреп. Руслан да кыз каршында бик сәер күренгәнен аңлап, читенсенеп елмаеп куйды.

– Көне буе эшләр белән йөрдем, җыелып килгән эшләрем күп иде, аларны хәл итеп бетерәсе бар иде, – диде Руслан күптәнге танышына сөйләгән кебек. – Син нишләдең? – дип сорады Назлыдан тагын бер кат күзләренә карап.

– Алай эшләгән эшем дә булмады, тик тә тормадым, – диде Назлы җилкәләрен кысып. 

– Бокалың бушаган, әйдә, өстим, – дип Назлының кулындагы бокалын алып бар ягына торып китте Руслан.

– Бәлки, берәр кино карарбыз? – диде Назлы тулы бокаллар белән якынлашып килүче Русланга карап. Руслан мондый тәкъдимгә бераз аптырап калды: моңарчы аңа күп нәрсә тәкъдим иткәннәре булды, ләкин кино карарга әле беренче тапкыр. Руслан Назлыга карады: Назлының күзләрендә читенсенү күргәч, Назлы булачак якынлыкны кичектерергә теләп кино карарга тәкъдим иткәнен аңлады. Руслан арада булган киеренкелекне киметергә теләп:

– Бик яхшы фикер, мин бик рәхәтләнеп күптәннән кино караган юк, – диде Назлыга бокалын сузып.

– Ммм, хәзер, дисклар арасында яхшы кинолар бар иде бугай, – дип журналлар өстәле астында булган дискларны карый башлады. Берничә дискны алып куйгач, Назлы бер романтик комедия эзләп табып телевизорны кушып җибәрде. Күптәнге танышы, хәтта егете кебек Русланның куенына килеп утырды. Кызның тән җылысыннан башы әйләнде Русланның. Назлыны кочагына алып башланып килгән кинога күзен ташлады – шуның кадәр рәхәт һәм җиңел иде аңа. Назлы белән бернинди дә борчуы юк кебек тоелды аңа. Уйларына батып, әкрен генә Назлының чәчләре белән уйнаганын сизмәде, Русланның бармаклары әкренләп Назлының муеныннан җилкәсенә, җилкәдән кире муенына, аннан чәчләренә күчте, бармаклары тияр-тимәс чәчләрен назлады... Назлы, кино каравынан туктап, әкренләп Русланга таба борылып йөзен күтәрде. Иреннәре нәкъ Русланның иреннәренә туры килгәнен аңлап, сулыш алырга да куркып тынып калды. Руслан Назлының йөзен кулына алып иелде дә алсу иреннәрен әкрен генә үбеп алды. Шуның кадәр татлы иде Назлының иреннәре, Русланның бер генә мизгелгә дә аерылмыйча үбәсе килде аларны. Кызның иреннәре, чәчләре, исе Русланның акылын җуйдыра иде... Бер нәрсәгә карамыйча шунда ук ятакка яткызып Назлыны аласы килде аның. Руслан Назлының кечкенә гәүдәсен күтәреп алып үзенең астына сузып салды да әкренләп иреннәре, куллары белән кызны назлый башлады. Кулы белән аскарак төште, аннан тагын да аскарак төшеп Руслан Назлының калган киемнәрен салдырды.

Руслан Назлыны җиңел генә күтәреп әкрен генә кроватькә илтеп салды, үзенең калган бөтен киемен идәнгә салып болгап атты да теләк тулы күзләре белән Назлыга карады. Әкрен генә килеп Назлы янына ятты, иягеннән тотып кызның иреннәренә чумды Руслан...

– Назлы Назлым минем, – дип кочагына алды.

Назлы, елмаеп, Русланга сыенды да, Русланның җилкәсенә башын салды. Бер-берсенең куенында йокыга киттеләр алар. Ике сәгаттән соң Руслан уянып китеп күзләрен ачты – клиент янында аның беркайчанда йоклап калганы булмады моңарчы, эш вакыты бетүгә кайтып китә торган иде. Нишләтте бу кыз мине дип, аның куенында йоклаган кызга елмаеп карап куйды - урамдагы баганадан төшкән ут яктысында бигрәк матур иде Назлы. 
Назлы селкенеп куйды да күзләрен ачты.

– Ммм, карама миңа, – дип елмаеп ике кулы белән уйнап йөзен каплады.

– Нигә? Минем синнән дә матуррак кызны күргәнем юк әле, – диде Руслан утырган тавыш белән, Назлының иреннәренә үрелеп.

– Тукта, тукта, миндә бер тәкъдим бар, – диде көлеп Назлы, Русланның иреннәреннән качарга тырышып.

– Ммм, син ни әйтсәң, мин шуны үтәргә әзер, – диде Руслан. Назлының ике кулын тотты да тагын иреннәренә иелде. 

– Әйдә душка, – диде Назлы көлүеннән туктый алмыйча.

Руслан башын күтәреп Назлыга карады.

– Сезнең бу тәкъдимегез миңа бик тә ошый, Назлы туташ, – дип Назлыны җиңел генә күтәреп душка алып кереп китте. Су астына кереп баскач Руслан әкрен генә Назлыны юындырды, аннан Назлы Русланны. Руслан күбекне алып Назлының борынына сылап куйды, Назлы – Русланга. Бер-берсе белән уйнап бертуктамый көлештеләр алар, кинәт Назлы көлүеннән туктап калды да башын күтәреп зәңгәр күзләре белән Русланга карады.

– Назлы, карама миңа алай, юынып бетмәгән килеш алып чыгып китәм бит хәзер, – диде Руслан утырган тавыш белән. Назлының, киресенчә, күзләре тагын да теләктән караңгылана төште, сулышы ешайды. Руслан ике уйлап тормыйча Назлыны күтәреп кире кроватькә алып чыгып салды. Бу юлы алар бер-берсен күптәннән күрмәгән сөяркәләр кебек шашып яратыштылар, алар соңрак янәдән бер-берсенең кочагында эреп йокыга киттеләр.

Руслан кинәт телефоны шалтыраган тавышка уянып китте, иң беренче булып сәгатькә карады– сәгать иртәнге сигезенче яртыны күрсәтә иде, ләкин урамда көз булганлыктан һаман эңгер-меңгер иде әле. Руслан үрелеп телефонын алды, экранда “Әни” сүзе яна иде.“Болай иртә шалтыратканы юк, димәк, нәрсәдер булган”, – дип уйлап куйды Руслан.

– Әйе, әни, – диде ул борчылган тавыш белән.

– Улым, – диде әнисе борчулы тавыш белән. – Сеңлеңне дәвалаучы табиб шалтыратты, хәле начарланган, операцияне бу атна ахырына күчерергә кирәк ди, бүген сәгать 12 гә үзе янына чакырды. Мин үзем бераздан чыгып китәм, Гүзәл янында бераз утырып торам, килгәч туры сеңлеңнең палатасына керерсең яме, улым, аннан бергә күтәрелербез табиб янына, – диде әнисе.

– Ярар, әни, борчылма, хәзер килергә чыгам мин дә, – диде Руслан урыныннан сикереп торып.– Гүзәл хәзер ничек?

– Хәзер инде ярый, ярый, улым, хәле бераз яхшырган, – диде әнисе җиңел сулап.

– Бик яхшы, – диде Руслан сөенеп. – Алайса, бераздан хастәханәдә күрешербез, әни, мин хәзер килергә чыгам, – дип трубканы куйды да, тәрәзә аркылы яктырып килгән урамга карады. Күптән түгел генә әле сеңлесен дәвалаучы табиб Алсуга туры килә торган донор табылганын хәбәр иткән иде. Донорның шулай тиз табылуына алар бик сөенделәр, чөнки кайбер кешеләр үзләренә туры килгән донорны еллар буе көтәләр иде. “Барсы да яхшы булачак, сеңлесе дә, Алла бирса, аякка басачак, аның да тормышы рәткә керәчәк”, – дигән уйлар белән, тыныч кына йоклап яткан Назлыга карады. Шуның кадәр якын, шуның кадәр үзенеке кебек иде аңа Назлы бу мизгелдә. Әкрен генә кровать янына килеп Назлы янына утырды. 

– Назлы, Назлым, – диде Руслан Назлының чәчләрен сыйпап. Назлы әкрен генә күзләрен ачты. 

– Назлым, – диде ул сагыш тулы күзләре белән Назлыга карап. – Берүзеңне бер дә калдырасым килми, ләкин миңа китәргә кирәк, җаным, бәлки сине берәр кая илтеп куя аламдыр? – диде Руслан.

Назлы торып утырып ике аягын кроватьтән төшерде.

– Юк, Руслан, мин китмим әле, монда калам, куркыныч түгел, син эшләреңне кара, – диде Назлы, моңсу гына елмаеп.

– Назлы, минем синең белән болай итеп аерыласым килми, – диде Руслан, Назлының күзгә төшкән чәчен колак артына тыгып. – Әгәр дә син каршы килмәсәң, минем синең белән тагын очрашасым килә, әйдә атна ахырында паркта очрашабыз, йөрербез, туңдырма ашарбыз, син миңа үзең турында сөйләрсең, мин – сиңа. Минем синең турында беләсем килә, – диде Руслан Назлының кулларыннан тотып. Назлының бу сүзләрдән соң бите алсуланып китте. Руслан моны күреп:

– Ыыы, аңлыйм, моңарчы танышканнан да якынрак танышып булмый, – дип елмайды Руслан Назлының читенсенүен юкка чыгарырга теләп. – Ләкин минем синең турында күбрәк беләсем, яныңда буласым килә, әгәр дә син каршы килмәсәң, әлбәттә.

Назлы бер-ике мизгел уйланып торганнан соң, ярар, килермен дип, әкрен генә борыны белән Русланның борынына тиеп алды да җиңелчә генә Русланның борын очын үбеп алды.

– Алайса Горький паркында бу шимбә кичке алтыда очрашыйк, мин сине уң яктан беренче эскәмия янында көтәрмен, – диде Руслан җанлы тавыш белән, Назлының иреннәрен үбеп алып.

– Мин килермен, – дип елмайды Назлы, һәм Русланның янып торган күзләренә карады.

– Алайса килештек. Мине озатма, җылы юрган астыннан чыкма, – диде Руслан елмаеп. Назлының тагын җиңел генә иреннәреннән үбеп алды да ишеккә таба юнәлде. Назлы кире юрган астына кереп ятып, Руслан артыннан күзәтә башлады. Руслан пальтосын киде дә, Назлыга таба борылды.

– Алайса күрешкәнгә кадәр, – диде Руслан Назлыга елмаеп карап. Чыгып китәргә теләмичә ишек төбендә туктап калды, Назлыны калдырып китәргә күңеле тартмады Русланның. Кире килеп: “Мин сине көтәчәкмен”, – дип елмайды, аннан соң борылып чыгып китте. Тагын бераз тоткарланса, чыгып китә алмаячагын аңлады Руслан. Назлының артыннан карап калган моңсу карашын ул инде күрмәде...

Машинага барып утырды да, машинасын кабызды.“Кара бу язмышны, инде бернәрсәгә һәм беркемгә өмет калмаганда сиңа тагын яшәргә көч биреп, синең бөтен тормышыңны үзгәртә дә куя”, – дип үзалдына уйлады Руслан. Соңгы тапкыр өйгә күз ташлады да, кузгалып китеп барды. Юлда барганда һаман Назлы килеп басты аның күз каршына. Назлының күзләре, чәчләре, тавышы, тәне исенә төште аның. Бераз барганнан соң, кая күргәнем бар соң минем бу кызны, дип уйлап куйды Руслан. Ләкин кайда, кайда?.. 

Кинәт Русланны ток суккандай булды, ул машинасының тормозларына бөтен көче белән китереп басты да юл уртасында туктап калды. Русланның йөзе агарынып китте, тәненнән бер эссе, бер суык йөгерде. Назлының соңгы сүзләрен кабат-кабат исенә төшерде: “Ярар, килермен” дип борынына кагылып җиңелчә генә үбеп алды аны Назлы Русланның биш яше тулуга багышланган бәйрәмгә чакыргач. “Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел”, – дип уйлады ул рулен кысып тотып. Назлы аның Назлысы икән бит, кечкенәдән генә түгел, туганнан бирле гел бергә булган күрше подъезд кызы. Ишек алдында да, балалар бакчасында да алар гел бергә иде. Руслан – Назлы янында, Назлы – Руслан янында, тора бара кодагыйлар да булырбыз әле, дип әниләре гел шаярталар иде. Үзенең туган көнендә чакыргач, Назлы Русланга үзенең зур күктәй зәңгәр күзләре белән карап:

– Ярар, килермен, – дип, әкрен генә борыны белән Русланның борынына тиеп киткән иде дә, җиңелчә генә Русланның борын очын үбеп алган иде.

“Нәкъ тә бүгенге кебек”, – дип исенә төшерде Руслан.

Руслан никадәр зарыгып көтсә дә, Назлы туган көнгә килмәде. Руслан өйдә әнисе белән әтисе сөйләшкәннән Назлының әтисе өйдән чыгып киткәнен, Назлы әнисе белән әбисенә икенче шәһәргә күченеп киткәнен аңлады. Руслан өчен иң күңелсез туган көне иде ул көн. Ник тормышында үзенә кадерле булган кешене исенә төшерә алмаган ул, ник, ник дип машина руленә суга башлады. Күрәсең, баш мие Руслан өчен авыр булган хәтирәне сызып атарга теләгән.

Ә Назлы аны онытмаган дигән уй килде Русланның башына. Кичәге очрашу да ялгыш очрашу булмаган, сеңлесенә операциягә кирәкле сумма да тик томалга пәйдә булмаган. “Димәк, Назлы барсын да белеп, аны эзләп табып очрашу оештырган, кем булып акча эшләгәнен дә белгән, барсын да белгән Назлы”, – дип куллары белән башын тотты Руслан. Назлы ничек бар, шулай кабул иткән. Нигә аны чакырткан кызның беренче ир-аты булуын да аңлады ул. Назлы аны көткән...

Руслан машинасының газына төбенә кадәр басып кисәк кенә кирегә борылды. Аның Назлыны күрәсе, аның белән сөйләшәсе, аңлашасы килде. Танымавым өчен гафу ит дип, Назлы каршында гафу үтенәсе килде. Руслан очып килеп коттедж каршысына килеп туктады да өйгә карады – өйнең бер тәрәзәсендә дә ут юк иде. “Назлы кире йокыга киткәндер, киткәненә ярты сәгать тә юк”, – дип машинасыннан чыгып, ишек төбенә килеп кыңгырау төймәсенә басты да, тынып калды, ләкин бернинди ишек янына якынлашкан тавыш ишетмәде ул. Шулай тирән йокыга китте микән дип, тагын түземсезлек белән кыңгырау төймәсенә басты да, тагын тынып калды, тагын бернинди тавыш ишетмәде, тагын-тагын басты. Сәер, беренче килгәндә Назлы беренче шалтыратудан соң ишекне ачкан иде дип, ишек тоткасына тотынды, кинәт өй ишеге ачылып китте. Руслан аптырап ишеккә карады: аннан әкренә генә эчкә үтте. Өйдә кап-караңгы иде, кулын сузып утны кабызды да өйгә күз ташлады – яңа гына чыгып киткән, өйдә беркем юк, өй буп-буш иде, бөтен өй җыештырылган, һәрбер әйбер үз урынында. Урын-җир шуның кадәр пөхтә җыелган, әйтерсең, анда узган төндә беркем яратышмаган, еллар буе беркемнең дә кулы тимәгән кебек иде

– Бу ни бу? – дип аптырады Руслан. Үзалдына үткән төн төш булмагандыр бит инде, җүләрләнәм ахыры дип өй буйлатып йөрде, шуннан соң залга чыгып, камин янына килеп, көлгә кулын тыгып карады – көлдә төнлә янган утын җылысы бетмәгән иде әле. Берни аңламыйча ике кулы белән битен тотып Руслан камин каршындагы кәнәфигә килеп утырды. Булган хәлне аңларга тырышып Руслан күзен ачты – киткәненә ярты сәгать тә юк, кай арада юкка чыга ала кеше, дип уйлады ул. Җүләрләнәм ахыры дип башын артка җибәрде дә күзләрен йомды, аның бөтен булган куркулары чынга ашты – ул тагын Назлыны эзсез югалтты... Русланның күзләреннән ачы күз яшьләре тәгәрәде. Руслан телефоны шалтыраганга айнып китте, кисәк кенә башын күтәреп телефонга карады – әнисе шалтырата иде. Руслан сәгатькә карады – сәгать инде унга якынлашып килә иде, ике сәгатькә якын шул халәттә утырганын сизмәде дә ул.

– Әйе, әни, – диде Руслан урыныннан торып.

– Улым, син юлдамы? Мин хастәханәдә, сеңлең янында, – диде әнисе борчылып.

– Әйе, әни, хәзер килеп җитәм, – дип ишеккә таба юнәлде дә ишек төбендә туктап калып кире бүлмәгә карады. Назлысыз бу өй аңа салкын һәм шыксыз тоелды. Руслан машинасына чыгып утырды да, тагын бер кат Назлыны калдырып киткәнгә үкенеченнән тешен кысып машинасын кабызып китеп барды.

Руслан хастәханәгә килгәч иң беренче эш итеп сеңлесе янына ашыкты. Хәлен белгәч, әнисе белән сеңлесен дәвалаучы табибның кабинетына керделәр.

– Илһам Мансурович, исәнмесез, – дип олы яшьтәге чал чәчле ир-ат белән кул биреп күреште Руслан.

– Исәнмесез, исәнмесез, Руслан, – Әнисә ханымга карап баш селкеде. – Утырыгыз, – диде табиб урындыкка кулы белән күрсәтеп, үзе дә кәнәфиенә утырып кулларын өстәлгә куйды.

– Операциягә дигән кирәкле сумманы кертеп бетергәнсез икән бүген, – диде табиб Русланга карап.

– Әйе, бүген түләдем, – диде Руслан.

– Бик вакытлы булган, чөнки минем сезгә яхшы хәбәрем бар, – диде табиб Руслан белән Әнисә ханымга карап. – Бер ай элек мин Алсуның анализларын Мәскәүдәге иң яхшы хирургларның берсенә җибәреп караган идем. Ул Алсуның хәле белән бик кызыксынып, гел анализларын соратып алып, Алсуның хәлен күзәтеп барды, – диде дә табиб, туктап калды. – Ләкин кичә хәле начарлангач, икебездә кичекмәстән операция ясарга дигән фикергә килдек. Хәттә ул операцияне пәнҗешәмбегә билгеләргә булдык. Үзе иртәгә операциягә әзерләнә торырга Казанга киләчәк, – диде Илһам Мансурович. – Операцияне без бергә ясаячакбыз, донорның да бөтен кирәкле анализларын алып бетердек, соңгысы иртәгә әзер булачак, әлегә операциягә каршы килерлек берни дә юк.

– Әгәр дә сез шулай кирәк дисәгез, әлбәттә, без каршы түгел, – диде Руслан табибка карап.

– Илһам Мансурович, донор һаман да риза түгелме исемен әйтергә? Гадел түгел бит инде бу, безнең бит Алсуыбызның гомерен коткарган кешенең исемен булса да беләсебез килә, – диде Әнисә ханым борчылып.

– Юк, мин бу очракта берни эшли алмыйм, – диде табиб кулларын җәеп. – Бу донорның катгый теләге - тулаем аноним булып калу. Гафу итегез, ләкин мин документларга кул куйдым, кызганычка каршы, минем сезгә донорның исемен әйтергә хакым юк.

– Мин барыбер аңламыйм, – диде Әнисә ханым авыр сулап. – Ләкин безнең исемебездән кызыбызны коткарган өчен зур рәхмәтебезне җиткерә алмассыз микән? – диде Әнисә ханым, яшьле күзләрен табибка төбәп. – Бөтен яхшылыгы меңе белән үзенә кире кайтсын, – диде ул күз яшьләрен сөртеп.

– Әлбәттә, Әнисә ханым, әлбәттә. Мин аңа барсын да җиткерермен, борчылмагыз, – диде табиб урыныннан торып. – Ярый алайса, мин авырулар янына барыйм, пәнҗешәмбе операция алдыннан күрешербез, борчылмагыз, бар да яхшы булачак, – диде Русланның кулын кысып.

– Иншалла, иншалла, – диде Әнисә ханым Русланның кулыннан тотып.

– Алайса күрешкәнгә кадәр, – дип Илһам әфәнде кабинеттан чыгып китте.

Кич белән Руслан әнисен кайтарып куйгач үз өенә кайтты да, телефоннан Илдарны җыйды.

– Илдар, сәлам, – диде ул, тәрәзә каршысына килеп.

– Сәлам-сәлам, дустым, син кая югалдың? Төнең ничек үтте? Бар да яхшымы? – дип сорады Ильдар дусты өчен борчылып.

– Мин сиңа нәкъ шул сорау буенча шалтырата идем. Синдә кичә шалтыраткан кызның номеры калмадымы?

– Назлыныңмы? Берәр проблема юктыр бит? – диде ул тагын да борчылып.

– Юк, проблема юк. Җибәрәсеңме?

– Хәзер карап җибәрермен, – дип Илдар трубканы куйды. Русланның моңарчы беркемнең дә телефон номерын сораганы булмады, димәк, нәрсәдер булган дип уйлады ул, ләкин Руслан үзе сөйләмәсә, аннан сорауның мәгънәсе булмаганын бик яхшы белә иде.

Русланның да Илдарга әлегә берни аңлатып торасы килмәде, вакыты ул түгел иде. Башта аның үзенең бу сәер хәлнең очына чыгасы килде. Илдардан телефон номеры белән смс килүгә Руслан шунда ук номерны җыйды, паузадан соң аңа ягымлы кыз тавышы “абонент недоступен, попробуйте позвонить позднее” дип җавап бирде. Руслан телефонын сүндереп иренен кысты. Назлының телефон номерын үзеннән алмаганга меңенче тапкыр үкенде. Ул шуның кадәр арыган иде, киемнәрен дә салырга көч таба алмыйча, кроватенә барып ауды да йокыга китте.

Пәнҗешәмбе көнне иртә баштан әнисе белән Алсу янына хастәханәгә килделәр. Озак та тормадылар, Алсуны операциягә әзерләп алып кереп киттеләр. Руслан белән Әнисә ханым коридорда басып калдылар. Бик озак, бик авыр барды операция. Алтынчы сәгать китте дигәндә операционныйдан Илһам Мансурович чыгып Руслан белән Әнисә ханым янына килде, хирургның йөзе караңгы иде.

– Кызым, кызым белән берәр нәрсә булды мәллә? Кызымның хәле ничек? – дип, Әнисә ханым куркуыннан елый башлады.

– Әнисә ханым, Алсуның операциясе әйбәт узды, борчылмагыз, бар да яхшы, – диде тынычландырырга теләп.

Ләкин Руслан барыбер нәрсәдер булганын тиз аңлап алды.

– Илһам Мансурович, нәрсә булды Алсу белән? Берәр нинди осложнение юктыр бит? – дип сорады Руслан борчылып.

– Юк, Алсу белән бар да яхшы, тиздән реанимациягә чыгарачаклар,– диде дә туктап калды хирург. – Ләкин без донор кызыбызны алып кала алмадык, операция вакытында хәле начарланып йөрәге туктады. Никадәр тырышсак та, кире йөрәген эшләтеп җибәрә алмадык, – диде хирург калтыранган тавыш белән.

– Ай Аллам, – дип кулы белән авызын тотып, Әнисә ханым үксеп елап җибәрде. – И балам, и балам, – дия-дия улына таянды. Руслан әнисен әкрен генә култыклап алып, кәнәфигә алып барып утыртты, кире хирург янына килде.

– Ник алай булды соң, Илһам Мансурович? Анализлары бар да яхшы дип әйткән идегез? – дип сорады Руслан ишеткән хәбәрдән айный алмыйча.

– Организмы без уйлаганнан зәгыйфрәк булган күрәсең, йөрәге булган авырлыкны күтәрә алмады. Үземә дә бик үкенечле, бик яшь, бик матур кыз бала иде, – диде табиб күз яшьләрен яшерә алмыйча.

– Илһам Мансурович, бәлки, хәзер әйтерсез ул кызның исемен? Без туганнарына ничек булса да ярдәм итә алыр идек, болай булмый бит инде, – диде Руслан яшьле күзләре белән хирургка карап.

– Юк, миннән берни тормый, – диде хирург баш киемен салып. – Ул бу очракны да алдан карап куйган иде, мин кирәк тә булмас дигән идем килешүдәге бу пункт, ләкин, күрәмсең, ул кызчык алдан ук сизенгән үзенең үләчәген. Хәтта үлгән очракта да аның исемен әйтергә хакым юк, гафу ит, Руслан, борчылма, мин барсын да үзем хәл итәрмен, үзем ярдәм итәрмен гаиләсенә, – дип Русланның җилкәсеннән кагып, кире операционныйга кереп китте.

Руслан борылып әнисенә карады – әнисе почмакта үкси-үкси елый иде. Тормыш гадел түгел, дип уйлады Руслан. Аның кыз өчен җаны әрнеде – әкрен генә барып әнисен аркасыннан кочаклап алды.

Икенче көнне Руслан белән әнисе иртән иртүк хастәханәгә килделәр. Алсу инде аңына килгән, әкрен генә сөйләшә дә башлаган иде. Озак торырга рөхсәт бирмәгәнгә күрә, Руслан әнисен кире кайтарып куйды. Тагын телефонын алып берничә тапкыр Назлының номерын җыеп карады – трубканың икенче башында һаман шул бер автомат кыз җавап бирде.

Икенче көнне тагын бер тапкыр сеңлесе янына барып килде Руслан. Алсу инде күпкә яхшырак күренә иде. Әнисе белән әлегә донор кыз турында берни сөйләмәскә килештеләр алар. Кире өенә кайткач, Руслан үз-үзен кая куярга да белмәде. Бүген аның Назлы белән очрашырга сөйләшкән көне иде. Душка кереп чыкты да, киемнәрен алыштырып Руслан өйдән чыгып китте. Чәчәк кибетенә кереп ак розалар алып чыкты – Назлының кечкенәдән ак чәчәкләр яратканын бик яхшы хәтерли иде Руслан. Очрашу урынына вакытыннан алданрак та килде ул, тик куркыныч түгел, иң мөһиме Назлы гына килсен, диде Руслан үзалдына.

Руслан яныннан җитәкләшкән парлар узып китәләр иде: кайсылары көлешә, кайсылары ни турындадыр бик мавыгып сөйләшәләр иде. Руслан аларга карап җиңелчә генә көнләшеп тә куйды: 28 яшенә җитеп аның беркем белән җитәкләшеп йөргәне булмады, кулыннан тотып йөрергә теләгән кызны очратмады да ул моңарчы. Күрәмсең, күңеле һәрвакыт Назлыны яраткан, Назлыны көткән дип үзалдына елмайды ул. Руслан тагын бер кат сәгатенә карады – билгеләнгән вакыт күптәннән узып киткән, бәлки соңга каладыр дигән өмет белән Руслан эскәмиягә барып утырды. Тагын бер сәгать вакыт үтеп китте... ике сәгать...Руслан Назлының килмәсен, йөрәге аны үз гомерендә бүтән күрмәячәген сизенде, йөрәге әрнүенә чыдый алмыйча күзләреннән ачы күз яшьләре тәгәрәде Русланның. Озак утырды Руслан паркта... Башын күтәреп караганда паркта беркем калмаган иде инде.

Руслан чәчәкләрне эскәмиядә калдырып торып китеп барды...

Ул көннән соң өч ел вакыт үтеп китте. Сеңлесе Алсу тулысынча терелеп кире университетта укуын дәвам итте. Үз профессиясе буенча бик зур төзелеш компаниясендә главный архитектор дәрәҗәсенә күтәрелде. Әнисе бер тол ир белән танышып никах укытып, бик яхшы торып китте. Әле күптән түгел бергә ялга Европа күрергә китеп бардылар. Барсында да бар да яхшы иде, тик ул гына һаман ялгыз, һаман берүзе иде. Назлыдан башка беркемне ярата алмады, Назлыдан башка бүтән хатын-кызга кагыла алмады. Шулай дип тәрәзә каршында кофесын эчеп уйланып торганда Руслан сеңлесенең аның янына якынлашып килүче аяк тавышларын ишетте.

– Абыем, бүген кич нишлисең? – диде Алсу, иң яраткан абыйсын аркасыннан кочаклап алып.

– Бернишләмим, ник? – дип борылып, бер кулы белән сеңлесен кочаклап алды да, Алсуның йөзенә карады: сеңлесенең тиктомалага бернәрсә дә сорамаганын бик яхшы белә иде ул.

– Бүген Алмазның туган көне, синең белән танышыр өчен туган көненә чакыра, бәлки, кич кафега килеп китәрсең, танышырсың? – диде Алсу абыйсына елмаеп.

Сеңлесенең бер эшне дә болай гына эшләмәгәнен бик яхшы белгән Руслан:

– Булачак кияү белән генә танышачакмынмы? – дип сорады бер кашын күтәреп.

– Уф, абый, синнән берни яшереп булмый, – дип уйнап иреннәрен бүрттерде Алсу, үпкәләгән кыяфәт чыгарып абыйсының текәлеп караган күз карашыннан кача алмыйча дәвам итте, – минем белән бергә укый торган бер кыз да килә, ул, абыем, шундый матур, шундый акыллы, сиңа ошыячак, абыем, зинһар өчен, кил инде, – диде Алсу ялварып.

– Алсу, андый уеннарны яратмаганны бик яхшы беләсең, синең белән бу турыда бер генә дә сөйләшмәдек, теләмим мин беркем белән танышырга, – дип кырт кисте Руслан.

– Абыем, мин бит синең өчен борчылам. 31 яшеңдә һаман ялгызсың, гаилә корасың, балалар сөясең килми мени үзеңнең? – диде сеңлесе үзе дә сизмәстән бу сүзләре белән абыйсының җанының иң авырткан җиренә кагылып.

Абыйсының бү сүзләрдән соң йөзе караңгыланганын күреп, Алсу үзенең кирәкмәгәнен әйтеп ташлаганын аңлап авызын кулы белән каплады.

– Юк, теләмим, – дип кырт борылып өйдән чыгып китте Руслан.

Машинасына чыгып утыргач, бераз тынычланырга теләп башын артка җибәреп күзләрен йомды Руслан. Килде гаилә дә корасы, балалар да сөясе килде аның. Ләкин бер генә кеше белән - аның Назлысы белән, эзсез югалган Назлысы белән. Күпме эзләде ул Назлыны: номеры аша телефонный компанияләргә, коттеджның хуҗасына да чыгып карады, берсе дә Назлыны белми булып чыкты. Номер да, коттедж да Гүзәл исемле кызга бәйләнгән иде. Аннан Гүзәлне эзләп карады ул, шул кыз аша Назлыга чыгып булмас микән дип, ул кызның адресын эзләп тапты. Адрес буенча килгәч, Гүзәлнең инде исән түгел икәнен әйттеләр аңа. Шуннан соң җанында булган соңгы өметенең үлгәнен, Назлысын гомерлеккә югалтканын аңлады. Назлысы исенә төшкән саен күз яшьләре бер туктамый ага иде аның. Ул бергә булган төннең бер генә мизгелен дә онытмады, онытырга теләмәде дә. Бүген аның өчен елның иң мөһим көне иде – Назлы белән очрашырга сүз куешкан көн иде. Инде өч ел рәттән Руслан Назлының яраткан ак розаларын алып Горький паркының уң яктан беренче эскәмиясенә барып утыра иде. Нишләптер шунда кеше арасыннан гафу ит, җаным, соңга калдым дип Назлысы килеп чыгар кебек тоела иде аңа. Бүген дә ул барып Назлысын көтәчәк. Руслан машинасын кабызып китеп барды.

Алган букеты бигрәк ошады бүген Русланга: ап-ак күпереп торган саф розалар аеруча матурлар иде. Гадәттәгечә, Руслан инде таныш эскәмиясенә барып утырды да, букетын янына куйды. Көн бигрәк матур иде, бүген кояш үзенең җылысы белән иркәләде. Руслан күзен йомып кояшка таба йөзен күтәрде.

Шул вакыт бераз читтәрәк кычкырып көлгән бала тавышы ишетте ул.

– Әнием, мине тот, әнием, мине тот, – әнисеннән качып, малай бөтен паркка кычкырып көлеп җибәрде.

– Адель Русланович, миңа сезнең үз-үзегезне тотышыгыз бер дә ошамый бүген, – диде әнисе шаян тавыш белән малае артыннан кызу-кызу атлап.

Руслан кызның тавышын ишеткәч катып калды, башыннан аягына кадәр ток йөгергәндәй булды. Юк, моның булуы мөмкин түгел бит, диде ул үзалдына. Аның шуның кадәр Назлысының тавышын ишетәсе килә иде, шуңа күрә генә тоеладыр дип тавыш килгән якка Назлысының тавышына ошаган кызны күрәсе килеп башып борып карыйсы килде, ләкин бөтен гәүдәсе параличланган кебек катып калган иде Русланның. Берничә тапкыр тирән сулыш алып бераз тынычланганнан соң да бала көлгән якка борылып карады. Ике яшьләр тирәсендәге малай көлә-көлә әнисеннән качып аның ягына таба йөгерә иде, улының артыннан калышмыйм дип, малае артыннан кызу-кызу әнисе килә иде. Руслан урыныннан торып сулыш ала алмаслык булып катып калды: малай артыннан йөгереп килүче кеше аның Назлысының тавышына охшаган кеше түгел иде, ә чыннан да аның Назылысы иде. Русланның аяк-куллары селкенмәс булды, авызын ачып Назлысына эндәшәсе килде, ләкин катып торудан башка берни эшли алмады, гәүдәсе аны тыңламады. Шук малай Руслан каршысына йөгереп килеп басты да Русланга нәкъ аныкы кебек күзләре белән текәлеп карап туктап калды.

– Әәә, эләктеңме, – дип Назлы улының артына килеп басты, ник туктап калганын аңламыйча аның каршындагы кешегә күтәрелеп карады да агарынып китте.

– Назлы, – диде Руслан калтыранган тавыш белән. 

Назлы үзенең күзләренә үзе ышанмыйча катып басып калды. Бер мизгел эчендә бөтен үткәне күз алдына килде аның. 

Иң якын дусты Гүзәл укырга бик яратмаса да, бик чибәр кыз иде, шуңа яшь вакыттан ук “җиңел” акча эшләү юлына басты. Назлы аны ничек кенә үгетләсә дә, укыйсы, яхшы эшкә керәсе килмәде аның. Аңа үзенең тормышы бик ошый иде, акча күп, бер кеше каршында хисап тотасы юк. Назлы да яңа шәһәргә күчеп килгәннән соң гел бергә булган иптәш кызын югалтасы килмәде, шөгыле белән килешеп, аны ничек бар, шулай кабул итте. Бер кичне Гүзәл белән өстәл артында чәй эчеп утырганда:

– Кара, безнең “хуҗада” Руслан исемле егет бар, хуҗаның дусты да әле ул (Гүзәл сутенерын хуҗа дип йөртә иде), бер безнекеләргә ошамаган, бер кеше белән аралашмый, гел читтә, хуҗа аңа гел кыйбатлы заказларны гына бирә. Синең Русланың түгел микән, белешеп карыйммы? Ничәнче ел эзлисең бит инде, чем черт не шутит, үз гомеремдә бер җүнле эш эшләп калыйм, – диде Гүзәл моңсу гына. Ул вакытта дус кызының нигә алай дип әйткәнен Назлы аңламады. Ничә еллар буе балачак мәхәббәтен эзләгән Назлы нинди булса да эзгә риза иде. Гүзәл шуннан соң берничә көнгә юкка чыкты, кире Назлы янына килгәч, Русланның фотосын күрсәтте. Фотоны күрүгә үк танып алды Назлы Русланны. Гүзәл аңа Русланның сеңлесе бик нык авырганын, кызга операция өчен акча кирәк булганлыктан бу юлга басканын сөйләде. Назлы боларны барсын да ишеткәч, нишләргә белмәде. Аның ничек тә булса Русланга булышасы, ничә еллар буе эзләгән Русланын да бик күрәсе килде аның. Бераз уйланып утырганнан соң, әнисе үлгәннән соң калган өч бүлмәле квартираны сатып, Казанда үзенә бер бүлмәле квартира алганнан соң калган акчаны бирергә дигән карарга килде Назлы.

– Син җүләр мәллә, җаным, Руслан синнән гомерендә дә акча алмаячак, – диде Гүзәл. – Син ул акчаны нишләтеп бирергә җыенасың, матурым? “Исәнме, Руслан, мин синең кечкенә вакытта яратып йөргән кыз, сиңа акча кирәк икән, мә!” дип бирмәкче буласыңмы? – диде аңа Гүзәле. 

Назлы дустының хаклы булуын аңлады. Дус кызы монда акча бирүнең икенче юлын эзләп табарга кирәк диде Назлыга.

Тагын бераз бергәләшеп уйлап утырганнан соң Назлының гомердә дә башына килмәс юл тәкъдим итте Гүзәл. Ничек кабул иткәнен һаман аңламый иде әле Назлы. Русланны клиентка буларак чакыртырга һәм операциягә кирәкле булган сумманы шулай итеп бирергә. “Барыбер Руслан акча белән эш итми, бөтен акча хуҗа кулыннан үтә, – диде Гүзәл. – Руслан кабул итмәсә дә, Илдар аны тиз акылга утыртачак”. Назлы өчен бу бөтен хәл кыргый күренсә дә, бүтән юл булмаганлыгын аңлап риза булды. Гүзәл, барсын да оештыргач, мин сиңа шалтыратырмын дип китеп барды. Икенче көннән соң дус кызы Назлыга шалтыратып Илдар белән сөйләшкәнен, Русланны бер кыз чакыртасы килгәнен, Руслан өчен зур гына сумма чыгарып салырга әзер икәнен әйттем диде дус кызы. Бер коттедж арендовать итеп барысын да әзерләдем, иртәгә кичке җидедә син шунда булырга тиешсең, дип коттеджның адресын бирде . “Ну, детка, удачи тебе, үбәм!” – диде дә трубканы куйды. Назлы ул көнне үз-үзен кая куярга белмәде, кире чигенергә дә юлы юк иде. Икенче көнне бөтен батырлыгын җыеп билгеләнгән адрес буенча китте Назлы. Кичке сигездә кыңгырау шалтырагач бик нык дулкынлануын чак-чак яшереп барып ишекне ачты. Ул кичне Руслан белән таныш булмаган кыз кебек сөйләшүе бик авыр иде аңа. Русланга үзе турында, аны эзләп табуы турында барсын да сөйлисе килде, ләкин әлегә иртәрәк. Русланның башында аның кайгысы юк икәнен Назлы бик яхшы белә иде. Бөтен хәлләр җайлашкач Назлы аның янына һичшиксез килер, бу мин, синең Назлың, дип кочаклап алыр дип уйлады Назлы. Ул төннең һәрбер мизгелен, Русланның һәрбер сүзен, кара чәчләрен, шомырт кебек кара күзләрен, исен, елмаюын истә калдырырга тырышты Назлы.

Иртә белән Руслан чыгып китәр алдыннан очрашырга сорагач та бик сөенде Назлы. Танымаса да күңеле белән аңа тартылганын аңлап сөенде кыз. Ләкин Руслан киткәннән соң булган хәлләрне ул гомерендә дә онытмаячак иде. Руслан артыннан ишек ябылуга Назлының телефоны шалтырады, аңа хастәханәдән Илһам Мансурович дигән кеше, Гүзәл үзе белән берәр нәрсә була калса сезгә шалтыратырга кушты дип, кичекмәстән Гүзәл янына килергә кирәклеген әйтте. Назлы ничек сикереп торып, такси көткән арада тиз генә өйне җыештырып чыгып йөгергәнен сизмичә дә калды. Хастәханәдә ул Гүзәлне эзләп тапты, дус кызы аңа ярты ел элек анализлар тапшырганда анда баш мие рагы табуларын әйтте, табиблар операция ясап булырлык түгел дип әйткәннәр, күп дигәндә ярты ел вакыт биргәннәрен, үзенең чире турында беркемгә сөйләмәгәнен, бигрәк тә Назлыны борчырга теләмәгәнен сөйләде Гүзәл. Назлы аптыраудан нишләргә белмәде, баш мие бу хәлне кабул итәсе килмәде, аның бер төн, бер көн эчендә булган хәлләрдән ул җүләрләнә язды. Гүзәл үзенең бер бөерен Русланның сеңлесенә донор булырга тәкъдим иткәнен, ләкин донорның кем булуы Русланның гаиләсенә әйтмәскә дигән килешүгә табибны кул куярга мәҗбүр иткәне турында Назлыга берни әйтмәде. Миңа тиздән операция булачак, бәлки, табиблар бераз гомеремне озынайта алырлар дип кенә әйтте. Назлы ул көннәрне ярымүле хәлдә йөрде, берни аңламады, берни аңышмады. Операция көнне Гүзәл аңа хастәханәгә килергә катгый тыйды. “Мин операциядән соң чыккач, наркоздан айныгач икенче көнне килерсең, матурым, үз-үзеңне бетереп йөрмә, мин сине бик яратам”, – диде Назлының кулыннан соңгы тапкыр тотып. Бар да яхшы булачак дип ышандырып кайтарып җибәрде бит ул аны. Назлы соңыннан гына дус кызы үләчәген алдан ук белгәнен аңлады. Гүзәлнең дә әнисе юк иде, әтисенең апасы белән берлектә бу авыр хәсрәтне күтәрделәр алар. Назлы ул көннәрне чын-чынлап җүләрләнде, көне-төне елаудан башы чыкмады, Руслан белән сөйләшенгән очрашу турында ул кайгысы белән бөтенләй оныткан иде. Эшеннән бер ай ял алып үз өендә үз кайгысы белән берүзе калды ул. Бер айдан соң әзрәк кеше рәтенә кергәч яңадан эшкә чыкты Назлы. Ләкин иртә саен аның күңеле болгана башлаганын сизде ул, поликлиникага барып анализлар биргәч аның корсаклы икәнен әйттеләр. Назлы өчен кара көннәр арасында якты кояш нуры кебек иде бу хәбәр, шуннан соң кеше рәтенә кереп баласы өчен яши башлады . Назлы тагын бер кат Русланны эзләргә тырышып карады, ләкин бөтен контактлар, Илдарның номеры – бөтенесе дә Гүзәлнең телефонында калган иде, хастәханәдә Гүзәлнең әйберләре арасында телефоны никтер юк иде. Русланның сеңлесен дәвалаган табибны эзләп табарга теләп хастәханәгә килгәч аңа Илһам Мансуровичның күптән түгел гаиләсе белән Израилгә күчеп, шундагы хастәханәдә эшли башлаганын әйттеләр. Назлы шуннан соң Русланны эзләп табуга булган соңгы өметенең өзелгәнен аңлады.

Ай артыннан ай үтте, Назлы исән-имин малай алып кайтты. Гүзәлнең апасы төрле яктан аңа булышырга тырышты, Адельне үз оныгы кебек яратты . 

Бүген Назлы Руслан белән очрашырга сүз куешкан көн икәнен бик яхшы хәтерли иде, иртә баштан аның күңеле шушында тартты, чөнки өч ел элек килә алмаганы өчен ул үзен гафу итә алмаган иде. Кинәт Руслан каршына килеп чыккач Назлының тыны кысылды, сөйләшә алмастай катып калды.

– Әни, әнием, әни, дим, – дип пальто итәгеннән таркан улы аның бу дөньяга кире кайтарды. Русланнан күзен алып улына карады.– Әни, бу кем? – диде улы берни аңламыйча.

Назлы яшь тулы күзләре белән Русланга карады:

– Әтиең, – диде ул әкрен генә.

Руслан тетрәнгән йөзе белән бер улына, бер Назлыга карады. Малай шул вакыт шатлыктан сикерә-сикерә: 

– Әтием, әтиееем, мин сине таптым, – дип Русланның кочагына йөгерде. Руслан иелеп малаен күтәреп алып үкси-үкси елый башлады.

– Әйе, улым, таптың... – дип, әкрен генә килеп, Руслан белән улларын кочаклап алып, Назлы үксеп елап җибәрде. 

Читтән узган кешеләр бик сәерсенеп карады бу гаиләгә: чит кеше белә мени гаилә хәлен, чит кеше белә мени бәхетле гаилә булыр өчен алар үз гомерендә ниләр кичергәнен...

Ә бүген бу булачак гаилә өчен иң бәхетле көннәре иде, чөнки аларның соңгы өметләре сүнгәннән соң да күңелләрендә энә очы кадәр бергә булу өмете калган иде әле...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100