Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шүрәлем (Ренат Абянов)

Мәскәү имамы Ренат Абянов Тукайга ияреп язылган әсәрен тәкъдим итә.

news_top_970_100
Шүрәлем (Ренат Абянов)
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —«Кырлай» диләр;
Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Бергә-бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!
Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

Шундый тын, яхшы һавада бу утынчы исә,
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Кискән агачларга була, минем күзләремнән яшь тама!

«Чу – уйлыйм, нигә икән юкка улә наратлар,
Төнне урманны кисә бит, мәрхәмәтсез караклар».
Куркытты бераз мине бу җегетнен балтасы,
Әмма инде сабырлык юк, туры килә барасы.

Ямьсез үкергәч инде, чыктым карак каршына,
Кызганыч, курыкты бераз карап минем башыма,
Мөгез булсын дип кыстырдым зур ботакны маңгайга,
Җегет артка чигенергә ашыкты, дога укып Ходайга!

Мин дә ышанам Аллага, бөтен гаиләм иманлы,
Әмма беркемгә дә бирмәм бетерергә урманны!
Узем куркам, кулларымнын бармакларын селкетәм,
Алдалак булсам да әйткән идем, кешеләрне дип утерәм!

Ничек утерәм икән - үземә сорау биргәч, 
Кытыкларга яратамын мин дидем уткен балтаны күргәч.
Китәргә кирәк аңарга иде, әмма бәндэ каушанмый,
Миңа ахырысы күнгәчтен, мәҗнүнгү кебек карый.

Кирәк иде миңа, дуслар,  зарланырга аюга,
Куар иде бу малайны аты белән Кырлайга.
Яхшысынмадым, хайван йоклый, куктән төшкән бер йолдыз,
Кинәт бу җегет әйтә: «Яхшы, әйдә уйныйбыз.

Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Түздем, сарыгы очен, надансызлык ул бугай,
Кеше урманда гына түгел, йортта яши дуңгыздай.

Адәм баласы – алдалак бит, ойрәткән иде эти,
Аның турында әйткән иде Мухаммад хазрәти.
Мин хәйләсез, мин гади, каны аңа ышаныйм,
Тыктым кулымны ярыкка, ә ул булгандыр капкын.

Берьюлы биш бармагым сынды, йөрәгем оча,
Җегет атка утырып җинаяттән тиз кача!
Туктар-кычкырам, коткар мине, ауган таллармы житми,
Карак үзе укерә, әмма мине ишетми,

Әйтче, зинһар, - исемеңне, син жиңдең, бераз тор,
Бәндә горурланып ерактан кычкырды - мин Былтыр!
Беләмен мин, инсаннар да кулланмый һич бу исем,
Теләгән идем белергә, һәр хайван дип белсен… 

Иртәгесен коткардылар мине якын узган пошилар,
Үлем хәлдә булган идем, дару биргән чыршылар,
Куяннарым да хәл белеп, жиләкләрне җыйдылар,
Куләгә булсын өчен кошлар канат жәйделәр.

Кызганыч, терсәккә кадер, кискәннэр шул кулымны,
Шулай Кырлай урманнынан киттем, алып кичә улымны.
Әле мин торам еракта, гафу, сезгә әйтмимен,
Чөнки адәм бабалары белән көрешергә сөймимен!

Моңсу була кайбер вакыт, татар моңын сагынам,
Тукай шигырләрен көйләп, үзәндә елап сузам.
Бервакытны хат алдым, абый яза Кырлайдан:
Бердә калмады анда элек йоргән зур хайван,

Урманнары бетә бара, чүп гөмбәләр урынына,
Шурәлеләр дә улгәннәр, нинди хәзер замана?…
Бәлки кешеләргә рәхәт…өметләнгәндер уйлар,
Ялгыш уйлыйсын диделәр алдагы язган юллар.

Инсанарга кызганыч, рәхәт түгел шул бер дә,
Кырлайларын калдырып, халык китте шәхәргә,
Балталарын аракыга алыштырды ир-атлар,
Рус телендә сойлиләр әбиләр белән балалар!

Гореф-гадәт сакланмый да, мәчетләре ятимнәр,
Әле ярый намазларын калдырмыйлар пәриләр!
Тукай теле бетә бара, табыналар акчага,
50 елдан татар теле сакланыр гел Арчада,

Татар кызнын намусы, ир-жигет нанданлыгы…,
Кирәкме ул кешегә - уйлый урман сарыгы…
Нинди синдә киләчәк? Кайда синен тургайлар?
Бу доньяда яши икән яңа туган Тукайлар?
Бетә урман… бетә милләт…кем җаваплы, татарлар?
Кайда сезнең батырлык, Жиде милльон былтырлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100