Марат Кәбиров: Татарда бер әдәбият, сәнгать калды. Бүтән әйберсе юк бит татарның

6 Сентября 2017

Укылган: 896 тапкыр

Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
Фото: Солтан Исхаков
Марат Кәбиров "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында татар әдәбияты начар хәлдә дигән сүзләр белән килешмәвен белдерде. Язучы фикеренчә, бүтән өлкәләр белән чагыштырганда әдәбияттагы хәлләр аяныч дип әйтерлек түгел. Марат Кәбиров язучыларны ничек танытырга, телне ничек сакларга һәм ни өчен әсәрләр халыкка барып җитми икәнлеге турындагы фикерләре белән дә уртаклашты.

"Татар галиме нинди китап укырга икәнен үзе белергә тиеш"

- Марат, Илшат Сәетов соңгы елларда язылган, укырга яраклы татарча романнар юк дип белдергән иде. Сез моның белән килешәсезме?

- Мин инде моның белән килешмәгәнемне үземнең сайтта да, Интертатта да әйттем. Яңадан сөйләргә кирәкме икән?

- Безгә мисаллар кирәк иде. Әгәр Сез бар дип әйтәсез икән, нәрсә бар? Соңгы егерме елда иҗат ителгән романнар турында сүз бара.

- Укыган кешегә укырлык әсәрләр күп. Аннан соң монда бөтен кешегә дә уртак киңәш була алмый, шулай бит. Мин сезгә тәкъдим итә алам, сезнең кем икәнегезне белеп тәкъдим итәм. Кемгәдер тәкъдим итәм, кем икәнен белеп тәкъдим итәм. Аңа яраган әйбер сезгә ярамаска мөмкин һәм киресенчә. Шуңа күрә монда тәкъдим итү бик аңлаешлы әйбер түгел.

- Татар галименә нәрсә тәкъдим итәр идегез?

- Татар галименә бернәрсә дә тәкъдим итмәс идем. Татар галиме үзе белергә тиеш, ул үзе тәкъдим итәргә тиеш. Әгәр мин галим икәнмен, татар галиме икәнмен ни өчен кемнәрдәндер нинди китап укырга, нәрсә тәкъдим итәсез дип сорап торырга тиеш?  Мин бит галим, мин үзем тәкъдим итәм.


"Укырлык әсәрләр күп"

- Шулай да Сезнең интервьюларыгызда кайбер әсәрләргә анализ ясаганыгыз бар. Мәсәлән, Ркаил Зәйдуллага, Нәбирә Гыйматдиновага, Галимҗан Гыйльмановка һәм башкаларга. Сез аларны хәзер дә шулай ук тәкъдим буларак әйтә алмассызмы икән?

- Мин аларны тәкъдим буларак кабатлый алмыйм, ә тәкъдим түгел рәвешендә кабатлый алам.

Соңгы елларда иҗат ителгән әсәрләр дигәннән, ул егерме елга керерме икән-юкмы, төгәл әйтә алмыйм, ләкин Флүс Латыйфиның “Хыянәте” бик ошый. Ул, беренче карашка, бик гади генә әйбер кебек тоелса да... Анда Казанны алу вакытында татар белән урыс арасында үзара мөнәсәбәтләр суртәләнә. Ике милләт кешесе дус та, тату да булып яши ала, бер-берсе өчен үләргә дә мөмкин, бер-берсе өчен җанын бирергә дә мөмкин. Ләкин дәүләтләр алай түгел.  Мөнәсәбәтләр дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә икән, кешелеклелек сыйфаты юкка чыга, дәүләтләр джунгли кануннары буенча яши башлыйлар. Ни өчен шулай? Әлеге “Хыянәт” дигән әсәр шушы сорауны куя.

Саный башласаң, күптер инде ул. Зөлфәт Хәкимнең “Курку”, “Гөнаһ” әсәрләре. Гомумән, аерым әсәрләр тәкъдим итү, бәлки, кирәкмидер дә. Нинди авторлар дигәннән - Зөлфәт Хәким. Ул бөтенләй башкачарак, моңарчы татарда булмаганчарак псхологик анализлар белән яза. Аның әсәрләре фәлсәфә тирәнлеге белән алдыра. Галимҗан Гыйльмановның “Албастылар”ы мифологиягә нигезләнгән. Бер катламлы гына әсәр түгел. Аның бер катламы хоррор әсәре кебек, фэнтези рәвешендә бара, ә икенче катламда мифологик геройлар, бөтенләй икенче тирәнлекккә төшерә торган әсәр.


- Башкалары?

- Башкалар да бар. Шул ук Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим романнары. Бу ике шәхес кызыклы. Алар үзләренең фикерләре, публицистик әсәрләре белән шау-шу тудырдылар һәм аларга карата караш та икенче. Алар власть әһелләре ягыннан да, кайбер укучылар ягыннан да публицистик карашлары аша кабул ителде. Ләкин алай гына түгел, болар бик зур язучылар.

- Сез кайсы романнарын күз алдында тотасыз?

- Фәүзия Бәйрәмованың “Кырык сырт”, Айдар Хәлимнең “Хунвейбины”. Авыр укыла ул, “замедленная съемка" дип әйтәләр бит, шул рәвешлерәк күз алдына китерәм, бу инде татар теленең бөтен матурлыгын, бөтен байлыгын барлап чыгып язылган әсәр. Шуңа темпы әкренрәк, ләкин бик әйбәт әсәр.

Барысын да санап чыгу мөмкин түгелдер, кемдер онытылып калып, ачуланып йөрергә мөмкин. Менә әле үземне дә оныттым, шуңа күрә йомгак ясаганда болай була - укырлык әсәрләр күп, бар, Аллага шөкер.

Аннан инде, Илшат мәсьәләсенә килгәндә. Илшат ул фикерле, акыллы кеше. Хәзер инде кем иренми, шул татар әдәбиятында укырлык әсәр юк дип әйтә. Аның шуларга ияреп утыруы миңа ошамады.

"Бер Зифа Кадыйрова җитмәгәнме?"

- Әгәр дә татар әдәбиятында укырлык әсәр бар икән, нишләп бар кеше дә элеккеге язучыларны атый соң? Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еникине әйтәләр, ә хәзерге әсәрләрдән кеше телендә Зифа Кадыйрова гына.

- Зифа Кадыйрова җитмәгәнмени инде?

- Бер роман булгач, җиткән инде, әйеме?

- Зифаның романнары юк, повестьлар. Әгәр бер популяр язучы бар икән, ике-өч, шул җитә инде.

- Бармы ул татарда?

- Бардыр инде.

"Китап - икмәк түгел"

- Әгәр бар икән, нигә алайса без күрмибез аларны? Халыкның массакүләм укуын күрмибез. Ниндидер роман чыгып, аның татар дөньясында ниндидер вакыйгага әйләнгәнен, аның хакында, мәсәлән, шул ук социаль челтәрләрдә фикер алышу китереп чыгарганын күрмибез. Шул ук “Зулейха открывает глаза” фикер алышулар китереп чыгарды, ә татарда ниндидер романнар басылып чыкса да, җәмәгатьчелек аны күрми дә кебек.

- Монда бер проблема бар. Әйбәт әсәр булу - бер әйбер, аны халыкка җиткерү юллары - икенче. Бездә әйбәт әсәрләр бар, әйбәт укучы бар. Укучы әсәрне таба алмый, әсәр - укучысын.


- Нигә алай?

- Үзара бәйләнеш юкка чыккан, югалган. Яхина нинди нәшриятта чыкты? Монысы инде нәшрият эшчәнлегенә кагыла торгандыр, бәлки. Чит илдә дә, урыста да шулай - әгәр кешенең китабы чыга икән, ул ниндидер очрашулар үткәрә, аны бөтен яклап тәкъдим итү механизмы уйланылган. Ә бездә ул юк бит. Китап бит ул икмәк түгел. Икмәкне дә мин, бик арып кайтканда, эзләп алырга иренәм, эзләп йөрмим, ярар юк икән дисең дә, ятып йоклыйсың. Ә китап икмәк түгел, аны бөтен кеше дә эзләп йөрми. Карыйм да, юк икән юк, мин ансыз да яши алам. Шуңа да китап тәкъдим итү ысулын камилләштерергә кирәк. Ул һәр адымда булырга тиеш, һәр адымда үзен белдереп, сиздереп торырга тиеш.

- Шулай булса, егылып укый башлаячаклармы?

- Укырга теләгән кеше, һичьюгы, борылып китмәячәк.

- Андый кешеләр бармы?

- Бардыр инде.

"Мәңгелек әсәрләр" проблемасы

- Мәрхүм Илфак Шиһапов әйтә иде: “Хәзерге язучылар мәңгелек әсәр язалар, шуңа күрә аларны хәзерге укучы укымый, мәңгелек  җиткәч, укый башлаячаклар”. Ул бүгенге укучыга яраклы китап кирәк дип әйтә иде.Сез килешәсезме моның белән?

- Андый әйбер дә бар. Бездәге тагын бер проблема - руста “жанровая литература” дигән әйбер бар. Детектив, фантастика, фэнтези, хоррор, триллер һәм башкалар бар. Теләсә нинди электрон китап кибетнеме анда, китапханәнеме ачып карасаң, анда төрле жанрлар бар, ә бездә алай күрсәтерлек әсәрләр юк.

- Нигә юк соң ул?

- Беренчедән, бездә андый әйбер кабул ителмәгән, бездә өч-дүрт төрле жанр - проза, драматургия, шигырь. Тагын бер әйбер бар, русларда, әйтик, шәхси нәшриятлар эшли, алар акча алуга, табыш китерүгә эшлиләр, бездә алай түгел.

- Бездә зыян күрүгә эшлиләрме?

- Зыян күрүгә генә дә түгелдер инде, бәлки. Безнең икенче төрле менталитет, әдәбият. Шуңа да бәлки монда рус белән чагыштырып утырырга да кирәкмидер. Бу һаман да шул ук сәясәткә, дәүләтчелекккә килеп бәрелә торган әйбер.

- Сез әйттегез бит инде, укырга яраклы әйбер бар, дидегез. Без һаман теге яктан да, бу яктан да шул фикергә барып төртеләбез - укырга яраклы әйберләр бик күп түгел кебек килеп чыга. Жанрлар сай булуы ачыкланды, темалар сайлыгы да, диик.

- Проблемалар бар әдәбиятта. Темалар, жанрлар ягыннан да әдәбиятның сайлыгы бар, ләкин бу укырлык әйбер юк дигәнне аңлатмый. Әдәбият начар хәлдә дип әйтергә дә мөмкинлек бирми. Әдәбият бүген кулыннан килгәнчә эшли.

"Бүтәннәр үлгән чагында әдәбият кына яхшы хәлдә була аламы?"

Татарда бер әдәбият, сәнгать калды. Бүтән әйберсе юк бит татарның.

- Ничек инде, эстрада бар.

- Эстрада шул сәнгать тирәсенә керә торган әйбер бит инде ул, шулар калды. Татарның математикасы юк, мәсәлән, физикасы юк, географиясе юк. Әдәбияты бар. Бүтәннәр үлеп беткән чагында бер әдәбият кына яхшы хәлдә була аламы? Монда инде әдәбият проблемалары турында гына түгел, бүтән проблемалар турында уйланырга мөмкинлек бар.

- Ә нигә шулай?

- Нигә шулай? Менә мин аңламадым сорауны - әдәбият кына нигә һаман калганмы яки нигә бүтәннәре үлеп беткәнме?


"Әдәбият - татар язмышының чагылышы"

- Нигә бүтәннәре үлеп беткән?

- Бүтәннәре безнең татар язмышы белән бәйле әйберләр бит инде. Дәүләте булса, фәне дә, башкасы да булыр иде.

Ә татар нигә таркатылган дигәндә, моның җавабы инде билгеле. Һәркемгә дә билгеледер. 


- Нигә әдәбият исән калган?

- Менә шул язучыларның үҗәтлеге белән дип әйтимме инде. Шул ук журналистларның, сәнгать әһелләренең үҗәтлеге белән.

- Алайса, без - без дип әйтим инде, шул ук Илшат Сәетов, жәлләп укырга тиешме? Болар тырышалар бит, укыйм әле, дип.

- Укырга тиеш дигәнне мин аңламыйм, ә ни өчен кеше укырга тиеш?

- Укырга тиеш түгел икән, нәрсәгә язалар соң?

- Кеше укырга тиеш түгел. Менә мин телевизор карамыйм, мин аны карарга тиеш түгел, мин аны яшермим дә. Мин телевизор карамыйм икән, нигә кеше китап укырга тиеш? Мин карамагач, бездә карарлык программа юк дигән сүз түгел, юк андый әйбер.

- Алай дип әйтү дөрес түгел, әйеме?

- Дөрес түгел.


"Менталитет мәсьәләсе"

- Сез үзегез интернет аша китап тарату ысуллары аркылы халыкка альтернатив уку алымнарын тәкъдим иткән идегез. Ни өчен бу юнәлеш башка язучылар тарафыннан хуплап алынмады? Ни өчен башкалар да шулай эшләмәделәр, әллә эшлиләрме?

- Мин аны әйтә алмыйм, аны аларның үзләреннән сорарга кирәк.

- Сезнең ниндидер фикерләр бардыр бит?

- Бар. Берәүләр интернетны белеп бетерми. Менталитет мәсьәләсе дә бардыр инде. Мәсәлән, мин язам, мине укырга тиешләр дигән әйбер дә бар, электән калган әйбер. Язучының һәрбер сүзе изге, шуның өчен аны күтәреп кенә йөртергә тиешләр, дигән нәрсә дә бар.

Аннан  һәркемнең карашы формалаша бит, карашлары формалашкан кешеләргә үзләрен үзләре ватып ниндидер яңа әйбергә тотыну кыендыр, бәлки. Күпмедер яшькә җиткәннән соң кайбер кешеләрдә яңалык үзләштерү сәләте юкка чыга, аларга, бәлки, кереп китү кыендыр. Мин моны берничек тә аңлата алмыйм.

"Яшьләр иҗат итсен өчен хөкүмәт эшләргә тиеш"

- Яшьләр арасында зур проза иҗат итүчеләр бармы, сез аларны атый аласызмы?

- Зур проза иҗат итү яшьләр эше түгел. Аның өчен тәҗрибә, иҗат осталыгы кирәк. Ләкин прозага алынган яшьләр бар. Параллель рәвештә Йолдыз Миңнуллина проза белән эшли бит инде һәм бик уңышлы эшли. Безнең шагыйрьләр - Йолдыз, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза прозада да эшлиләр һәм бик әйбәт хикәяләре бар,  киләчәктә романнар, повестьлар - барысы да булыр дип уйлыйм.

- Язучылар халыкка якынрак булсын, яшьләр күбрәк иҗат итсен өчен, хөкүмәт, дәүләт нәрсәдер эшли аламы? Әллә эшләргә тиеш түгелме, барысы да элек ничек барган, үз юлы белән барырга тиешме?

- Яшьләр иҗат итсен өчен хөкүмәт эшләргә тиеш.

- Нинди формада?

- Нинди формада икәнен бик аңлатып бетерә алмыйм, аңлап та бетерә алмыймдыр. Нинди дә булса бер формасын табарга тиеш. Хөкүмәт бит ул шуңа да, без аңа ышанабыз.

- Бик үк ышанып бетмисез кебек, елмаюыгызга караганда?

- Формалары күптер инде аның, ниндидер системалар эшләп килә бит инде. Премияләр системасы, мәсәлән. Ләкин, иң беренче, нәшрият әйбәт хәлдә булырга тиеш. Язучы язды икән, аның иртәгә чыгарырлык мөмкинлеге булырга тиеш. Әйбәт әсәр турында сүз бара. Һәм ул чыккан әйбер вакытында халыкка таралып җитәргә тиеш.

- Мәсәлән, интернет бар бит, сез тарату юлын күрсәттегез.

- Интернет бер төрле әйбер. Кемнәрдер кәгазь китапларны укыйлар. Яшьләр арасында да мин кәгазь китап кына укыйм , электрон варианты укый алмыйм диючеләр бар.


"Ирләр китап бик укымый"

- Һаман шул ук сүз дә кабатлана - язучылар башлыча хатын-кызлар. Моның сәбәбе нәрсәдә?

- Белмим. Ул бездә генә түгел, ул руста, инглиздә, бүтәнендә дә шулай. Сәбәбе болайдыр аның, бәлки - ирләр хәзер бик китап укымый бит, һәрхәлдә, китап укучылар арасында ир-атларга караганда, хатын-кызлар күбрәк.

- Ә ир кеше хатын-кыз өчен яза алмыймы?

- Яза ала инде ул. Ләкин хатын-кыз өчен, хатын-кыз турында хатын-кыз әйбәтрәк, остарак яза бит инде. Аларның популярлык, бәлки, шуннандыр да.

- Сезнең бер әйткәнегез бар иде - элеккеге вакытта язучылар идеологиягә хезмәт иткән. Шулай булгач, мәсәлән, без яратып укыган, Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еникиләр, идеология өчен язган булып чыгамы? Без аларның китапларын идеологик китаплар дип кабул итәргә тиешме?

- Юк, идеологиягә хезмәт итү ул турыдан-туры да, читләтеп тә булырга мөмкин. Коммунизмны мактап язылган шигырь, мәсәлән, ул бик әйбәт бит инде коммунизм идеологиясе өчен, бик хөрмәтләнә торган әйбер. Ә шул ук вакытта, эшләргә, хезмәт итәргә, әйбәт булырга, урлашмаска кирәк дигән әйберләр шулай ук шул яссылыкка хезмәт итә торган әйберләр. Алар, барыбер, шул идеягә хезмәт итәләр.

"Без күп кенә әйберләрне татарга хезмәт иттерә алыр идек"

- Сез ничек уйлыйсыз, язучы ирекле булырга тиешме? Бәлки, язучы идеология өчен хезмәт итәргә тиештер хәзер дә?

- Мин монда берничек тә уйламыйм да, уйлыйсым да килми. Бу әйбер бар, иткәне дә бар, итмәгәне дә. Ләкин аны иттерергә кирәктер, хезмәт итәргә тиештер.

- Нинди идеологиягә хезмәт итәргә тиеш?

- Голливуд фильмнары бар, алар шул Америка язучыларының әсәрләре буенча төшерелгән һәм алар барысы да Америка идеологиясен аңлый. Минем әйткәнем дә бар инде - анда ковбойлар турында күпме кинофильмнар бар, аларны егылып ятып карыйлар. Ковбой кем? Ул бит гади бер көтүче. Шушы тирләп, сасып, бетләп беткән көтүчесен ковбой дәрәҗәсендә, герой дәрәҗәсендә тәкъдим итә Америка. Бу да шулай ук идеология бит. Бәләкәй генә егетләр, кызлар эшләпәләр кием, пистолет асып, ковбой булырга хыяллана. Бу идеология шулай ук.

- Ә бездә гади эшчене, көтүчене мактап язмыйлар.

- Алай гына түгел. Ләкин без күп кенә әйберләрне татарга хезмәт иттерә алыр идек.

- Тагын шундый фикерегез бар иде сезнең - без читтән кергән ниндидер идея тирәсендә озак вакытлар бәхәсләшеп, бөтен энергиябезне сарыф итәбез. Мисал китерә аласызмы шуңа? Ул әле дә дәвам итәме?

- Юк, мисал китерә алмыйм. Читтән кергән идеяләр бар, аларның барысын да кычкырып әйтергә дә ярамый инде.

"Шәһәр тормышын белгән язучылар сирәк"

- Тагын шундый бер фикер бар - хәзерге яшьләр шәһәр татарлары өчен сәнгать әсәрләре җитми диләр. Балалар өчен язылган шигырьләрдә һаман да ниндидер авыллык бар, алар авыл баласы өчен адресланган, бәбкәләр турында. Хәзер татарларның күбесе шәһәргә күчеп бетте, алар бәбкәне күрмәскә дә мөмкин, ә безнең шагыйрьләребез һаман да шигырьләрен татарны авыл баласы итеп күзаллап тәкъдим итәләр. Сез килешәсезме шуның белән?

- Килешәм.

- Нигә шәһәр укучысына кирәк әйберләр язылмый?

- Беренчедән, шәһәрдә тормышны белгән язучылар сирәк. Алар авылдан килә, авылда үскән. Соңгы вакытта шәһәр тормышын белгән яшьләребез килә башладылар бит, аларда инде бөтен өмет. Ә элек татарның бөтен тормышы диярлек авыл белән бәйле булган, шуңа күрә күпчелек әсәрләр авыл тормышы турында.

"Мин Гүзәл Яхина да татарныкы дип әйтәм"

- Рус телендә язган, татар милләтеннән чыккан язучылар татар язучысымы, рус язучысымы?

- Белмим дә инде. Мәсәлән, татар милләтеннән чыккан физик ниндидер әйбәт ачыш ясый икән, аны дөньядагы гәзитләр кем дип язарлар иде икән? Татар физигы дипме, әллә рус физигы дипме?

- Мәсәлән, Рудольф Нуриевны татар дип яздылар.

- Шуңа күрә монда инде бәхәс тә юк. Бар сүз - язучы нинди телдә яза, ул шул милләтнең язучысы.

- Димәк, русча язучыларны рус язучысы дип уйлыйсыз - Шамил Идиатуллинны, Чыңгыз Айтматовларны?

- Әйе, рус телендә язса, рус язучысы була. Әгәр ул шушы телдә язып, бик талантлы, бик танылган була икән, ул тагын кыргызныкы да, татарныкы да, русныкы да, башка милләтләренеке дә булырга мөмкин.

- Танылу дәрәҗәсенә карап, әйеме?

- Моны билгеләү юллары юк. Мин үземнең саранлык белән Яхина да татарныкы, Шамил дә татарныкы, Әбузәров та татарныкы дип әйтәм.Мин аларны татар итеп кабул итәм, ләкин алар рус телендә язалар.


"Тел югалмасын өчен берни эшләмәскә кирәк"

- Тел проблемасына кагылганбыз икән, татар теле югалмасын өчен нишләргә кирәк дип саныйсыз? Бармы руслашуны туктатуның ниндидер механизмнары?

- Мин кайчагында бернәрсә дә эшләмәскә кирәк дип уйлыйм. Тел кемгә кирәк ул? 


 Югарыдагыларга кирәкми, алар биләмә, территория белән идарә итәләр - Татарстан, Башкортстан, башка территорияләр. Татар белән идарә итә торган өлкә юк бит. Җитәкчелек юк. 


Белмим. Ничек телне сакларга дип әйтеп булмый. Башкортстан авылларында, татарлар яшәгән җирләрдә дәүләт теле буларак башкорт теле дә, татар теле дә керткәннәр, алар моны укырга тиешләр. Моңа инде татар теле кертү өчен кемнәрдер көрәшкәндер, кемнәрдер кем беләндер дошманлашып беткәндер, болар тырышканнар бит инде. Ә ата-аналар инде, “Нигә аларның икесен дә куйдылар икән, балама авыр була бит, берсе генә - я татарча, я башкортча гына булсын” дип, кайгырып йөри. Шулай булгач, халык уйламый, гади халык уйламый дигән сүз бит инде, җитәкчелеккә кирәкми, белмим, мин аны ничек сакларга кирәк икәнен.

- Әдәбият тәрбияләргә тиеш түгелмени?

- Әдәбият тәрбияләргә тырышып карый да, шул тәрбияләргә тырышкан өчен укырлык әйберләр килеп чыкмый бит инде.

"Ярып бара торган әйберләр юк дип әйтергә була"

- Бәлки, киресенчә, кеше укый торган әйберләр кирәктер, укучы укый торган һәм читенсенмичә, оялмыйча башкаларга күрсәтә алырлык, популяр әсәрләр кирәктер? Зифа Кадыйрованыкы кебекләр, мәңгелек турында язмаска кирәктер, дөрестән дә?

- Барысы да кирәк, төрле әйберләр кирәк,  бәләкәй йортка нәрсә кирәк,олысына да шул кирәк дип әйтәләр бит.

- Ә булдырырга нәрсә кирәк?

- Ә булдыру өчен татарлар кирәк, талантлы татарлар кирәк.

- Өч йөз язучы бар бит.

- Өч йөз язучы бар дигән сүз - әйбәт сүз инде ул. Алар меңгә якын исәпләсәң, ләкин аның өч йөзе дә әйбәт яза дигән сүз түгел.

- Язучылар бар алайса, әсәрләр юк, шулай килеп чыгамы?

- Әсәрләр юк дип әйтергә мөмкин, бар дип әйтергә мөмкин, менә монысы зәвык мәсьәләсе. Ләкин ертып, ярып бара торган әйберләр чынлап та юк дип әйтергә була. Андый әсәрләр, язучылар булган хәлдә дә аларны ничектер күтәрү системасы юк. Әгәр китапларны укучы белән бәйли торган әйбер булса, ул система кирәкмәс тә иде.

- Фәлән язучы бик яхшы, укыла торган, актуаль, укучыга кызыклы китап язды, әмма аның кулъязмалары нәшриятта еллар буе тузан җыеп киштәдә ятты, нәшрият аны бастырмый дип әйтә аласызмы? Сез шундый фамилияләрне атый аласызмы?

- Юк.

- Димәк, әсәрләр юк булып чыга?

- Мин атый алмыйм, әсәрләр юк дип әйтмим.

- Бармы шундый зарланып йөрүче язучылар?

- Зарланып йөрүчеләр бар, ләкин зарланып йөрүчеләрнең күбесен чокып карасаң, бернәрсәсе дә булмый. Ләкин зарланмый йөрүчеләр, сабыр гына, булыр әле дип көтүчеләр бар, шуңа күрә аларны атап та булмый. Әгәр мин кемнедер атап әйтәм икән, ул аны яратмаска мөмкин.

"Башкортстанда бик талантлы язучылар бар"

- Эстрада ничә еллар иҗат җимешен Башкортстаннан ала, эстраданың чишмә башы Башкортстан дип әйтеп була. Бәлки, язучыларны да Башкортстаннан кайтарыргадыр?

- Мондый әйбер бар. Башкортстанда бик талантлы язучылар бар. Безнең Татарстан язучылар союзына башка өлкәләрдәге язучылар белән кызыксыну, эшләү моңа кадәр җитмәде инде. Шул ук Башкортстанда Кәрим Кара бар иде, ул монда килде, китаплары чыкты, анда булса, бәлки чыкмаган да булыр иде әле. Дилә Булатова бар, бик талантлы, хикәяләр, повестьлар яза. Лилия Сәгыйдуллина бар, бик талантлы шагыйрә. Саный башласаң, күп кенә, ә аларны монда - Татарстанда белмиләр. Мин Башкортстанны белгәнгә күрә әйтәм моны, бүтән өлкәләрдә дә, бәлки, бардыр алар. Шуларны барлый торган әйбер, механизм юк.

"Дөньяда бердәнбер ышанырлык әйбер Алла гына калып бара"

- Бүгенге дин әһелләренә карашыгызны әйтеп китсәгез иде, сезгә нәрсәсе ошамый?

- Нигә шундук ошамый?

- Ошамаганрак рухта чыгыш ясаганыгыз бар.

- Ошаганнары да бар, ошамаганнары да бар. Динне мин бик хөрмәт итәм, Аллага да ышанам, чөнки хәзерге дөньяда бердәнбер ышанырлык әйбер Алла гына калып бара. Һәм шул ук вакытта артык диниләнеп, икейөзлеләнеп йөргән кешеләрне бик яратмыйм, фанатизмны да яратмыйм.

- Кайчандыр дин саклаган бит халыкны, хәзер дин милләтне саклый аламы?

- Мин дин саклаган дигән әйберне шулай ук шикләнебрәк кабул итәм, саклаган инде ул, чынлап та саклаган, намуслылыкка, әйбәтлеккә өндәгән, ләкин дин генә саклаган дип әйтү монысы ялгыш әйбер.

- Халык динне саклаган килеп чыга инде, киресенчә?

- Алар бер-берсен саклаган. Ләкин шул ук керәшен татарлары бар безнең  күрше авылда, алар рәхәтләнеп татарча сөйләшәләр, аларны да дин саклаган булып чыгамы? Дин генә сакламаган, димәк, саклый торган бүтән әйберләр дә булган.

"Язучы хобби дәрәҗәсендә эшли"

- Элек язучыларның иҗат йортлары булган, язучылар өчен ниндидер шартлар тудырганнар, сез ничек уйлыйсыз, хәзер дә шундый шартлар тудырырга кирәкме, әллә хәзерге кебек булырга тиешме – мәсәлән, язучы кайдадыр эшли, буш вакытында дип әйтик, яза, бик талантлылары гына популяр язучыга әйләнә?


- Мәсәлән, әгәрдә язучы бик яхшы итеп яза икән, акча эшли аламы?

- Мөмкин.

- Зифа Кадыйрова да хобби дәрәҗәсендә генә эшлиме?

- Зифа Кадыйрова да бит миллионер түгел.

- Язучы миллионер булырга тиешме?

- Чит илләрдә бар бит миллионерлар.

- Бу язучының дәрәҗәсен арттырамы?

- Дәрәҗәсен арттырудан бигрәк, без башта бу хакта әйттек бит инде - кызыксындыру, яшьләрне күтәрү юлының бер варианты. Язучылыкны һөнәр рәвешендә итү, чөнки ул һөнәр түгел икән, мин баламны әдәбиятка якын җибәрмәскә тырышам. Ул балык тоткан кебек бит - әллә була, әллә юк.

Фикерләр








Иҗат

Аяз Гыйләҗев истәлекләреннән: "Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы? "

"Без - татарлар юаш, басылган халык. "Уянабыз, уяндык!" - бер гасыр буена үз-үзебезне алдап юанабыз. Татар халкы дөнья йөзендә үз миссиясен үтәп соңгы сулышын алып ятмыймы?" - дип әйткән Аяз Гыйләҗев бер әңгәмәсендә. Гомер буе тормыш сынаулары каршында бил бирмәгән, баш имәгән, нинди генә чорда яшәсә дә, үз сүзен ярып әйтергә курыкмаган җор телле, үткен сүзле язучы фикерләре бүгенге көн өчен дә актуаль. Без аның белән төрле елларда татар матбугатында чыккан әңгәмәләрне барлап, укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Иҗат

Саҗидә Сөләйманова премиясе: нефть булса, җыр да була

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия – Татарстанда татар шагыйрәсе исемен йөрткән бердәнбер әдәби премия һәм иң абруйлы әдәби премияләрнең берсе. Әлеге премиянең стипендиясе дә булуы һәм лауреатлар белән стипендиатларның тантаналы шартларда игълан ителүе аның дәрәҗәсен тагын да күтәрә. “Язын бездә Тукай шигърияте көне, көзен – Саҗидә Сөләйманова”, - диләр әлмәтлеләр горурланып.

Иҗат

Яшь талант Айзилә Вахитова: кичә – Интернетта, бүген – Фирдүс Тямаев янында

Instagramның күпчелек татар телле кулланучыларына Айзилә Вахитова исеме яхшы таныш. Популяр татарча җырларны фортепианода уйнап башкаручы һәм җырлавын видеога төшереп интернетка кертүче бу кызның тавышы күпләрне таң калдыра. Айзилә эстраданың танылган җырчылары белән дә эшләргә өлгергән инде. Үзе белән якыннан танышу һәм интернет аның тормышын ничек үзгәртүен белү өчен аны агентлыгыбызга чакырдык.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Intertat.ru © 2001 - 2017 Әлеге ресурста 12+, 16+, 18+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@intertat.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла