Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәхәббәтем таптым күкләрдә (Айдар Солтан)

Михаил үзенең тарихын кырык яшьлек юбилеенда сөйләде. Эше яхшы, балалары мәктәптә укый, хатыны белән килешеп торалар... Кызык өчен генә хатыны белән ничек танышуын сораган идем, ул бик озын тарих булып чыкты. Шулай, монысы Миша сөйләгәннәрдән.

news_top_970_100
Мәхәббәтем таптым күкләрдә (Айдар Солтан)

— Мин КАИда укыганда, планерлар белән җенләнеп, Казан аэроклубына йөри башладым. Планерның ни икәнен беләсеңме? Гаҗәп әйбер бит ул! Аны үзе очып караган кеше генә белә. 

Планер ул моторсыз оча торган самолет дип әйтергә була. Шушы очкычка утырган кешене самолет буксирга алып берничә километр биеклеккә алып менә, аннары сине ычкындыра. Шунда үзең генә каласың. 

Планерда очу өчен бик зур осталык һәм метереологияне яхшы белү кирәк. Планер ул тилгән, карчыга кебек кошлар кебек, җирдән күтәрелгән җылы һаваны "тотып" оча. Кошларга җирдән күтәрелгән җылы һава да җитә, ә планер авыр. Монда башкарак система. Планерлар күктә зур ак болытлар булган көнне оча. Игътибар итеп кара әле - үзләре ак, аскы ягы кара кучкылланып торган зур күчле болытларның бер чите "кайнаган" кебек була кайчак. Чүпрә кебек күпереп, өскә күтәрелә болыт. Шул рәвешчә, җылы һава агымы өскә күтәрелә, мондый урын "термик" дип атала.

Планерда очучы менә шушы урынны күреп, очкычын шунда юнәлтә. Теге җылы һава агымы аны берничә дистә метр югарыга ыргыта. Аннары планер акрын гына, зур боҗралар ясап аска төшә башлый. Үзең тагын берәр термикны эзлисең, тапсаң, планерыңны шунда юнәлтәсең. Шул рәвешчә көн буе һавада йөзеп йөрисең, хәтта планер белән аэродромнан берничә йөз километр очып китеп, кире әйләнеп кайткан чаклар була. Ә инде күзәтүчән булмасаң, биеклегеңне югалтасың. Ул чакта җиргә төшеп утырасың. Анысы бик мәшәкатьле эш - башта тигез басу табарга кирәк, аннары базага кайда икәнеңне хәбәр итәсең. Алар буксир-самолет җибәрә, шуны көтеп утырасың. Ул килә, сине өстерәтеп тагын югарыга ыргыта, кайтып егыласың.

Бик кызык планерда очу. Әмма куркыныч та. Һавада очып йөрү уен эш түгел. Метереологияне белергә кирәк дидем бит. Бик еракка китәргә, бик югарыга күтәрелергә ярамый - моторсыз самолет бит ул планер. Бервакыт, бик нык күккә күтәреләм дип чак үлемнән калдым. Бик зур термикка килеп кердем, ул мине чөеп-чөеп әллә кайларга кадәр ыргытты. Планерның канатлары шыгыр-шыгыр килә, сыналар дип торам. Көч-хәл белән штопорга керми калды планер. Термиктан чыккан идем - ә югарыда бит атмосфера "сыек", җир өстендәге кебек түгел - планерым таш шикелле аска томырылмасынмы? Көч-хәл белән кире термикка кердем, ә ул тагын югары ата! Кырыйга чыгам да, аска төшеп китә башлыйм... Ничек исән калганмындыр... Бүтән утырмыйм дигән идем, әмма күктән башка яши алмый идем инде мин!

Шушы планерлар минем хатыным белән танышуыма сәбәпче булды да. Менә берзаман киттем очып Балтач якларына таба. Балтачны уздым. Мари чиген уздым. Шунда карыйм, бер басуда бик күп кеше бәрәңге алып ята. Ә өстән караганда барысы да аермачык күренә —кызлар ала бәрәңгене. Аннары уйлыйм, болар авыл кызлары микән, практикага килгән шәһәрнекеләр микән? Ничек ачыкларга? Менә син әйтә аласыңмы, ничек ачыклап була, шулай өстән карап кына кызларның авыл кызымы, юкмы икәнен? Аннан башка бер фикер килде — авыл кызлары, гадәттә, башларына яулык киеп эшли, ә болар яланбаш. Аннары күбесенең чәчләре буялган, димәк, болар шәһәр кызлары дигән нәтиҗәгә килдем. 

Йөрим очып болар өстендә, кызлар берзаман эшләрен ташлады, миңа карыйлар. Уен эшмени - күктә самолет очып йөри бит! Кулларын болгыйлар, мин дә планерымның канатларын селкетеп боларга "сәлам бирәм". Шулай боргаланып очып йөрдем дә, кызларны тәмам эшләреннән биздереп бетергәч, басу өстеннән очып киттем. Кайткач, бу турыда иптәшләргә сөйләдем. Бездә гел яшьләр, өйләнмәгәннәр, барысының да күзләре кызды. Команда белән очып чыгып киттек теге авылга! Биш планер, бер-бер артлы болыттан болытка сикереп кызлар янына бара! Көн чалт иткән, һава искиткеч, кызларны тиз эзләп таптык. Бу юлы да теге вакыттагы кебек булды – кызлар, эшләрен ташлап, безгә кул болгый башладылар. 

Без дә шукланырга тотындык — инструкция буенча ярамаса да, планерлар белән виражлар эшли башладык. Мин үземчә әзерләнгән дә идем: шампан шәрабеннән бушаган шешәгә тычкан салып, аңа кечкенә генә парашют беркеттем. Кызлар өстенә шуны ташладым. Парашют әкрен генә төшә, кызлар барысы да шешә төшәчәк урынга йөгерделәр. Өстән барысы да шулхәтле яхшы күренә - җиргә төшкән шешәне боҗра кебек урап алдылар да... бомба шартлаган кебек як-якка йөгерештеләр. Күрәсең, берәрсе шешәнең бөкесен ачып, тычканны чыгарган. 

Тагын безгә кул болгыйлар, бер-икесе йодрык күрсәтте. Бу очышка мин генә түгел, тагын бер егетебез әзерләнгән икән. Ул да шулай ук парашют белән аска шешә ташлады. Ни булыр икән дим. Моның шешәсе җиргә төшкәч, куркучылар күренмәде. Барысы берьюлы кулларын изәп, үзләренә чакыра башладылар.
Шулай, биеклекне югалта башлагач, кайтыр юлга чыктык. Теге егетебез ни эшләгәнен кайткач кына әйтте. Бу шешә эченә "Кызлар, бүген кич без сезнең яныгызга киләбез. Очучылар" — дип язылган язу ташлаган икән. Кызлар янына бару дигәндә барыбыз да моның фикерен хуплады. Тик ничек? Киттек клуб җитәкчесе янына. Ул 35 яшьлек ир иде. Тик кызларны яратуда бездән кимен куймый. "Кызлар күп, чакырдылар" дип моңа теләгәнчә "борчак чәчтек". 

Бу клубның таралып беткән автобусы белән барырга дигән карар чыгарды. Бүтән техникабыз юк иде. һавадан ул басуга егерме минут барасы. Ә автобуста ул авылга кадәр дүрт сәгать бардык! Авылга килеп кергәндә төнге бер иде. Бер адәм әсәре дә юк авылда. Этләр генә өрә. Бер кешенең капкасын кагып, йокысыннан уятып чыгардык. Кызлар колхозның мунчасында яшиләр икән. Киттек мунчага. Иске генә агач бина. Ишеген кагабыз. "Кем?" - дип сорыйлар. "Очучылар!" - дибез. Шулвакыт әллә нәрсә булды... Мунча эченнән ачы итеп: "Кызлар!!! Очучылар килгән!" - дип кычкырган тавыш ишетелде. Ул арада ишек ачылды, һәм бер көтү кызлар урамга атылды. Күз алдыңа китерә аласыңмы: төн уртасында авылда басып торасың, ә сине эчке күлмәк кенә кигән утыз-кырык кыз урап алган. Болар безне төнге уникегә кадәр көткәннәр дә, аннары йокларга ятканнар икән.

Болар КДУда укучы кызлар булып чыкты. Шәһәр кызлары. Авылда егетләр дә юк икән боларга. Ә монда - кызларның гомерлек хыялы — очучылар килгән. 38 кыз һәм бер егет укыйлар икән болар! Теге егетләрен егет дип әйтеп тә булмый, шулар белән бер мунчада йоклый, аны исәпкә алган кеше дә юк, алдын-да чишенеп киенәләр, бар дип тә белмиләр. 

Шулай, берзаман кызлар киенешеп бетте. Без үзебез белән магнитофон алып килгән идек, куйдык тулы көченә, бөтен авылны шаулатып музыка агыла, бөтенебез бии, авыл дер селкенә! Мин күзәтә торгач, араларындагы иң матур кызны сайладым — үзе көньяк кызына тарткан да кебек, күзләре аз гына кысык, монголоид кебек. Катнаш инде. Таныштык.

— Минем белән китәсеңме Казанга, — дим.
— Китәм, — ди.
— Ярар, мин сине алып китәм, авылда калдырмыйм.

Бу бик теләп риза булды .Эшлисе бар икәнен дә, бөтен киеме, әйберләре авылда кала икәнен, моның өчен киләчәктә үзенә "эләгергә" мөмкин икәнен дә уйлап тормады. Мин дә "китәм" дип торган кызга бик теләп риза! Җитмәсә, үзе шундый чибәр. Калган кызлар моның безнең белән утырып китүенә кызыгып карады бугай. Уен эшмени - кырык кыз арасыннан бер ул гына шундый бәхеткә ия булды!

Уен-көлке сөйләшеп кайттык бергә. Кайтып җитәрәк, берәм-берәм урыннарга сеңдек. Теге кыз белән мин артка утырган идек, ул да минем алга башын салды, мин дә йоклап киткәнмен. Шоферның безнең исемнәрне әйтеп кычкырганына уяндык. Казанга кайтып җиткәнбез икән. Ах-ух килеп төшә башладык, шунда җитәкчебез миңа әйтә:

— Ник кызыңны онытасың? —  ди.

Кая инде ул оныту! Шундый кызны оныталармыни. Бераз йокласын гына дигән идем... Уяттым.

— Килеп җиттек, —  дим. Үзенең кая килгәнен аңышкач, ул елмайды.

— Хәзер кая барабыз, —  ди. 

Өйгә генә алып кайтасы бит инде минем белән ияреп кайткан кызны! Юк, кая инде ул... Әти-әниләр дә аңламаслар дип курыктым... Авылдан алып кайтырга кыюлыгым җитте, өйгә алып кайтырга җитмәгән. Мин ул вакытта кызларның бармакларын гына тотып йөри торган сыек малай. Ул вакытта әле хәзерге кебек мөнәсәбәтләр түгел иде бит.

— Мин өйгә кайтам, тик башта сине озатам. Сиңа кайсы якка барасы? —  дим.
— Горький паркына, — ди бу. Мин үзем дә шул тирәдә тора идем. Киттек. Компрессорлар заводы яныннан Горький паркына кадәр җәяү кайттык. Кайтып җиткәнче мин аңа планерларның ничек очуы турында сөйләдем. Моның күзләре очкынланды.
— Ә мин дә планерда оча аламмы соң?
— Аласың. Әллә ни катлаулылыгы юк. Өйрәтермен, - дидем. Ә иң кызыгы — кыз катнаш гаиләдә туган булып чыкты, Алма-Атадан икән үзе. Әнисе кырым татары, әтисе немец. Ничек шулай булгандыр. Бу ике милләт кушылса, искиткеч матур кызлар туа икән. Исеме Эльза булып чыкты. Шулай, кайтып җиттек паркка.

— Сиңа кайсы якка? —  дим.
— Менә шушы йорт, —  ди бу.

Нәкъ мин яшәгән йортны күрсәтә! Үземнең дә 
шунда яшәвемне әйткәч, кызыксынуы артты моның.

—Кайсы подъездда торасың?
— Беренче.
— Ә мин икенче... 

Туры килүен күр син аның! Язмыш димичә, нәрсә дисең! Ә мин аны моңарчы очратмаганмын да!

Бәрәңгедән качып киткәне өчен бераз эләккән аңа, тик укуыннан кумадылар. Аннары очраша башладык. Башкага була күрмәсен тагын дип мин моңа өйләнергә булдым. Ләкин әти-әнисе миңа кызларын бирүдән баш тарттылар. Моңа минем рус милләтеннән булуым да йогынты ясады бугай. Кыерсытылган милләт вәкилләре буларак, болар мине баштан ук дошман күрделәр. Тегеләй дә, болай да ризалата алмадым. Эльза да, әти-әнисеннән куркып, сирәк кенә очраша башлады. Минем турында аңа ни сөйләгәннәрдер, миңа бүрегә караган кебек карый башлады бу берзаман. Шуннан мин моннан ачык итеп сорадым — калабызмы бергә, аерылышабызмы дидем. Бу әти-әнисе сүзеннән чыкмаячагын, аерылышачагын әйтте. Бик авыр булды, әмма бергә булырга язмаган икән, нишлисең? Аерылыштык. 

Мин планеризм белән шөгыльләнүемне дәвам иттем бит. Инде үзем инструктор булдым, башкаларны өйрәтәм. Теге кыз белән очрашуга ике еллап вакыт үткән иде. Берзаман килсәм, ни күрим — өйрәнчекләр арасында Эльза бар. Мин үз күзләремә ышанмадым, йөгереп каршына бардым. Тик ул минем өметләремне шунда ук юкка чыгарды.

— Миша, без сөйләштек бит инде. Очрашмыйк. Минем яныма килмә бүтән.

Шулай, бу икенче бер инструктор —  Олег кул астында өйрәнә башлады. Мин гел моны күзәтеп йөрим. Ничек тә үземнеке итәсем килә бит. Элекке өметләрем дә баш калкытты. Белеп торам, күзләреңнән күренә бит — мине ярата. Бары тик әти-әнисенә каршы килә алмаганга гына шулай чит итеп йөри.

Планер шундый кызык әйбер - аның белән очканда вакытның ничек узганын белмисең дә. Тик менә кичкә калсаң, авыр. Кичкә болыт таба алмасаң, иң яхшысы планерны яктырак чакта утырту инде. Алайса караңгыда берәр тигез булмаган урынга утыртсаң, планерың капланып, шул урын кабереңә әйләнүе дә бар. Безнең бер очучы караңгыда басуга төшеп ике аягын сындырды. Басуда тырма калдырып киткән булганнар, караңгыда ул аны күрмәгән, планеры шуларга барып кадалган... Кешеләр күреп коткарганчы ул ватылган планерыннан чыга да алмыйча утырган.

Шулай берзаман кичкә калдым бит. Август ахырлары, һава яхшы кебек иде, тик болытлар эзләп тәмам гаҗиз калдым, биеклекне югалтам, инде кая гына кадалыйм дип оча торгач, бер авыл читендә ялгыз планерны күрдем. Мин әйтәм, берүзем кунганчы, икәү бергә кунарбыз, янәшәсенә төшим. Якын тирәдә утырып булырлык башка җир дә күренми. Үзәккә хәбәр итәм — без фәлән авыл кырыенда. Кич белән алардан килгән җавап һәрвакыт бертөрле була: 

"Утырган урынның координаталарын төгәл белеп, кабат элемтәгә чыгыгыз, иртә белән килербез". Менә шул рәвешчә ят басуларда унлап мәртәбә йоклаган чагым булды. Планерны ташлап китәргә ярамый бит. Шулай, планерны утырткач, теге планер янына киттем. Теге планерчыда минем янга килергә җыена иде ахыры, кабинасыннан чыгып, миңа таба бара башлаган иде. Шунда исем-акылым китте - бу планерист дигәнем Эльза үзе иде! Шулай, күңелсез генә күрештек, рәсми тонда гына сөйләштек. Чөнки күренеп тора - бер генә ялгыш сүз ычкындырсам да, планерына кереп бикләнәчәк, аннары инде аның нурлы йөзен күрә дә алмаячакмын. Мин аның белән ничек булса да озаграк тору нияте белән авылга барып килергә киңәш иттем. Сүзләремне дәлилләр өчен элек тә шулай эшләгәнемне әйттем. 

Дөрестән дә, шулай кич кайтмый калган чакларымда татар авылларындагы апа-әбиләрнең сөтләрен, ипиләрен, бәрәңгеләрен күп ашадым инде мин. Бу башта бармыйм, диде. Тик бит аның да “координаталар ачыклыйсы" бар! Шуны тукый торгач, җитмәсә караңгы төшә башлагач, күнде бу. Киттек икәү авылга таба. Барабыз шулай, арабызда КамАЗ машинасы үтәрлек ара бар. Караңгы шулкадәр тиз төшә, авылга кадәр дә шактый иде - дүрт километрлап булыр. Ул һавада очканда гына тиз, тәпи-тәпи бара башласаң, бик тиз "кәҗә маең" чыга. Безнең ише җәяү йөрүдән бизгәннәрнеке бигрәк тә. 

Берзаман дөм караңгы булды. Эльза да шүрли башлады, минем белән янәшә бара... Форсаттан файдаланып, кулыннан тотып бармакчы идем, кулын тартып алды, бәйләнә башласам, кире планерга берүзе китәчәген әйтте бу. Ярар, ярар, дим, гафу үтендем тизрәк. Инде үзем шүрли башладым. Була бит шулай, барам, ә арттан кемдер килә кебек. Барам, килә берәү. Арканы бораулый. Борылам — берәү дә юк. Тагын барам алга карап, тагын шундый ук хис. Бара инде арттан берәү. Тагын борылдым.

— Ни бар анда? —  ди Эльза. Тавышына курку чыккан.
— Белмим, кемдер бара кебек. Син дә кара әле.

— Юк бит берәү дә. Мине куркытып барма әле, - ди бу. Тагын киттек. Басу юлы, еракта авыл утлары җемелди. Колакларымны торгызып тыңлап барам. Арканы тагын кемнеңдер карашы бораулый башлады һәм бик сак кына атлаган аяк тавышлары кебек... Куркуымнан чәчләрем селкенеп куйды... Кинәт кенә артка борылдым! Һәм ... минем йөзләрем дәфтәр битеннән дә болайрак агаргандыр дип уйлыйм — юлның ике кырыенда икешәр кызыл ут елтырый иде. Мин борылгач, утлар юл читендәге арышка сеңде... Бүреләр!!! Болар инде безгә шактый якынайган икән, юл кырыеннан арттан килгәннәр. Мин борылганда шулай юл читенә чыга торган булганнар. Нишләргә??? Кычкыру түгел, быргы уйнатсаң да, файда юк, йөгерсәң, ерткычлар арттан сикерә дип ишеткән идем. Эльза да борылды.

— Ни бар анда? Ни бар?!! Миша, әйт, ни бар!
— Син курыкма, —  дим моңа, —  курыкма. Арттан бүреләр килә. Тик зинһар кычкыра, я егыла гына күрмә.

Эльза мин уйлаганга караганда батыррак та, игътибарлырак та булып чыкты.

—   Әнә тегендә ниндидер әйберләр бар, йөгерик шунда!

Дөрестән дә караңгылык аша юлдан берничә метр эчтәрәк ниндидер корылмалар барлыгын абайладым. Бүреләрдән арт белән качарга кирәк дип ишеткән идем бервакыт. Шуңа арт белән тиз-тиз шуларга таба чигендек. Тегеләр дә якынлаша бит! Бу корылма дигәннәре аммиак мичкәләре булып чыкты. Башта Эльзаны күтәреп, төрткәләп шунда менгереп җибәрдем, аннары үзем үрмәләдем. Менгәндә бөтен тәнем дер-дер калтырый иде. Үземне бик батыр кеше дип уйлап йөри идем, курсант чакта әллә никадәр малайга каршы берүзем калып сугышкан чаклар булды, бу кадәр курыкмаган идем. Әллә бүреләрнең куркыта торган гипнозы бар инде??? Эльза да дер-дер килә.

— Миша, алар монда менә аламы?
— Юк, менә алмаска тиеш...
— Менсәләр, син мине саклый аласыңмы?
— Юк, алар менә алмыйлар, —  дим, үз сүзләремә үзем ышанмыйча. 

Шулай, утырабыз тимер мичкә өстендә. Авылда берәм берәм утлар сүнде... Эльза миңа сыенды, башын минем кочакка яшерде...

— Миша, син миңа нык ачуландыңмы?
— Әйе.
— Ачуланма син әниләргә, Миша. Алар икесе дә сине бары тик милләтең өчен генә дошман күрә. Өйләрендә шулай тәрбияләнгән. Мине дә шундыйрак рухта тәрбияләделәр. Шуңа яратмаган булды алар сине.
— Ә үзең ничек?
— Мин сине әле дә яратам! — дип кочагыма ташланды да елый-елый мине үбә башлады.
— Мин сине югалтмас өчен генә аэроклубка килдем, син риза булсаң, мин синеке булам, тик әниләргә килеп сорама гына мине! Алар сиңа бирмәячәк, риза булмаячак! Шулай озак юандык салкын бочка өстендә. Башлар аңгырая башлаганчы. Мәхәббәттән генә түгел - аммиактан да. Бикле булса да, барыбер ис чыгып тора бит. Күзләрдән туктаусыз яшь ага, тамак төбе, борыннар әчетә, соңрак башлар аңгырайды... Инде икебездә ычкынышып, аска егылып төшәрбез дип уйлаганда таң ата башлады. Мичкә өстеннән юеш үләнгә сикерешеп төштек. Төшкәч кенә игътибар иттем — мичкәнең биеклеге өч метрдан артык. Бернинди тотына торган җире дә юк. Ярар, Эльзаны мин менгердем ди инде, төрткәләп, күтәреп дигәндәй. Ә үзем ничек мендем икән?! Әлегә кадәр шуны белә алганым юк.

Иртән самолет-буксир безне базага кайтарды, кич белән мин Эльзаны үзебезгә алып кайттым. Бергә яши башлагач, әти-өнисе яныннан ераккарак булыр дип Сахалинга киттек, бала тугач, кайттык. Ошаттылар мине әби-бабай, кызларын да кичерделәр. Оныкларын бик яраттылар. Инде менә егерме елга якын вакыт үтте, —  дип тәмамлады хикәясен Миша.

Ә өйдә шат кунаклар тәмам кызып кына килә иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100