Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышкар Сабан туе - хәтирәләрен яңарту көне (Талия Төхфәтуллина)

1 июль көнне кышкарлылар бөтен район халкын үзенә кунакка дәште. Хәер, монда Арчалылырдан тыш Әтнә, Балтач, Биектау, Теләчеләрне дә күпләп табарга була иде һәм бу әле тулы географик карта түгел!!! Тау астында, тын гына үз көенә яшәп ятучы, кеп-кечкенә Кышкар бу көнне кырмыска оясын хәтерләтте: андагы халык, андагы машина, сәүдә үзәкләре, уен мәйданчыклары...

news_top_970_100
Кышкар Сабан туе - хәтирәләрен яңарту көне (Талия Төхфәтуллина)

Йорт саен – кунак, өстәл тулы – сый-нигъмәт, кочаклашып күрешүләр, истәлек-хәтирәләр яңарту, шатлыклы күз яшьләре... Кыскасы, авыл корт аерган умарта күче диярсең. Мөгаен, ике атна дәвамында радиодан яңгыраган реклама да моңа сәбәпче булгандыр. Туган нигезләре күптән бушап калган, яисә бөтенләй юкка чыккан авылдашлар өчен дә бу көн – кайтып зыярат кылу, авыл чишмәсенең суын эчү, туган җирнең җанга якын һавасын сулау, аяк атлап киткән урамнарда кабат әйләнү, балачак хәтирәләрен яңарту көне дә булгандыр. Көне дә махсус сайланган диярсең: кызу, кояшлы көнне салкынча, рәхәт кич алыштырды.

Бәйрәме әнә шулай, ел да тирә-як авылларда, районда Сабантуйлар үтеп беткәннән соң, клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина инициативасы һәм аның иңгә-иң куеп бергә эшли торган хезмәттәшләре Ильмира Зарипова (сәнгать җитәкчесе), Гөлнара Ибраһимова (китапханәче), Эльмир Исламова (укытучы) тырышлыгы һәм спонсорларның матди ярдәме белән уздырыла. Быел ул аеруча зур масштабта үтте, 30 еллык бит! Кышкарда уза торган әлеге авыл бәйрәме башкалардан үзенең җылы атмосферасы, гадилеге һәм нәкъ тә менә кышкарча булуы белән аерылып тора. Берсеннән-берсе кызыклы уеннарда бала-чага белән беррәттән, яшь-җилкенчәк тә, урта яшьтәгеләр дә, хәтта алтынчы, җиденче дистәләрен ваклаучы өлкәннәр дә көч сынаша, аларны гаилә ярышлары алмаштыра. Ирең яки хатының йөрткән “Мерседеста” (тачканы анда әнә шулай атыйлар) элдерүе үзе генә дә ни тора, җиңәсең икән – “автомобиль” синеке. Ә ул авыл җирендә иң кирәкле “транспорт”. Шунда ук капчык сугышы, әтәч куу, иң нечкә яки юан билләр бәйгесе; озын буй, озын толым конкурслары, тагын әллә ниләр.Хәтта әбиләрең дә таяк тартып маташа, аларга бөтен мәйдан көчбиреп тора. Менә шунда сынатып кара син!

Ә тагын да мөһимрәге – мәйдан уртасында – үзебезнекеләр: Кышкар оныклары, авылыбыз горурлыгы һәм һәрвакыт “Татар радиосы” дулкыннары аша кышкарлыларга кайнар сәламнәр җиткереп торучы җор теле, тапкыр сүзле Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Гаяз Гайсиннар, шулай ук Назлыгөл. Алар үзләре белән бер төркем татар эстрадасы җырчыларын алып килгән. Авыл халкы өчен бу бүләкнең иң саллысы. Кич буе без Ришат Фазлыйәхмәтов,Иркә, Фәрит Низамиев, Илназ Гарипов, Айгөл Рәхимова, Ленар Яшен һ.б.лар белән берлектә күңел ачтык, кушылып биедек һәм җырладык. Бәйрәмдә авылыбызның иң тырыш, уңган-булган кешеләре Айваз белән Гөлназ кулыннан төрле номинацияләрдә бүләкләр алды һәм үз адресларына матур-матур сүзләр ишетте. Аларның үзләре шәһәрдә яшәсәләр дә, авыл тарихы, аның кешеләре турында берсеннән-берсе матур һәм кызыклы итеп сөйләүләре мине аеруча гаҗәпкә калдырды. Бүләкләре дә шәп. Авылдашыбыз, академик Рүзәл Йосыпов да уйлары, хәтирәләре белән безнең арада төсле. Бүләк итеп үзенең “Уйларымда кайтап үткәннәремә” дигән китабын җибәргән. Анда авылыбыз турында бик матур истәлек-язмалар бар.

Менә шундый гаҗәеп бәйрәм булды ул: хәтирәләр көне, истәлекләр бәйләме, үткән белән киләчәкне бергә бәйләү бәйрәме. Казан артының XVIII гасырдан ук дан тоткан авылы, инде шактый өлкән булса да, бүген дә гөрли. Аны гөрләтүче эшчән халкы, иҗади эшләүче мәдәният хезмәткәрләре, үзләре еракта булсалар да, уйлары белән туган ягында яшәүче авылдашлары, әби-бабай нигезен,үз тамырларын онытмаучы Айваз, Гөлназ, Гаязлары бар.

Киләсе елда очрашуларга кадәр! Бары тик бабайлар нигезенең капкалары ачык, ак яулыклы әбиләребез исән генә булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100