Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир бирмәк - җан бирмәк (Зәмирә Сәмигуллина)

– Каз бибиең адашып калмаганмы, Фәйрүзә, урамда бер бәбкә кычкырып, әнкәсен эзләп йөри, – дип эндәште Сәрия керә-керешкә. Бизәкле челтәр капканы узган ел улының дусты – Балтач егете ясап киткән иде. Шуның аскы ягына тавык-чебеш чыгып йөрмәс өчен һаман сетка куярга вакыт җитми.

news_top_970_100
Ир бирмәк - җан бирмәк (Зәмирә Сәмигуллина)

Сыерларны хәзер җәйләүгә, каенлыкка барып савасы. Вахта йөртсә дә, юл йөрү бит, әллә шул ардыра. Кичке савымнан кайтып, чәй эчеп, бераз бакчада бәрәңге чүбен утагач, аның артыннан йөрергә хәл калмый. Кайчагында онытылып та кителә. Ярар, малай ялга кайткач, куеп китәр әле. Һәр эшкә кулы ятып тора улының. Хатын-кыз корыштырган нәрсә барыбер төшеп китәр иде. Сәриягә шулай сөйли-сөйли, урамдагы бәбкәне карарга чыкты Фәйрүзә.

– Минеке булмады әле бу, күрше. Минекеләр кызылга буялган бит, ник оныттыңмени, икәү манчыдык бит. Олы кыз мәктәптәге спортзал буяганнан калган буяуны банка төбенә салып алып кайткан иде дидем. Егерме казга чак җиткереп буядык бит, – дип, күршесенә елмайды.

Фәйрүзәнең сүзен дәвам итеп тормады Сәрия, кулын маңгаена куеп, Имәнлек тыкырыгыннан килүче Хәкимә апаны күзәтте.

– Карале, Хәкимә апа түгелме ул, аның бәбкәсе булыр бу, мөгаен. Бишне генә алган идем хөкүмәттән, йорт казы утырып чыгарган бәбкәне ияртмиләр. Ана каз да хыянәтче, үзе чыгарды югыйсә, үз баласы бит, дип зарланып алган иде беркөнне, – диеп бәбкәне куалап, Хәкимә апаның каршысына таба атлады. Бәбкәнең әллә тыңлыйсы килмәде, әллә кыргыйланды, Сәриядән куркыпмы, кычытканлыкка кереп китте.

– Пип-пип-пип, – дип гел тавыш биреп торды үзе. Иптәшләре ияртмәгәч, аерылу ачысыннан йөрәк өзгеч тавыш чыгарып пипелдәде бәбкә. Ул арада хуҗабикәсе дә килеп җитте.

– Аяклар калмый шуның артыннан йөреп. Эзләп алудан, көзен каңгылдауларыннан арып, башка алмыйм, дим. Яз җиткәч кызыгып алам шул, – диеп сөйләнде Хәкимә. Бу вакытта ике хатын бәбкәнең хуҗасы табылуына тынычланып, чәчәкле халат кесәсенә салып чыккан көнбагышны чиртәләр иде.

– Бигрәк үзәк өзгеч итеп кычыра шул ялгыз бәбкә, – диде Фәйрүзә. Аерылышу адәм балаларына гына түгел, һәр җан иясенә авырдыр шул. Аккошлар да бер-берсен югалткач, икенчесе сагыштан саргаеп үлә дип, юктан гына әйтмиләрдер.

Сүзнең кая таба барганын тоемлап Сәрия:

– Әйдә, һаман саен моңланып утырма әле. Син генә ялгыз түгел, әнә Хәкимә апаң утыз алты яшеннән өч кечкенә баласы белән калган, име, Хәкимә апа. Аныкы әле үлеп үк киткән. Синең инде балаларың үз көннәрен үзләре күреп яши. Ишеттегезме соң әле, авыл кибетендә аракы сатуны тыячаклар икән. Район башлыгы мәктәпкә якын кибетләрдә аракы сатмаска фәрман биргән, – дип, күршесен авыр уйларга кертмәс өчен, сүзне кирегә бормакчы булды.

Әмма кызыклы булса да, ул теманы беркем дә дәвам итәргә теләмәде.

– Алай димәле, Сәрия, минеке үлеп киткән башка ул. Үлем аша аерылышу икенче әйбер. Егерме елдан артык гомер кичеп, балаларны башлы-күзле итәр чакта, хыянәт итеп киткән ирне сагыну йөрәкне башкача телгәли ул. Ул бит исән, егерме ел буе сине җылыткан кочакта хәзерге минутта башка хатын-кыз иркәләнүен белеп яшәү бик авыр. Аллаһ сабырлык бирсен, балам, барыбер яшәгән нигезенә кайта ул, сабыр ит, – диде гомер иткән Хәкимә апа.

Ялгыз бәбкә, аңлыйм хәлкәеңне,
Җил-яңгырдан сине кем саклар?
Мин дә синең кебек ялгыз бүген
Әмма, сөю тулы нәни йөрәк бар.

Фәйрүзә үзе дә сизмәстән җыр сузды. Ике хатын зәңгәр эскәмиядә тын калып, ялгызакның җырын тыңладылар да, сүзсез калдылар. Фәйрүзә җырын тәмамлагач, каршы як күршесе – Банатның гөлҗимеш куакларыннан күзен дә алмый, елый-елый язмышын сөйләде. Бу аерылышу тарихын әлләничә кабат тыңласалар да, иптәш хатынның күңеле бушансын өчен тагын сүзсез генә тыңладылар.

– Мәктәптә елларында сыерчык оясы ясаганда кабынган мәхәббәт ул. Без укыганда хезмәт дәресендә кызлар да, малайлар белән беррәттән кулга чүкеч, кадак тотып эшләдек бит. Укытучыбыз Кәшиф абзый һәр эш өстәле артына малай-кызларны парлап бастыра. Мин Рифкать белән туры килдем. Әти-әнисе дә авылда уңган, ачык күңелле, һәркемне олылап сөйләшә торганнар иде. Рифкать үзе дә кызларны кыерсытмый, малайлар белән якага яка килеп сугышмый, ачуы килсә гадел итеп, шарт итеп кенә үз сүзен әйтеп куя торган малай. Тормышта да шулай булды. Сыерчык оясы ясаганда кулларында чүкечнең ничек җитез, оста йөртүен күреп тагын да сокландым.

– Кошлар кунып сайрарга баскыч та куярга иде, тотып тор әле Фәйрүзә, – диде. Иң матур оя безнеке була, дип куанычымны белдереп ике куллап, нык итеп тоттым ояны. Шунда ялгыш кулларыбыз бер-берсенә кагылды. Оялсам да, гаепле кешедәй күтәрелеп аңа карадым. Ә ул сөрмәле, мәхәббәтле күзләрен тутырып миңа карап елмаеп тора. Хәзер дә, башка хатынга китәм дигән ярсулы күзләре түгел, шулчактагы самими, ихлас карашлары күз алдымда.

Сыерчык оясы өчен ике “5”ле куйды Кәшиф абзый. Арткы партадагы Рәүф белән Рузалия дә безне күзәтеп торган икән. Шул көннән соң, безне үчекли башладылар. Сыйныф тактасы, без утырган парта, кыш көне чишмә буе Рифкать+Фәйрүзә дигән язу белән чуарлана иде. Без моңа үртәлмәдек, киресенчә, алар безне бер-беребезгә тагын да якынайтты гына. Укуны тәмамлагач, ул, авыл хуҗалыгы техникумында белем алып, механик булып эшкә кайтты. Мин медицина юлыннан китәргә теләсәм дә, имтиханга барганда һәлакәткә очрап, аягымны сындырдым. Шуннан бер ел больница юлында йөрдем. Авылда калырга бер сәбәп булгандыр инде. Фермага эшкә кергән елны, өйләнешеп тә куйдык. 

Бик тату, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Шул азгын хатын гына харап итте тормышыбызны. Күрәзәчеләргә барып карадым, бозганнар диде. Ышанмасам да, бозык чыгарам, дип, үзенә сиздерми генә өшкергән ризыклар да ашаттым. Үземнән бигрәк аны кызгандым. Чит хатын кочагына алданып чыгып китсә, балаларның да аннан йөз чөерәсен белдем. Аннан соң ул бөтенләй шәһәр тормышын яратмый торган кеше, илле яшенә җиткәндә калага чыгып китсен әле.

Колхоз акча түләми башлагач, биш-алты ир берләшеп, бер бригада туплап, йорт төзергә, кирпеч өяргә, түбә ябарга шабашка чыгып киттеләр бит, үзегез беләсез. Бер ел эшләп йөрде бу. Бервакыт чалбар кесәсеннән каш йолкый торган нәрсә килеп чыкты. Безнең өйдә андый әйбернең булганы да юк. Шикләнсәм дә, тавыш күтәрмәдем, сиздермәдем. Икенче вакыт сакал кырган вакытына, ваннага килеп кердем ялгыш. Чынлап торып кашын йолкый бит бу. Ул чакта да уйламадым, чит хатыннар өчен матурлана, дип. Заманасы шул дисәләр дә, без бит балачактан икебез бербөтен булып үстек, хыянәт турында уйларга да мөмкин түгел иде хәтта. Каш йолкуыннан пырхылдап көлеп җибәрдем дә:

– Күзне каплыймы әллә Рифкать, –дим.

– Әйе, бигрәк куе булып үскән, – ди.

– Ярар, борчылма, мин сине бу килеш тә яратам бит. Күңел күзең капланмасын, маңгай күзен үз кашың каплаганнан әлләни булмас, – дидем дә чыгып киттем. Шулкадәр ышанган булганмын инде, аз гына да шикләнмәдем.

Соңрак үзе белән бергә эшли торган ирләрнең хатыннары, Казанда бер ялгыз хатынга ияләнгән, дигән сүз җиткерде. Ышанмадым аларга да. Узган елның язы иде. Түбәдән кар төшерә торган чаклар. Кар атып керде дә, диванга утырды.

– Дөресме шул сүз, Рифкать, – дидем.

– Юк инде, Фәйрүзә, сине кемгә алыштырыйм соң, – диде. Анда да алдыйдыр дигән уй башыма да килеп карамады. Артык төпченмәдем, үз эшем белән ишек алдына чыгып киттем. Ярты сәгать вакыт үтмәде, кызым йөгереп чыкты:

– Әни, кер әле, әти йөргән нәрсәсе белән сөйләшә бугай. Сикермә, җаным, юләр булма, киләм, хәзер килергә чыгам ди, каядыр китәргә җыена бугай, – ди.

Кердем, кулындагы пакетына футболка, эчке киемнәрен тутыра. Үзенең куллары калтырый. Әйтерсең лә бу минем белән гомер иткән Рифкать түгел, бөтенләй башка кеше.

– Фәйрүзә китәм инде мин, – ди.

Беләсезме, анда да ышанмадым.

– Кая, ничек, кемгә китәсең? Ярты сәгать элек кенә кемгә алыштырыйм сине дидең бит.

– Син килмәсәң, бишенче каттан сикерәм, ди бит.

– Кем соң ул, ник сикерә кеше ире өчен? Синең балаларың барын беләме соң ул?

Дәшмәде. Башын аска иеп, аяк очларына карады. Сүзләшеп, кычкырышып яшәсәк болай ук авыр кабул итмәс идем.

– Алайса мин дә өй түбәсенә менәм дә сикерәм хәзер, – дидем дә елап чыгып киттем. Менә шул китүдән бер елдан артык вакыт узды, икенче хатында яшәп ята.

Ир бирмәк, җан бирмәк диләр. Сагыну тулы күзләрен, гөлҗимеш чәчәкләреннән ала алмый елады да елады Фәйрүзә. Күзләреннән чыккан яшьләрдән бигрәк, күңелдәге тамчылардан диңгезләр хасил булыр иде.

– Пип-пип-пип, – диде ялгыз каз бәбкәсе ялгыз хатынның көнбагышлы кесәсенә үрелеп. Еламале син, көчле бул. Менә мин бөтенләй ялгыз, явызлыклардан саклар өчен якыннарым да, әти-әнием дә юк, гомерем дә бик кыска. Ә синең якыннарың, балаларың бар, оныклар куанычы күреп озын гомер дә язган үзеңә, – дигән кебек ялгыз хатынның күзләренә карады Аллаһ кошы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100