Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлшат Зәйнашева шигырьләре: "Мин тормышка гашыйк"

Гөлшат Зәйнашева шигырьләре үзе исән чагында ук кечкенә генә авыл сәхнәсендә дә, олы-олы калаларның мәдәният йортларында да яңгырый-яңгырый өйләргә күчкән, күпләрнең йөрәк түрендә урын алган.

news_top_970_100
Гөлшат Зәйнашева шигырьләре: "Мин тормышка гашыйк"
Гөлшат Зәйнашева үзенең җырларын башкаручылар, шигырьләренә көй язучылар турында фикере белән уртаклашканда: "Мин бик бәхетле. М.Мозаффаров, А.Ключарев, З.Хәбибуллин, Р.Яхин, С.Садыйкова, Ф.Әхмәдиев, Г.Сафиуллин, З.Гыйбадуллин, И.Закиров, Л.Батыр-Болгариларга һәм минем шигырьләремне җыр иткән башка бик күп композиторларга, аларны халыкка җиткергән җырчыларга рәхмәт яусын!" Аның шигырьләрен искә төшерү өчен сезгә дә тәкъдим итәбез. Быел шагыйрәнең тууына 90 ел билгеләп үтелә. 

Бер күрешү - бер гомер

Кил, бер күрешеп сөйләшик дисәң,
Идел-диңгезләр кичәр идем мин.
Таңнан уянып, карлыгач кебек,
Синең яныңа очар идем мин.

Иң якын кешең, җан дустың белән
Бер күрешү ул бер гомер, диләр.
Иң якын кешең, дустың санасаң,
Мине чакырып син хәбәр җибәр.

Сөйләр сүзләрем шундый күп минем,
Күңелем тулы җыр һәм моң кебек.
Ләкин сүземнең иң кирәклесен
Никтер әйтәлмый калырмын кебек.

Иң якын кешең, җан дустың белән
Бер күрешү ул бер гомер, диләр.
Иң якын кешең, дустың санасаң,
Мине чакырып син хәбәр җибәр.

Биек тауга менеп бер җырладым

Биек тауга менеп бер җырладым,
Таулар белсә белер хәлемне.
Йөрәгемнән ярсып чыккан җырым
Кыяларга барып бәрелде.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Кыяларга карап бер уфтандым,
Утлар булып чыкты сулышым.
Җырласам да, ярсып җыласам да,
Юк басылмас йөрәк сагышым.

Ярсуларым инде чиктән ашты,
Яңа җырым ничек башларга?
Әллә үзем барып бәрелим микән
Шул таудагы кыя-ташларга?!

Гөлләр иле

Туган ягым — гөлләр иле,
Гөлләр, сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Туган ягым — гөлләр иле,
Гөлгә тиң таллар иле.
Ефәк кебек сызылып кына
Аткан ал таңнар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

Туган ягым — гөлләр иле,
Борынгы Болгар иле.
Бүген көрәштә, хезмәттә
Җиңгән батырлар иле.

Гөлдән гөлгә серем сөйләп,
Болыннарны буйладым.
Туган якның гүзәллеген
Мәңге күреп туймамын.

 Иртәнге хисләр

Җырлый-җырлый чыгам язгы таңда
Хәтфә кебек, Идел кыр сымак.
Иртән сайрый сабан тургайлары,
Җылы бирдең минем җырыма.

Җырлый-җырлый китәм, ерак елга,
Юл елмая кояш нурына.
Кояш балкый, кояш үзе җырлый,
Җылы бирдең минем җырыма.

Җырлый-җырлый китәм урманнардан
Яз гөлләре үткән юлыма.
Бар табигать язгы вальсны көйли
Җылы бирдең минем җырыма. 

Идел суы ага торур

Идел суы ага торыр,
Алысларга бара торыр.
Кылыч тотып килсә дошман,
Идел-суга бата торыр.
Кылыч тотып килсә дошман,
Идел-суга бата торыр.

Идел суы ага торыр,
Дулкыннарын кага торыр.
Өлкән җиңги угълан тапты,
Безнең нәсел арта торыр.
Өлкән җиңги угълан тапты,
Безнең нәсел арта торыр.

Идел суы ага торыр,
Җилкән көймә бара торыр,
Идел кичкән ир-егетләр
Чын дусларын таба торыр!..
Идел кичкән ир-егетләр
Чын дусларын таба торыр!.. 

Исеңә төшәрмен

Сызып ташлап мине хәтереңнән,
Оныттым дип гомер итәрсең.
Очрый калсам әгәр (ялгыш) урамнарда,
Күрмәмешкә салышып китәрсең.

Ә мин син йөрисе юл буенда,
Гөлләр булып үрелеп үсәрмен.
Я бер моңлы җырга әверелеп,
Көн дә синең исеңә төшәрмен.

Яшьлек хатабыздыр язмышыбыз,
Ник яшибез аңа буйсынып?..
Гомер үтәр соңгы сулышкача,
Бер-беребезне яшьрен юксынып.

Ә мин син йөрисе юл буенда,
Гөлләр булып үрелеп үсәрмен.
Я бер моңлы җырга әверелеп,
Көн дә синең исеңә төшәрмен.

Сызып ташлап мине хәтереңнән,
Оныттым дип, гомер итәрсең.
Хәтрең белән түгел, бәгърең белән
Барыбер мине һаман көтәрсең.

Ә мин син йөрисе юл буенда,
Гөлләр булып үрелеп үсәрмен.
Я бер моңлы җырга әверелеп,
Көн дә синең исеңә төшәрмен. 

Күрешербез

Ник моңаеп уйга калдың?
Айрылабыз дисеңме?
Бәлки әле айрылмабыз,
Айрылмабыз шикелле.

Соң мәртәбә күрәм диеп,
Башың салма җилкәмә.
Бәлки әле очрашырбыз,
Очрашырбыз иртәгә?..

Без барасы ерак юллар
Бер булырга ошаган.
Озакламый күрешербез,
Күрешербез, ышанам!..

Китмә, сандугач

Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!
Канатларын талдырып,
Туган җирне калдырып
Бездә туып үстең син.
Чык суларын эчтең син.

Сандугач, сандугач!..
Син китәсен, мин калам,
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам

Сандугач, сандугач.
Китмә, китмә, сандугач!..
Курыкма син кышлардан.
Кал син башка кошлардан.
Саклармын салкын җилдән.
Китмә син туган илдән.

Сандугач, сандугач!..
Син китәсең, мин калам
Дусларыма җырлар өчен
Җырыңны отып алам! 

Мин тормышка гашыйк

Кайда барма чын дусларны табам,
Дуслар белән озын юл кыска,
Әллә җирдә дуслар күп булганга,
Мин тормышка гашыйк, томышка.

Чишмәләрнең җырын отар идем
Җыр өйрәнер идем һәр коштан,
Әллә кошлар матур сайраганга,
Мин тормышка гашыйк, тормышка.

Озак яшәрмен диеп йөрәк тибә,
Ашкына күңелем һәр эшкә,
Әллә эшем бәхет китергәнгә,
Мин тормышка гашыйк, тормышка. 

Син икәнсең

Юллар уздым, илләр гиздем,
Юкка гына гизмәдем.
Юллар узып, илләр гизеп,
Мин бит сине эзләдем.

Син икәнсең, син икәнсең
Гомерем буе эзләгән.
Бу дөньяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.

Юллар уздым, илләр гиздем, —
Кайда гына йөрмәдем.
Сине эзләп йолдызларга,
Айга гына менмәдем.

Син икәнсең, син икәнсең
Гомерем буе эзләгән.
Бу дөньяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.

Юллар уздым, илләр гиздем,
Нинди генә илләр юк!
Үз илемдә таптым сине,
Үз илемә тиңнәр юк!

Син икәнсең, син икәнсең
Гомерем буе эзләгән.
Бу дөньяның гүзәллеген
Күрдем синең күзләрдән.

Син кемнең сандугачы?

Бу дөньяда чибәрләр күп,
Сөйкемлеләр аз, диләр.
Син чибәр дә, сөйкемле дә,
Кемгә насыйп яр икән?!.

Карыймын сиңа туйганчы,
Карыйм күңлем булганчы.
Әйтче, иркәм, ярың бармы,
Син кемнең сандугачы?..

Кемне сагнып моңаясың,
Кемне сагнып көтәсең?..
Мәхәббәтеңнең йолдызын
Кемгә вәгъдә итәсең?..

Каләмнәр белән сызылган
Кашларыңның кыйгачы.
Әйтче, иркәм, ярың бармы,
Син кемнең сандугачы?..

Соңгы күрешү

Айлы кичтә очраштык без,
Су буйларын буйладык.
Сөйләшеп сүзләр бетмәде,
Таң атканын тоймадык.

Бөр — берсенә ашкынса да,
Ике йөрәк тибеше.
Әйтелмичә калды ләкин,
Сүзнең иң кирәклесе.

Күзгә — күз карашырга да.
Икебез дә кыймадык.
Тулган айдан, йолдызлардан,
Бер — беребездән оялдык.

Таң атканчы йөрдек шулай,
Җитәкләшеп кулга — кул.
Хәзер белдем бу очрашу
Соңгы күрешү булган ул. 

Туган җирем — Татарстан

Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан

Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.

Биш диңгезгә карап елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.

Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда.

Яшәрәсең, Казан, яңарасың

Борынгы булсаң да картаймыйсың,

Нинди көдрәтләрдән дәрт аласың?
Әллә чибәр кызларың яшәртә? —
Яшәрәсең, Казан, яңарасың.

Иман нуры иңде-айлы иттек
Изге Сөембикә манарасын,
Саклап борынгы гүзәллегеңне,
Яшәрәсең, Казан, яңарасың.

Мәңгелеккә булсын диеп салыйк
Кол-Шәриф мәчете нигез ташын.
Яңа-яңа мәчетләрең белән,
Яшәрәсең, Казан, яңарасың.

Асыл ир-егетләр акыл белән
Алып бара бүген заманасын,
Хезмәт сөйгән халкым көче белән
Яшәрәсең, Казан, яңарасың!..
    



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100