Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фидан Гафаров, Айдар Галимов һәм… протез (Люция Әблиева)

Бу вакыйгага ун елдан артык вакыт узып киткән булса да, әйләнеп кайтырга булдым әле.

news_top_970_100
Фидан Гафаров, Айдар Галимов һәм… протез (Люция Әблиева)

Кызыбызның чыгарылыш кичәсе Башкорт академия драма театры бинасында узды. Кунаклар арасында Айдар Галимов та бар – аларның да олы кызлары аттестат алган көн. Ата-аналар белән балалар бәйрәм табынына аерым-аерым утырдылар. Айдар утырган өстәл белән безнеке янәшә генә туры килде. Аллергия белән җәфалануым сәбәпле, тәнәфес вакытында бит-кулларны юарга дип беренче этажга төшеп киттем. Төчкереп җибәрүем булды (аллергия бәласе!), алдагы теш протезым, раковинага тәгәрәп, су белән агып та китте. Вәт, булды, мин әйтәм. Шок хәлендә өстәл артына килеп утырдым. Нәкь шул вакытта (әшәкелек законы үз вазыйфасын бервакытта да онытмый), безнең янга кызыбыз килде. Карыйм, Айдар да урыныннан кузгалды һәм… безнең өстәлгә таба атлады. Үзенә генә хас итагатьлелек белән белән исәнләшкәч, башта кызыбызны котлады. (Безнең кызлар мәктәп елларыннан ук дус булдылар. Нинди дә булса чарадан соңгарак калып кайтырга туры килсә, йә Айдар, йә иптәшем аларны каршы алып, озатып йөрде). Аннан, миңа карап: «Сез әнисе буласызмы?» – дип сорады. Авызымны бәлеш итеп җәеп: «Әйе!» - дияр идем дә бит… «Шалишь - алай булмый торсын әле»,- диде язмыш. Авызымны ачар-ачмас, «ыскрумно» гына җавапларга туры килде. Сүзгә иптәшем кушылып киткәч, читтән генә елмаеп карап тордым.

Әле монысын ярый, диярсең. Бер көннән Казанга, кызыбызның документларын югары уку йортына тапшыру нияте белән юлга чыгарга тиеш кешеләр без. Казан тиклем Казанга ничек тешсез барырга? Анда Салаватны очратырга туры килсә! Стоматологка барып файдасы юк – бер көн эчендә эшләнә торган эш түгел. Иртән башка бер фикер килде бит, әй. «Туктале, – мин әйтәм, – раковина торбасының төбенә эләгеп калмады микән протезым?» Бәйрәмнән соң иптәшем, әлбәттә, руль артына утырырлык дәрәҗәдә түгел. Тиз генә җыендым да (йортыбыз шәһәр читендә, ул вакытта без торган җирдән Уфаның үзәгенә барып житәр өчен өч транспорт алыштырырга кирәк иде), тукталышка чаптым. Иртәнге алтыда гына кайтып, өч сәгать черем иткән кешегә җиңел түгел иде җиңеллеккә. Тик башка чара юк – башыңа төшсә, башмакчы буласың дигәне шулайрак буладыр инде.

Театрның арткы ишегеннән килеп кергәндә, төшке аш вакыты җитеп килә иде бугай. Вахтада утырган абзыйга йомышымны аңлаттым. Ул бәдрәф бүлмәләренең бикле булуын, аларны ачарга тиешле хезмәткәр ярты сәгатьттән буласын әйтте. Ярты сәгать түгел, көне буе көтәргә дә риза! Тик табылсын гына «тешем»! Шулай басып торам вахта каршында. Берзаман каршыдагы ишек ачылып китте. Ә аннан …. легендар Фидан Гафаровыбыз килеп чыкмасынмы! Кичәге шоктан айнып бетмәгән кешегә чираттагы шок! Их, протезым урынында булса! Нинди генә комплиментлар ишетмәс иде яраткан артистым үзенең иҗаты хакында (нәкъ минем комплиментларга гына мохтаҗ кеше инде ул!). Фидан Сафинович бер миңа, бер вахтерга карап торды да: «Чибәр ханымнарны яратасың да инде үзең», – дип куйды. Елмайдым. Кичә Айдар Галимовка елмайган кебек. «Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне әйт» дигән халык мәкале башымнан кыелып кына үтеп китте. Авызымны ачарлык булса, әйтерлек кенә сүзен табар идем әле!

Бу язмамны укучылар арасында: «Тинтәкме әллә син, булмастайны эзләп йөрисең», – диючеләр дә булыр. Ныклап кына ышанып бетмәсәм дә, өмет дигәне бар бит әле, агай-эне. Ниһаять, җаваплы хезмәткәр килеп, бүлмәләрне ачкач, раковина астындагы торбаны борып алдым… Исән, шайтан алгыры, ята шунда су эчендә! «Их, мәйтәм, нигә кичә башым эшләп, шунда ук ачып карамаганмын». Алай дисәң, бүген Фидан Гафаров белән якыннан күрешмәгән булыр идем. Үзләренә сөйләгән юк әле бу тарихны, җае чыкмый ничектер. Теш протезымны да өр-яңага алыштырган идем, югыйсә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100