Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бер адым да кузгалмаска! (Арпад Галгоци)

Аяз Гыйләҗевнең ГУЛАГтагы дусты, венгр язучысы Арпад Галгоциның татар язучысына багышлап язылган хикәясен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Бер адым да кузгалмаска! (Арпад Галгоци)

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

Караңгыланды. Казакъ далаларында караңгы искәрмәстән төшә. Сәяси тоткыннардан гыйбарәт өч йөз кешелек колонна, әлбәттә, вакытны ашыктырып, тизрәк “өйгә” кайтырга тели. Анда, артык зур булмаган “үз лагерьларында” аларны хәзер миче ягылган барак, йомшак ятак көтә. Ул гынамы, көн дәвамында арган-талчыккан тоткыннар соңгы вакытларда махсус кибеткә кереп, ак майдан, колбасадан авыз итә ала, башка төрле тәм-томнар да шунда гына. Акчаң гына булсын! Җәйдән бирле аларга бераз эш хакы да түли башладылар. Ризык төрләндерергә шул сәмәннәр ярап тора. Югыйсә, әле кайчан гына кысыр баланда да иң тәмле аш булып тоела иде.

Соңгы айларда галәмәт зур Империядә күз алдына китермәслек үзгәрешләр булып үтте, ачлык-ялангачлыктан интеккән тоткыннар язмышында да әлеге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе күренде. Күренмәслек тә түгел – 1953 елның 5 мартында Сталин кушаматын йөрткән Иосиф Җугашвили дигән кансыз җәлладның җаны җәһәннәмгә китте. Дөмекте! Империя халкы бу хәбәрне ишеткәч, тирән кайгыга төште, әлбәттә, шулай булмыйни – алар әлеге ерткычны кешелек дөньясының Атасы да, Остазы да дип тәмам ышанган иде инде һәм бердәм булып күп санлы корбаннар хакына тиздән бөтен инсан да бәхет кичереп яшәячәк коммунизмны көтә иде.

Ил башына надан, ләкин гаять тә хәйләкәр Хрущев килде. Сталинның тугърылыклы аркадашлары бераздан берәм-берәм тарих сәхнәсеннән төшеп калды. Безнең өчен иң мөһиме – Сталин үлгәннән соң сәяси тоткыннарның хәле сизелерлек җиңеләйде. 1953 елның җәендә тоткыннарны теркәп, фотога төшерә башладылар, ә ноябрьдә инде аларның кайберләрен төркем-төркем туплап азат та иттеләр.

Без, күкрәк киереп, иркен суладык. Ләкин барыбызга да азатлык һавасын иснәргә әле иртәрәк иде.

Безнең лагерь Караганда шәһәреннән ерак булмаган Актас дигән урында. Һәр көнне бригадаларны кирпеч лагерена эшкә алып китәләр.

Әйе, казакъ даласында караңгы искәрмәстән тиз төшә. Ләкин без аны һәрвакытта көтеп алабыз. Бу юлы без рәт-рәт тезелеп тормыйча гына төркем-төркем булып лагерьга ашыктык. Карлы яңгыр ява башлады. Без Аяз Гыйләҗев белән иң алдан йөгерәбез. Аның белән берничә атна элек танышып, дуслашкан идек. Баракта да ятакларыбыз янәшә. Ул сөйләргә ярата, мин исә аның һәр сүзенә колак салып, адымымны кызулыйм.

Башка дуслары Аязны Алексей дип атаса да, мин аңа Хан Батый дигән яңа кушамат тактым. Ул Казан университетында укыган белемле, аңлы егет, совет системасының асылына яшьтән үк төшенгән...

Күпмедер эндәшми барганнан соң, Аяз карлыккан тавышы белән минем якка кычкырды:

- Борылып кара әле, затлы банкетка ашыгучы туристларга охшап калганбыз, ә? Менә бит замана! Кайчан гына бишәр-бишәр тезелеп, кулны артка куеп, башны иеп колоннада тынсыз гына йөри идек; бер адым читкә чыксаң да конвой ике дә уйламый атып үтерер иде. Җүнләп яшибез генә дигәндә, сине илеңә кайтарып җибәрерләр инде...

- Киресенчә дә булырга мөмкин. Сине кайтармаслармы әле өеңә. Азат иткәндә төрле сәбәп табалар бит. Ничек булса да, мин сине Венгриядә кунакка көтәм. Тик үзең белән урыс армиясен генә ияртмә!

Бер-беребезнең аркасыннан кага-кага рәхәтләнеп көлештек.

Көтмәгәндә, ун-унбиш адым артта, кырыс тавыш яңгырады:

- Стоять!

Конвойчы сержант безгә бишәр кеше булып рәткә басарга боера иде.

Барыбыз да туктады. Әйтерсең лә һәркем катып калган иде.

- Көтү кебек барасыз! – дип акырды сержант. – Иманыгызны укытырмын!

- Ул нәрсә, акылдан шашкан мәллә... – дип татар дустым җилкәсен җыерды. – Сигез айга соңга калган бит болай кычкырырга!

Һәм ул, кинәт борылып, ачы тавыш белән сөрән салды:

- Кузгалмаска! Бер адым да атламаска! Ни шагу!

Без, өнсез калып, татар әмеренә буйсындык. Беркем дә урыныннан кузгалмады. Төптән юан чыккан бер конвойчы колонна алдына йөгерде, бер урында катып калган арестантларны, шеренгага бастырып, алга кумакчы булды. Ләкин Аязның боерыгы катгый иде.

Бер урында басып торгангамы, без туңа башладык. Җилләтеп тә җибәрде. Аркан борылып, бушлатның сырган якасын күтәреп куйдык. Җил сул яктан исә иде, колоннаның уң ягындагы солдатлар нәкъ җилгә каршы басып торырга мәҗбүр. Ә дала җиле ул кышын җелегеңә төшә! Сталин үлеменә иң нык үкенүчеләр бу минутларда шулар булгандыр, мөгаен. Сержант сыны каткан рәтләр буйлап гасаби рәвештә йөрүендә булды. Ул тәмам аптырашта иде.

- Әй син! Берия сыңары! Ишеттеңме әле, аны Лубянка подвалында стенага терәп атканнар. Дөнья үзгәрде, ә син һаман аңгыра! Бетте сезнең замана. Тәмам!

Колонна койрыгында яңгыраган бу сүзләр безнең очка да килеп иреште. Тавышын йомшартырга тырышып, сакчыларның башлыгы  кичәге колларга акрын гына эндәште:

- Атларга әзерме сез? Аргансыз бит инде, кузгалыгыз.

- Гарнизон нәчәлниген чакырыгыз! Ул килгәнче бер адым да атламыйбыз! – Мин бик тиз танып алдым – бу Фомин бригадасыннан һәркемгә итәгатьле поляк Левандовский! Аңа дуслары гадәттә Пан дип кенә эндәшә иде.

Үз кадерләрен үзләре белә башлаган тоткыннар белән каршылыкка керергә гарнизон нәчәлнигенең башына тай типмәгән. Бәхәс итәргә инде соң – төн якынлаша, суык та көчәя бара. Сигез ай элек булсамы?!

Ләкин йомышчыны барыбер лагерьга йөгерттеләр. Егерме минут үттеме-юкмы, гарнизон нәчәлниге килеп тә җитте. Полковник Лебедев үзе! Бер урында таптанучы туңып беткән тоткыннарга ул ачуын һич тә тышка чыгармыйча кешечә эндәште:

- Аң булыгыз, кешеләр! Кайтыгыз! Җылынырсыз...

Күрәсең, шул сүзләр генә кирәк иде, колонна лагерьга таба кузгалды. Тик аңарчы кемдер төн караңгылыгына төбәп кычкырып өлгерде:

- Бу сержант бүтән күренмәсен!

Чыннан да, ул сержантны без башка күрмәдек. Ул гына да түгел, безне уң яктан саклаучыларның һәммәсе, битләре өшеп, хастанәгә эләккән, дип сөйләделәр.

Икенче көнне иртән кояшның ап-ак кар өстендә уйнаган алтын нурларыннан күз чагылды.

Көннәр язга авышкан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100