Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ата үтүк тарихы (Люция Әблиева)

Люция Әблиеваның "Ата үтүк тарихы" дигән хикәясен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Ата үтүк тарихы (Люция Әблиева)

Кыз балага уйнарга нәрсә кирәк? Курчак булсын да, һәм аңа күлмәк тегәргә – корама. Апалардан калган курчаклар бар барлыкка, тик менә корамасы юк. Ярым шәрә курчак белән әллә кая китеп булмый, әрем арасында аяк савыты тартмасыннан ясалган «бишегендә» яткырудан узмыйсың. Туйдырды бу әрем арасы «подпольесы»! Курчак күтәреп «кеше арасына» чыгасы килә. Дөрес, мәктәпкә укырга киткәч, курчак уйнаган кызлардан көләләр бездә. Көлсеннәр, минем беркемдә дә эшем юк. Курчак уйнарга яраткач, нишлим инде?! Миннән бер яшькә зуррак апам да миннән калышмый, икәүләп уйныйбыз.

Әнкәйдән корама сорап, ялкытып бетергәч, беркөнне ул безгә аның урынын күрсәтте. «Әнә, «кбуга» (дөресе – КБО - комбинат бытового обслуживания инде) керегез дә сорагыз, барыбер чүплеккә чыгарып ыргыталар». Без әнкәйнең авызыннан шул сүз чыкканын гына көтеп торганбыз икән – йорт аша гына урнашкан «кбуга» апа белән кереп тә киттек. Йомышыбызны ояла-ояла гына әйткәч, кием тегеп утыручы апаларның җавабын көтеп, ишек төбендә басып калдык. Фәрәһия апа безне түрдәге урындыкларга утыртты да, бераз көтеп торырга кушты. Утырабыз сабыр гына, тын гына шулай. Тынлыкны, авылда шаянлыгы белән даны чыккан Мәмдүдә апа бозды. «Карагыз әле, кызлар, сез инде мәктәптә укыйсыз, ә урысча беләсезме?» Мин ападан уздырып: «Бик яхшы беләм», – дип әйтеп ташлыйм. «Каяле, ничек беләсез икән?» - дип, безнең урысчабызны тикшерергә тотыналар. И-и-и, җип-җиңел сүзләрне белмәскә: хлеб, вода, школа, портфель, стол, стул… Мин автоматтан аткан кебек тезәм тәрҗемәләрен, апама авыз ачарга да ирек бирмим. Һәм… осечка! Ниндидер, мин ишетеп тә карамаган «п» хәрефенә башланган ят бер сүз сорыйлар. Мин апама карыйм. Ул: «Син белмәгәнне, мин кайдан белим»,- дигән кыяфәт чыгарып, җилкәсен җыера. Сер бирергә ярамый! Эре генә: «Без ул сүзне үтмәдек әле», – димен. Тегүче апалар буылып көләләр, ә мин гарьләнеп, еларга җитешәм. Байтак еллар үткәч кенә кызыгын сөйләделәр. Ул вакытта алар биш хәрефтән торган оятсыз урысча сүзнең татарчасын сораганнар икән. Ну, чынлап та ул сүз мәктәп программасында үтелми, җавабым дөрес булган булуын.

Урысчаны яхшы беләсез икән дип мактап куйгач, кәеф бераз күтәрелде. Наҗия апа берничә кисәк корама да китереп тоттыргач, бөтенләй тугарылып киттек. Өйгә кайтырга исәп юк, чөнки тагын корама өмет итеп утырабыз. Аннан килеп, тегүче апаларның күңелле итеп сөйләшеп утырулары да безгә кызык. Бераздан Нәзирә белән Фәрәһия апа да безгә өлеш чыгардылар – матур чәчәкле тукыма кисәкләре бәләкәй генә капчыгыбызга кереп чумды. Һаман утырабыз, һаман чыгып китмибез. Ныклап ияләшеп беткәч, корамаларыбызны үтүклисе килеп китте. «Булдыра алсагыз, үтүкләгез», – диде Луиза апа. Шәпләнеп, үтүкне күтәреп алмакчы булган идем, чак кына аягыма төшерми калдым. Өйдәге кебек, җип-җиңел электр үтүге булып чыкмады. Кызыксучанлык көчле. «Ә нигә бу үтүгегез шул кадәр авыр ул?», – дип сорыйм. Мәмдүдә апа авыр сулап җавап бирә: «Балакайлар, ата үтүк ул, шуңа авыр. Ана үтүккә әйләндереп бирүче булса, рәхәтләнеп үтүкләр идек». Мин тегүче апаларны жәлләп: «Ничек ана үтүккә әйләндереп була соң?» – дип үҗәтләнәм. Сүзгә, шаянлыгы белән Мәмдүдә апаны да уздырган Фәрәһия апа кушыла: «Аның эчендә ташы бар, шул ташны алдырырга кирәк. Сезнең әтиегез генә эшләсә эшли инде, ул техника паркы хуҗасы бит».

Ташлы ата үтүкне күтәреп, апа белән паркка юнәләбез. Әткәйгә бөртекләп проблеманы аңлаткач, ул: «Кем җибәрде сезне?» - дип сорый. «Фәрәһия апа белән Мәмдүдә апа». Шулай дигәч, ул безне үтүгебез белән бергә мотоциклына утыртып, КБОга кире китереп куя да: «Анда тегүчеләргә комаучаулап утырмагыз, үтүкне кертегез дә, өйгә кайтыгыз», – дип, кузгалып китә. Тегү цехында махсус авыр үтүк кулланганнарын кайдан белик инде без?

Корама белән бергә, шәп дәрес тә алып чыктык ул көнне тегүче апалардан. Йомышыңны йомышлагач, кеше ялкытып утырма, ата үтүк тоттырып чыгарып җибәрерлек булмасын, вәйт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100