Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зачет өчен укытучыга акча күчергән студентны Татарстанда хөкем иттеләр

Икътисад бүлегенең беренче курсындагы студент кыз июнь аенда мобиль кушымта аша укытучыга акча биргән.

news_top_970_100
Зачет өчен укытучыга акча күчергән студентны Татарстанда хөкем иттеләр

КФУның Чаллы институты (филиал) икътисад бүлегенең беренче курсындагы студент кыз июнь аенда мобиль кушымта аша “Предприятие һәм оешмалар икътисады” кафедрасы доцентына ике мең акча күчергән. Бу турыда Чаллы прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Судта кыз гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше туктатылган. Ул биш мең штраф түләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100