Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ютазыда ике егет вәхшиләрчә пенсионерларны кыйнаган: 94 яшьлек әби вафат, 93 яшьлек бабай хастаханәдә

17 нче октябрь көнне иртән, Ютазы районы Подгорный бистәсендә коточкыч җинаять була. Бик олы яшьтәге карт белән карчыкны кыйныйлар. 94 яшьлек әбекәй баш мие җәрәхәтләреннән җан бирә. Вәхшиләрчә кыйналган 93 яшьлек ире исән кала, әмма бик авыр хәлдә хастаханәгә эләгә. 25 һәм 24 яшьлек ике егет пенсионерларга һөҗүмдә шикләнелә.

news_top_970_100
Ютазыда ике егет вәхшиләрчә пенсионерларны кыйнаган: 94 яшьлек әби вафат, 93 яшьлек бабай хастаханәдә

Ир-атлар бергә эчеп исергәч, өлкән күршеләреннән әче бал (медовуха) урларга җыенган, күрәсең. Тикшерүчеләр шулай фаразлый. Веранда тәрәзәсен ватып, юлбасарлар йортка керә. Үтерәбез дип куркытып, картлардан исерткеч сорыйлар. Бабай 60 мең сумын кайда саклаганын әйтеп бирергә мәҗбүр була. Акчаны алып, җинаятьчеләр картларны металл арматура кисәкләре белән кыйнап кача.

Кулга алгач, җинаятьчеләрнең берсе наркотик кулланып исергәне ачыклана. Өендә наркотик матдәләр дә табып алына.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) буенча җинаять эше кузгаткан. Якын арада ир-атларны сак астына ябу мәсьәләсе хәл ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100