Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Камада баткан 14 яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар

Тукай районы “Чаллы Яр” торак комплексында Кама елгасында 14 яшьлек кыз бала батып үлгән.

news_top_970_100
Камада баткан 14 яшьлек кызның гәүдәсен тапканнар

Кичә , ягъни 31 нче июль көнне13 сәгать 30 минутта, Яр Чаллыда яшәгән кыз, 16 яшьлек иптәш кызы белән су коеныр өчен, Кама буена килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, бу урын йөзү өчен рөхсәт ителмәгән булган.

14 сәгать 30 минутта кыз суга кереп, 15-20 метр йөзгәч, күздән югала. Шаһитләр коткаручыларны чакыра. 16 сәгать 07 минутта ярдан 15 метр ераклыкта 5 метрлы тирәнлектән 6 нчы зона эзләү-коткару отряды водолазлары һәлак булган кызның гәүдәсен таба.

Коткаручылар искәртә:

-         Су коену тыелу турында кисәтүче щитлар куелган урыннарда су керергә ярамый;

-          Белмәгән, таныш булмаган урыннарда йөзәргә кирәкми;

-         Моторлы, җилкәнле көймәләргә һәм башка йөзү чараларына якын килмәскә;

-         Катер, көймәләрдән, төрле корылмалардан суга сикерергә ярамый;

-         Сулыкларны пычрату тыела;

-         Исерек халәттә су коенмаска;

-         Су бена үзең белән этләр яки башка хайваннар ияртеп килмәскә;

-         Уен өчен каралмаган урыннарда туп белән яки башка төрле спорт уеннары уйнамаска;

-         Юри баткан булып кыланып сөрән салырга ярамый;

-         Салларда, автомобиль камераларында, кабартылган матрацларда йөзмәскә.

Һәр кеше суда батып баручы кешегә булдыралганча ярдәм итәргә тиеш

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100