Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Трассада коточкыч авариядә биш кеше, шул исәптән балалар үлгән

Хатын-кыз йөртүче йөк машинасын узарга дип, каршы як полосага чыккан.

news_top_970_100
Трассада коточкыч авариядә биш кеше, шул исәптән балалар үлгән
Свердловск өлкәсендә Пермь-Екатеринбург трассасында авариядә биш кеше һәлак булган. Шуларның берничәсе балалар. Бу турыда регион буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Валерия Горелыхка сылтама белән, ТАСС хәбәр итте.

21 июльдә булган юл һәлакәтендә хатын-кыз йөртүче гаепле дип фаразлана. Ул идарә иткән "Фольксваген Поло" автомобиле "Вольво" йөк машинасын узарга чыккан. Каршы яктан килүче "Лексус"ны күреп алгач, ул кире үз полосасына күчәргә тырышып караган. Тормозга баскач, аның машинасы йөк машинасына бәрелгән. Шуннан соң "Фольксваген" кырыйга чыккан, "Лексус"ка барып бәрелгән.

Бәрелешүдән соң, "Фольксваген" йөртүчесе һәм аның дүрт пассажиры урында ук һәлак булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100