Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефоннан сөйләшкән егет аркасында Казанда берьюлы берничә машина бәрелешкән

Бу вакыйгада алты машина зыян күргән.

news_top_970_100
Телефоннан сөйләшкән егет аркасында Казанда берьюлы берничә машина бәрелешкән

Шаһитлар Volkswagen Passat иномаркасын йөртүче телефоннан сөйләшә иде дип раслаган. Декабристлар урамы буйлап барганда, машина кырыйга чыгып киткән, каршы як полосага чыккан. Volkswagen каршыга килүче "Лада"га бәрелгән. "Лада" арттан килүче йөк машинасына бәрелгән. Бу вакытта авария китереп чыгарган Volkswagen Passat икенче Volkswagen машинасына бәрелгән.

"Татарстан24" телеканалы ачыклаганча, Volkswagen машинасында берничә егет булган. Аларның берсе дә зыян күрмәгән. "Лада" машинасын йөртүче шактый имгәнеп, аны хастанагә озатканнар.

Иномарка йөртүче егет гаебен яшереп тормаган. Телефонга игътибарын күчергәнен үзе әйткән.

Якынча мәгълүмат буенча, бу вакыйгада алты машина зыян күргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100