Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда көнче ир хатынын пленка белән чолгап, вәхшиләрчә кыйнаган

Чаллыда суд 40 яшьлек иргә карата хөкем карары чыгарды.

news_top_970_100
Татарстанда көнче ир хатынын пленка белән чолгап, вәхшиләрчә кыйнаган
"Челнинские известия" хәбәр иткәнчә, көнче ир бик вәхши ысул белән бергә яши торган хатынын җәзалаган. Ул хатынны урындыкка утырткан, азык-төлек өчен кулланыла торган пленка белән чолгаган һәм бик озак йодрыклары белән тукмаган.

Имгәнгән хатын табибларга мөрәҗәгать иткән. Соңыннан полициягә гариза язган. Нәтиҗәдә бу иргә карата җинаять эше ачылган. Ул үз гаебен өлешчә генә таныган. 

Суд көнче "Отелло"ны өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, гомуми режимлы колониягә озатты, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100