Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ташлаган өчен, Чаллы егете кызның интим фотоларын интернетка тараткан

Чаллы суды 38 яшьлек ир-атны «Яла ягу» маддәсе буенча гаепле дип тапты.

news_top_970_100
Ташлаган өчен, Чаллы егете кызның интим фотоларын интернетка тараткан

Былтыр декабрь аенда бу ир «Вконтакте» челтәрендә элек бергә яшәгән хатынның интим фотоларын куйган. Бу хатын белән алар хезмәттәш булган. Ике ай бергә яшәгәннәр, ләкин хатын ташлашырга карар кылган. Шуннан бу пар аерылышкан.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, хатын ташлаган өчен ир үч алырга уйлаган. Хатынның интим фотосын, яла яккан сүзләр язып, интернетта тараткан.

Гаепләнүче ир үз гаебен таныган, дип хәбәр иткән Чаллы прокуратурасы матбугат хезмәте.

Судья яла ягучы ирне 80 сәгать мәҗбүри хезмәткә хөкем иткән.

Бу ирне коммуналь хуҗалыкка беркетәчәкләр һәм ул җәяүлеләр йөри торган тротуарларны тәртипкә китерергә тиеш булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100