Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган радио алып баручысы Миләүшә Насыйбуллина ике елга ирегеннән мәхрүм ителде

Күп еллар "Татарстан", "Болгар" радиоларында эшләгән Миләүшә Насыйбуллина кешеләрдән әҗәткә акча алып, кайтармауда гаепләнә.

news_top_970_100
Танылган радио алып баручысы Миләүшә Насыйбуллина ике елга ирегеннән мәхрүм ителде
Миләүшә Насыйбуллина 18 июньдә Казанның Совет районы судында хөкем ителде. Ул суд залында ук кулга алынып, ике елга ирегеннән мәхрүм ителде, дип хәбәр итә "Безнең гәҗит".

Миләүшә Насыйбуллина мошенниклыкта гаепләнә. Ул Җинаять кодесының 159 маддәсенең 2нче, 3нче пунктлары нигезендә хөкем ителде. Бу хакта Совет районы суды сайтында мәгълүмат урнаштырылган.

Миләүшә Насыйбуллина озак еллар радиода алып баручы булып эшләде. Ул әле "Болгар" радиосында эшләгән чакта ук татар матбугатында аны гаепләгән мәкаләләр чыга башлады. Төрле кешеләр аны бурычка зур суммаларда акча алып, кайтармауда гаепләделәр.

Җинаять эше 4 кешенең гаризасы буенча кузгатылган. Аларның Миләүшә Насыйбуллинадан таләп иткән гомуми суммасы - 900 мең сум. Бу кешеләрдән тыш та Миләүшә Насыйбуллинаның бурычка акча алып кайтармауда гаепләгән кешеләр бар.

Бу процессны күзәтеп барган "Безнең гәҗит" журналисты Фәнзилә Мостафина әйтүенчә, ул гаебен танымаган. "Мин акча алдым, әмма мин урламадым", - дигән. 

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100