Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камадагы триллер: бөтен подъезд халкы җыелып җирләгән эт җир астыннан терелеп чыккан

Бу вакыйганы НТР телеканалы Стивен Кингның «Кладбище домашних животных» китабының дәвамы дип атарлык дип саный. Дару биреп йоклатып үтерелгән эт җирләнгәннән соң кабереннән чыккан.

news_top_970_100
Түбән Камадагы триллер: бөтен подъезд халкы җыелып җирләгән эт җир астыннан терелеп чыккан
29 декабрьдә Зевс, үзе кебек үк сукбай этләр белән Химиклар урамын чыгып барганда машина астына керә. Бер эт шунда ук үлә, ә Зевсның аягы яралана. Балалар аны йортның ишегалдына алып кайта. 

Йортты яшәүчеләр ветеринарны чакыра. Табиб этне йоклатырга кирәк дип әйтә. Күршеләр, акча җыешып, ветеринарга 5 мең сум акча бирәләр. Ул укол ясый, этне күмәләр. 

Ә икенче көнне эт шушы ук подъездга әйләнеп кайта. 
 
Берәүләр моны тормышны ярату дип бәяли. Икенчеләре исә, табиб алдаган, акча гына алган да ялган укол кадаган ди. 

"Ул бәйрәм алдыннан буш булган бердәнбер ветеринар иде. Эт кире әйләнеп кайткач, без ул ветеринарга барып, эткә ярдәм күрсәтүен сорадык, әмма ул вакыты юклыкка сылтау итеп, баш тартты", - ди Гөлнара Гомәрова.

Ветеринар исә моның белән килешми. «НТР 24»каналына ул бөтенләй башкача сөйләгән.  

- Мин авыруны баса торган һәм йоклата торган укол ясадым. Бетте-китте. Ә аларның этне күмүенә килгәндә... Мин аларның этне алып китүләрен күрдем, кая алып киткәннәрен каян белим? - ди ветеринар Аделина Камалиева.


Аделина әйтүенчә, бу аның практикасындагы беренче очрак. Аңа моңа кадәр дәгъва белдерүчеләр булмаган. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100