Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Камада ике ай элек югалган Адел Гариповның мәетен тапканнар

Июнь аенда югалган 24 яшьлек Адел Гариповның гәүдәсен туганнары таныган. Бу хакта NTR-24.RU сайты хәбәр итә.

news_top_970_100
Түбән Камада ике ай элек югалган Адел Гариповның мәетен тапканнар
24 июнь көнне Адел Гарипов дуслары белән чыгып китә һәм юкка чыга. Туганнары сүзләренә караганда, алар спиртлы эчемлекләр эчәләр һәм йоклап китәләр, ә уянганда машинада Аделнең шәхси әйберләрен генә табалар. Ә егет үзе юкка чыккан була. 1,5 ай дәвамында туганнары, волонтерлар егетне эзлиләр. Алабуга районында елга эшчеләре аның гәүдәсен очраклы гына табып ала. 

 NTR-24.RU хәбәр иткәнчә, нефть танкеры эшчеләре, Алабугадан ерак түгел, Чулман елгасындагы,  Котловский утравына йөк төяр өчен туктыйлар. Утрауда алар Адел Гариповның үле гәүдәсен табалар.

Аның Адел Гарипов мәете икәне шундук аңлашылмый. Аделнең гәүдәсе икәненә киемнәре генә ишарәли: куе зәңгәр төстәге, кызыл җиңле юка куртка, зәңгәр төстәге кроссовкалар - барысы да ориентировкада язылганча була. Соңрак, мәет Адел Гариповныкы икәнен аның туганнары раслый. 

Егетнең ни сәбәпле вафат булганын хәзерге вакытта тикшерүчеләр ачыклый. Шунысы билгеле: Аделның тәнендә көч куллану эзләре табылмый. Үлемнең төгәл сәбәбен суд - медицина экспертизасы ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100