Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Римма укыганда аз сүзле, тыныч кыз иде." Чаллы кызына Таиландта үлем җәзасы яный - "Челнинские известия"

Наркотиклар саткан өчен 32 яшьлек Римма К. кулга алынган. Таиланд кануннары буенча бу җинаять өчен үлем җәзасы каралган. "Челнинские известия" Чаллы кызы турында мәгълүматларны барлаган. 

news_top_970_100
"Римма укыганда аз сүзле, тыныч кыз иде." Чаллы кызына Таиландта үлем җәзасы яный - "Челнинские известия"

Римма К. Пханган утравында 44 яшьлек американлы Энркио С. белән бергә Пханган утравында тоткарланган дип яза РИА «ThaiRath» газетасына сылтама белән.
  
Полицейскийлар махсус операция вакытында сатып алучылар рәвешендә наркотикларны ала. Бу пар яшәгән йортта 145 грамм «экстази», 1,58 грамм кетамин, 3,78 грамм метамфетамин, 1 грамм марихуана һәм наркотикларны сату өчен җиһазлар, акча табыла. Полицейскийларга алар наркотикларны чит ил туристларына сатулары турында әйткән. 
 
Римма К. 2003 елда Чаплының №45 мәктәбен, 2008 елда КНИТУны тәмамлаган, белеме буенча кибернетик. Аның белән бер класста укыган кыз "Челнинские известия"га Римманың яхшы укучы булуын әйткән. 

"Римма укыганда аз сүзле, тыныч кыз иде, аның турында бары тик яхшы сүзләр генә сөйләделәр. Мәктәпне бетергәнгә 15 ел тулгач, без җыелыштык, Римма, Таиландта яшәве сәбәпле, кайта алмавын әйтте. Классташлар чатында барысы да бу хәбәрдән шаккатуын яза", - ди ул.

Римма социаль челтәрдәге битендә кияүдә түгеллеген күрсәткән. Аның белән бергә тоткарланган ир белән якын мөнәсәбәтләрдә булгандыр дип фаразлый "Челнинские известия" - бу хакта аккаунтындагы фотолардан чыгып нәтиҗә ясарга була. 2010 елда аның стриптиз бии торган колга янында төшкән фотолары бар.

Римманың читтән торып репетиторлар табу буенча махсуслашкан фирмада эшләве билгеле. Шул рәвешчә, ул эшли дә, чит илләрдә сәяхәт тә итә алган. 

Таиландка Римма беренче тапкыр ике ел элек барган. Тай телен өйрәнгән, аннары Беларуська кайтып яшәгән. Бу язда ул кабат Таиландка китә.  

"Мин аның законга каршы нәрсәдер эшләвенә ышанмыйм. Аны акыллы, энергияле, максатчан кыз дип беләм. Аны бу җинаятькә ничек баруы турында без фаразлый гына алабыз", - ди аның элекке коллегасы. 

Thailawforum порталы язуынча, беренче дәрәҗәдәге наркотикларны (экстази, метафетамин беренче дәрәҗәгә керә) 20 г артык саткан өчен Таиландта үлем җәзасы каралган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100