Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Поезд бәргәннән соң аның ничек очып китүен үз күзләрем белән күрдем": 32 яшьлек егет поезд астына эләгеп һәлак булды

12 октябрь көнне Казанның Архангель зираты янында 32 яшьлек егет поезд астына эләгә. Ходай тарафыннан бирелгән санаулы гомере санаулы секундлар эчендә өзелә.

news_top_970_100
"Поезд бәргәннән соң аның ничек очып китүен үз күзләрем белән күрдем": 32 яшьлек егет поезд астына эләгеп һәлак булды

Гомеренең соңгы иртәсендә, әлеге егет дусты белән очрашырга тиеш була. Юлын кыскарту яки вакытны тизләтү максатыннан ул, тимер юл кырыеннан атлый. Әмма колагына кигән “наушник” һәм башындагы копюшон гомеренең вакытсыз өзелүенә сәбәп була. Ул үзенә таба якынлашкан поезд гудогын ишетми һәм рельска бер адым атлау белән, поезд астында кала.

Иптәшенә каршы килгән дусты бу хәлнең тере шаһиты була.

–Менә мин тегендәрәк басып тордым, ә ул юлны менә моннан аркылы чыкты. Поезд бәргәннән соң аның ничек очып китүен үз күзләрем белән күрдем. Машинистлар туктап, аны юлда ятмасын дип, бу якка күчереп куйды, – ди үлгән егетнең дусты “Татарстан24”корреспондентына.

Берникадәр вакыттан соң фаҗига урынына үлгән егетнең туганнары да килә. Әнисе белән сөйгән кызы шок хәлендә, абыйсы исә энесенең җансыз гәүдәсенә капланып елый. Гомере кинәт өзелгән әлеге егет фаҗига булырга 15 минут кала гына өйдән чыгып киткән буган.

– Поездны туктату өчен, тизлеген һәм авырлыгын исәпкә алып, 1 чакрымга кадәр ара кирәк, – ди “Горький тимер юлы” оешмасының баш инженер урынбасары Евгений Ананьин. – Бүген төп бәла бу безнең җәмгыятьтә: бала-чага гына түгел, олы кешеләр дә наушник киеп йөри, капюшон каплый. Шуның кадәр ялкау үзләре: юл чыкканда уңга-сулга карауны да кирәк дип тапмый.

“Татарстан24” каналы билгеләп үткәнчә, бу урында юл кичү чыннан да җиңел түгел. Әмма як-ягыңа карап йөрсәң, бәхетсезлек очрагын булдырмый калырга да була.

Әйтик, бу урында күпер астыннан чыгу, өстән үтә торган юл кебек катлаулырак. Тротуарлар юк, шуңа күрә кемдер стенага сылашып үтәргә батырчылык итә, икенчеләр исә өскә күтәрелү куркынычсызрак дип уйлый. Монда җәяүлеләр өчен баскыч булуга карамастан, махсус җәяүлеләр кичүе җиһазландырылмаган. Димәк, юлны кичү монда шулай ук тыелган.


Октябрь аеның әле 15 көне дә үтмәде, шулай булса да, Татарстан юлларында биш кеше зыян күрергә өлгергән инде. Шуларның икесе – соңгы тәүлектә. Тимер юл хезмәткәрләре октябрь аен хәвеф-хәтәр килеп чыгуы буенча рекордлы ай дип исәпли. Бу елның елында шулай. Сәбәпләре дә охшаш: исерек халәттә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү, копюшон һәм наушник.

Әмәт бистәсе һәм Гвардейская урамында яшәүчеләр тимер юлга өч метрлы бетон стена коруга каршы. Әйтеп үткәнчә, махсус җәяүлеләр кичүе булуга карамастан, тимер юлның бу өлешендә бәхетсезлек очраклары әледән-әле кабатланып тора. Халыкка анда менеп торуга караганда, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, рельсларны үтеп чыгу җиңелрәк. Бистә халкы моны өлкән буынга һәм балалы әниләргә баскычтан күтәрелү кыен булуы белән аңлата. Халыкның каршылыклы фикерләренә карамастан, тимерьюлчылар бу урынга барыбер койма коярга вәгъдә итә. Әлеге койма бәхетсезлек очракларын әзме-күпме киметер дип уйлый алар.

Сүз уңаеннан, 12 октябрь төнендә, шулай ук игътибарсызлык аракасында, 19 яшьлек кыз да гомере белән хушлаша. Ул Юдино станциясендә вагоннар астына эләгә. Кыз шулай ук колагына наушник кигән була, үзенә якынлашучы вагонны күрми, ишетми. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100