Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Поезд астында калып һәлак булган сигез яшьлек кызны кайчан һәм кайда җирлиселәре билгеле булды

Казаннан Мәскәүгә хәрәкәт итүче поезд 25 яшьлек ир-атны һәм 8 яшьлек кыз баланы бәрдергән һәм алар шунда ук һәлак булганнар.

news_top_970_100
Поезд астында калып һәлак булган сигез яшьлек кызны кайчан һәм кайда җирлиселәре билгеле булды

Поезд астында калып һәлак булган кызны якшәмбе көнне Казанда Арча зиратында җирлиләр, дип “Татар-информ” хәбәр итте.

Туганнары һәм якыннары, шулай ук кыз уйнаган волейбол командасы мәрхүм белән хушлашырга киләчәк.

Кичә кич Татарстанның Яшел Үзән районында фаҗига булуы турында хәбәр иткән идек.

Идел буе транспортта тикшерү комитетында Татарстанда тимер юлдагы фаҗига суицид түгел, дип белдерде.

“Суицид турындагы мәгълүмат дөрес түгел, берничек тә расланмаган, ул “кайнар репортаж” ясарга теләүчеләр уйдырмасы. Видеода берничә минут элек ир-ат белән кызның яхшы кәефтә булуы һәм дустанә аралашуы теркәлгән. Моннан тыш, тикшерүчеләр аларның кибеттән тимер юлга бару маршрутын секундлап өйрәнгәннәр һәм ул поезд астына эләгү вакыты белән туры килә”, - дип хәбәр иткән ”Татар-информ” агентлыгына Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100