Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матурлык бәйгесендә катнашкан чибәрне чүкеч белән сугып үтергәннәр

Бу җинаятьне эшләүдә шикләнеп 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар.

news_top_970_100
Матурлык бәйгесендә катнашкан чибәрне чүкеч белән сугып үтергәннәр
Чиләбе өлкәсендә 17 июльдә 29 яшьлек хатын-кыз мәете тапканнар. Үтерелгән кыз Ксения Мецгер - кияүдәге хатыннар өчен Missis World Russia халыкара матурлык бәйгесе финалында Чиләбе өлкәсеннән катнашкан хатын булуы ачыкланган. Модель кыз үлеме турындла МК газетасы хәбәр итте.

Ксения өч ел элек кияүгә чыккан, ике елдан АКШка киткән. Туганнары Чиләбе якларында калган. Ксения даими кайта торган булган. 

Соңгы тапкыр Магнитогорскига кайтканда, ул машинасын сатарга уйлаган. Ксения сатып алучыга иномаркасын күрсәтергә дип чыгып киткән. Шуннан соң хатын югалган. 

Бер тәүлектән хатынның мәетен урманнан тапканнар. Хатын-кызның башына чүкеч белән сугып үтергәннәр һәм мәетне урманда яшергәннәр дип фаразлыйлар.

Тикшерү комитеты
үтерүче тоткарланганын хәбәр итте. Бу җинаятьне эшләүдә шикләнеп 24 яшьлек егетне тоткарлаганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100