Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә коточкыч давыл котыра, имгәнүчеләр бар

Бүген Мәскәүдә көчле җил зур зыян салган, кимендә биш кеше зыян күргән.

news_top_970_100
Мәскәүдә коточкыч давыл котыра, имгәнүчеләр бар
Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итә. Кимендә биш кеше давылда имгәнгән дип агентлыкка үз чыганагы хәбәр иткән.

"Әлеге вакытта биш кеше зыян күрү турында хәбәр бар. Барысы да хастаханәгә озатылган. Өч кеше агач ауганнан, бер кеше өстенә реклама тактасы төшүдән имгәнгән", дип әйткән агентлык чыганагы.

Тагын ике кеше түбә җимерелеп, зыян күргән.

Су өстендәге җилкән капланып, аның өстендәге кеше дә имгәнгән. Машиналар өстенә агачлар ауган.

ТАСС агентлыгы өч айлык бала имгәнү турында хәбәр итә.




Мәскәү мэры Сергей Собянин шәһәр кешеләрен сак булырга чакыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100