Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лениногорскида янгында хатын һәм ике кечкенә бала зыян күргән

Лениногорскида чыккан янгында хатын-кыз һәм ике сабый зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

news_top_970_100
Лениногорскида янгында хатын һәм ике кечкенә бала зыян күргән

Бүген төнлә Лениногорскида Спортивная урамындагы 2нче йорттагы фатирларның берсендә йорт җиһазына ут капкан. Ике катлы йорттагы янгын 10 квадрат метр мәйданны биләгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яна торган йортның тәрәзә уемнарыннан 10 кешене чыгарган.

Нәтиҗәдә, 61яшьлек хатын-кыз, ике һәм бер яшьлек сабыйлар зыян күргән. Ис тиеп агуланган зыян күрүчеләрне Лениногорск үзәк хастаханәсенә озатканнар.

Янгын чыгуның беренчел сәбәпләре – электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу тора. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100