Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызы өеннән куып чыгарган Камил Зарипов эше судта каралды

Яшел Үзән судында пенсионер Камил Зарипов эшен карау башланды. Ул кызы аркасында фатирсыз калган. Бу хакта Эфир 24 телеканалы хәбәр итә.

news_top_970_100
Кызы өеннән куып чыгарган Камил Зарипов эше судта каралды
Кем хаклы, кем гаепле? Әти белән кызның бу бәхәсе бер генә ай дәвам итми. Барысы да ике ел элек, 2015 елда башланган. Камил Зарипов хатыны белән аерылыша һәм милек бүлешәләр. Ир белән хатын һәм аларның балалары Казандагы дүрт бүлмәле фатирны сатудан кергән акчаны бүлешәләр. Бу хакта без элегрәк язган идек.


- Мине кызым алдады. Бондаренко урамындагы дүрт бүлмәле фатирны сатты, миңа фатир алам диде. Фатирны минем исемгә алмаган һәм оныгыма теркәгән. Хәзер мин кайда туры килә шунда яшим, - дип сөйли Камил Зарипов.

Ир-атка фатирны Осиново бистәсенән алалар. Пенсионер сүзләренчә, аның кызы фатирны үзенең улы исеменә теркәгән, ә әтисен куып чыгарган. Әмма кызының фаразы башка - ул фатирны улына теркәүне әтисенең мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләдем дип аңлата. Имеш, ул әтисенең милеген яңа хатыныннан саклап калырга теләгән. 

- Фатирны никахта вакытта алынган милек булып саналачак дип куркып, аны  оныгына теркәүне кызыннан сораган, - дип сөйләде Камил Зариповның кызының юристы Юлия Северьянова. 

 Пенсионерны фатирыннан беркемдә куып чыгармады дип аңлата кызы. Әмма пенсионер үзен куып чыгардылар дип ышандыра.

- Ул фатирның йозагын алыштырды, ачкычлар анда, миндә берни дә юк, - дип пенсионер.

- Ул фатирда теркәләгән, кызы аны пропискадан төшермәде. Аны фатирга кертмәсәләр, әти кеше үзенең юристы белән фатирга кертү таләбен куярлар иде, - юрист Юлия Северьянова. 

Камил Зарипов фатирның үз исеменә теркәлүен тели һәм кызы да тынычлык урнаштыру яклы, әмма хәзер моны эшләү җиңел түгел. Закон балигъ булмаган баладан фатирны тартып алуны тыя. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100