Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч һәлакәт: Самара-Шымкент юлында 50дән артык кеше автобуста тереләй янып үлгән (видео)

57 кешенең бишесе генә котыла алган, дип хәбәр ителә.

news_top_970_100
Коточкыч һәлакәт: Самара-Шымкент юлында 50дән артык кеше автобуста тереләй янып үлгән (видео)
Казахстанда Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында автобуска ут капкан. 52 кеше һәлак булган. Һәлак булучылар Үзбәкстан кешеләре дә бар диелә. Бу турыда "Казинформ" хәбәр итә.

"Якынча мәгълүматлар буенча 57 кеше зыян күргән, 52 кеше янып үлгән, 5 кеше автобустан чыгып котыла алган", диелә матбугаттагы хәбәрдә.

Юл-транспорт һәлакәте Астана вакыты белән 10.30 сәгатьтә (бездә 9.30) була. "Икарус" автобусында 57 кеше була. Россиялеләр бармы-юкмы икәнлеге әлегә ачыкланмаган. 

Вакыйга булган урында янгын сүндерүчеләр, табиблар, полицейскийлар эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Кайнар элемтә номеры: +7 7132 56-29-62, +7 7132 56-68-85.

Янгын урынында коткаручылар, табиблар эшли. Коточкыч хәлнең сәбәпләре ачыклана.

Автобустагы янгын турында Үзбәкстан диаспорасы вәкилләре сөйләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100