Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемерово өлкәсендә бер хатын ут төртеп, күршесен тереләй яндырган

Күршесен тереләй яндырып үтергән хатынны ун елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

news_top_970_100
Кемерово өлкәсендә бер хатын ут төртеп, күршесен тереләй яндырган

Кемерово өлкәсендә суд 61 яшьлек хатынны ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Күршеләр акча аркасында сүзгә кергән булган. Ачуы чыккан хатын яндыргыч сыеклык алып, баскыч төбендә утыра торган ирнең артыннан өстенә сипкән. Шуннан соң ул ут төрткән дә өенә кереп киткән. Яна торган иргә ярдәм күрсәтмәгән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, ир чирәмдә аунаган, ярдәм чакырган. Бергә яши торган хатыны аңа киемнәрен салырга ярдәм иткән. Шулай да бу кеше хастаханәдә үлгән.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, ут төртүче хатын моңа кадәр начар яктан күзгә чалынмаган, уңай кеше буларак сыйфатланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100