Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда уйнап кеше урлаучы биш студент егетне тоткарлаганнар (видео)

Әгәр күз алдында кеше урлап китсәләр, Казан халкы үзен ничек тотар иде дигән сорауга җавап табу өчен, болар кеше урлау "спектаклен" оештырган.

news_top_970_100
Казанда уйнап кеше урлаучы биш студент егетне тоткарлаганнар (видео)
Маска кигән ике егет автомобильдән сикереп чыгып, Гоголь урамындагы тукталышта басып торган егетене көчләп машинага утырта башлаган. Барысы да шәһәр халкы күз алдында булган. 

Урамда бу урлауны карап торган кеше шунда ук полиция чакырган. Берничә минуттан әлеге "артистларны" полиция алып та киткән.  

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, әлеге уенны 18 дән 23 яшькә кадәрге биш студент егет  оештырган.

22 яшьлек автомобиль хуҗасына карата номерсыз машинада һәм автобус полосасыннан йөргән өчен административ эш ачылган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100