Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда бер гаилә сөрем газы белән агуланган

23 ноябрьдә 37 яшьлек ханым һәм аның өч баласы (17 яшьлек кызы, бер яшьләре дә тулмаган игезәк балалары) сөрем газы белән агуланып, хастаханәгә эләкән. Табиблар пациентларың хәлен канәгатьләнерлек дип бәяләгән.

news_top_970_100
Казанда бер гаилә сөрем газы белән агуланган
Алисә Заһретдинова каза күрүчеләрнең күршеләрендә яши. Пенсионер сүзләренчә, зыян күрүчеләрне хастаханәгә алып киткәч, газовиклар йорттагы җиһазларның төзеклеген бик  озак тикшергәннәр. Бу хакт "Татарстан24" сайты хәбәр итә. 



- Мин кайтканда газ хезмәте, ашыгыч ярдәм машинасы тора иде. Мин безнең фатирны да карауларын сорадым, карадылар. Бездә яхшы дип таптылар, ә менә күрешеләрнең фатирын озак карадылар, - дип сөйләде Белинский урамында яшәүче Алисә Заһретдинова.

"Соңгы тапкыр вентиляция юлларын кайчан тикшергәннәр иде?" дигән сорауга, ханым: "Хәтерләмим дә инде, бик күптәннән караганнар иде",  - дип җавап кайтарды.

Йорттагы кешеләр һәрвакыт тыныч яшәгәннәр, шуңа да әлеге хәл монда яшәүчеләрне бик гаҗәпләндергән. 


Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр 18:20 сәгатьтә килеп ирешә. Фаҗига урынына газ хезмәте килә. Коткаручылар сүзенә караганда, фатирда вентиляция юллары томаланган була, гаилә нәкъ шуның аркасында агулана да инде. 

Табиблар балаларны тиз арада хастаханәгә озаталар. 17 яшьлек кызны №7 хстаханәгә алып киләләр. Табиблар кызның сөрем газы белән агуланганын раслаганнар. 

- Пациент бүген өенә чыкты. Хәле яхшырды, анализ күрсәткечләре дә нормада. Сөрем газы белән агуланган очракта кулланыла торган терапия чаралары күрсәтелде. Әни кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән, кызны табиблар карамаган, ашыгыч ярдәм бары тик кечкенә балаларны гына алып килде. 11 айлык игезәкләрне Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киттеләр, 17 яшьлек кыз бездә калды, - дип сөйләде Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина.



ДРКБда хәбәр итүләренчә, әни кеше 11 айлык балаларны хастахнәдә калдырудан баш тарткан. Аларга беренче ярдәм күрсәтәләр һәм өйләренә җибәрәләр. 

Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы газ җайланмалары белән ничек дөрес кулланырга кирәклеген искәртә: 

- Газ приборлары белән эшләгәндә, вентиляция юллары ачык булырга һәм саф һава керергә тиеш. Чөнки нәкъ менә кислород җитмәгәннән сөрем газы барлыкка килә. Шуңа да тәрәзә форточкаларын ачык тотарга киңәш ителә, - дип аңлатты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Андрей Родыгин. 



Белгечләр шулай ук, газ колонкасындагы тартуны да тикшереп торырга кушалар, тарту булмаса тиз арада газ хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100