Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көтмәгәндә: Казан кешесенең машинасы агач астында калган

14 декабрь көнне Казанда балалар бакчасына йөрүче улын алырга килгән ир-атның җиңел машинасына өрәңге агачы ава. Нәтиҗәдә, машинаның алгы ягына зыян килә. Бәхеткә, машина йөртүче үзе бу вакытта автомобилендә булмый.

news_top_970_100
Көтмәгәндә: Казан кешесенең машинасы агач астында калган

Бәла аяк астында дигән әйтем бу очракта бик урынлы. Бертуган Касыймовлар урамында яшәүчеләр, агач җиргә авып, кешеләргә зыян салырга мөмкин дип инде күп тапкырлар тиешле органнарга мөрәҗәгать итеп караганнар. Биредә урнашкан киоскта эшләүче Диләрә Башкированың сүзләренә караганда, буш вәгъдәләр бирүдән башка алар берни дә эшләмәгәннәр. Бу хакта ул "Татарстан-24" телеканалына сөйләгән.

- Агачның ауган тавышы киоскка кадәр ишетелде. Сатып алучы да, мин дә бик нык курыктык. Кисокның түбәсе өстебезгә төшә дип торам. Ишегалдында үсеп утыручы Америка өрәңгеләре инде карт, ботаклары да салынып төшкән, сынып, узып баручыларның өсләренә дә төшәргә, я җиңел машиналарга бүгенге кебек зыян салырга мөмкин. Ишегалдында бит гел бала-чагалар да уйный. Янәшәдә генә балалар бакчасы. Бәла-казалар булмасын өчен шушы карт өрәңгеләрне кисеп, төпләп, алар урынына яшь үсентеләр утыртыгыз дип күпме әйттек, тик файдасыз, ди ул. 

Зыян күргән ир-ат машинасын суд аша төзекләндерүгә ирешергә тели. Бу эшне болай гына калдырырга җыенмыйм, ди. 

- Участок инспекторы белән идарә итү компаниясенә шалтыраттык. Башта килергә теләмәделәр,- ди автомобиль хужасы Марат. 

Соңрак мәсьәләгә ачыклык кертер өчен "Приволжск" идарә итү компаниясе хезмәткәре дә килде. Тик ул, махсус техникасы булмау сәбапле эшләүдән баш тартты. Шунлыктан, мәсьәлә шул ук көнне хәл ителмәде һәм җиңел машина икенче көнгә кадәр агач астында калды. 

“Сакланганны саклармын”, дигән бит Алла да, шуның өчен аска да, өскә дә карап йөрик, җәмәгать.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100