Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ике күрше көрәкләр белән сугышкан, машинаны җимереп бетергән - видео

Талаш сугышка әверелгән: капка төбендәге яшел "Матиз"да көрәктән "кыен ашаган", купальниклы хатын да ярдәмгә чыккан.

news_top_970_100
Ике күрше көрәкләр белән сугышкан, машинаны җимереп бетергән - видео
Саратовта шәхси йортта яшәүче күршеләр көрәкләр белән сугышкан. Бу турыда “Вести” каналы хәбәр итте.

Бу күршеләр инде шактый вакыт талашып яшәгән. Шушы көннәрдә исә талаш сугышка әверелгән. Сугыштан соң, табиблар ярдәме кирәк булган. Күршеләр икесе дә беренче һөҗүм итүдә бер-берсен гаепли.

Соңгы тапкыр талашканнан соң, пенсионер Александр кызыл борычлы баллон кулланып, дошманы Дмитрийны аяктан еккан. Тегесе исә, аңына килгәч кулына көрәк алган. Пенсионер артка таба чигендә, аның кызы Светланага да йодрык эләккән.

Дмитрий кызып китеп, күршесенең автомобилен дә җимереп аткан. Аңа да ярдәмгә хатыны килгән. Ул ирен башына су сибеп "сүндермәкче", пенсионер күршене акылга утырмакчы булып сикеренеп йөри.

Сугыштан соң Александр һәм аның кызы Светлана хастаханәгә эләккән.

Дмитрий да хатыны белән бергәләп хастаханәгә барган. Ул күрше пенсионерны психик авыру, үзенә янады дип сөйли. Борычлы баллон кулланып, сугышны пенсионер башлады дип бара. Күзләрендә химик пешү булды дип зарлана.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100